Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм натураль продукциясе белән «Татар йорты» ачылачак

«Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата ала», - диләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 19 октябрьдә Санкт-Петербургта «Хасанский» дәүләт универсаль базарында авыл хуҗалыгы залы бинасында гадәттәге көзге “Уңыш - 2019” бәйрәме узачак һәм шунда “Татар йорты” үз ишекләрен ачачак.
Санкт‑Петербургның Красногвардейский районы администрациясе, Татарстан Республикасы Азнакай районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә базарда Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экологик чиста азык-төлек продукциясе белән “Татар йорты” экомаркетын ачу тантанасы була.
Фестивальне ачу тантанасында Санкт-Петербургның Сәнәгать сәясәте, инновацияләр һәм сәүдә комитеты, Красногвардейский районы администрациясе вәкилләре, эшкуарлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.
«Санкт-Петербургта Татарстаннан теләсә кайсы фермер үз продукциясен сата ала», - диләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә. “Татар йорты” экомаркеты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә (812) 323-12-27 телефоны аша кабул ителә.
Бәйрәмне уздыру урыны: Санкт-Петербург, Хасанский урамы, 15 йорт, «Хасанский» базары.
Бәйрәмне ачу тантанасы 2019 елның 19 октябрендә 12.00 сәгатьтә булачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 22:11Стартовала Декларационная кампания 2021 года. Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет!5201
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.12802
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.11102
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20000
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар99700
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)89003
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.53003
-
17 гыйнвар 2021 - 15:53Балтачта ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән. 30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.49303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика