Хезмәт

Сере әллә кайда түгел... Һәм семинардан җитәкчеләр аны белеп киттеләр

Комзавод авылында болай бергә җыелган төрле чит илдә, үз илебездә чыккан җиңел машиналар, мөгаен, Сабан туенда да булмагандыр.

Бу үзе үк җирлектә булачак вакыйгага ниндидер сер һәм әһәмият өсти иде кебек. Сере әллә кайда түгел, инде күптән кул селтәнгән Комзавод авылының киләчәге булырга тиешлеген раслап, кыска вакыт эчендә 400 башка исәпләнгән терлек абзарын сафка бастырудагы тырышлыктыр, мөгаен. Моңа өстәп, янгында хәйран зур зыян күргән авыл клубын район ярдәме белән күмәк хуҗалык тарафыннан торгызуны әйтергә була. Сер дигәч, дөрестән дә «Кызыл юл» терлекчеләренең югары уңышларга ирешүнең үзләре генә белә торган юллары һәм юнәлешләре бар. Районыбызның күмәк хуҗалык җитәкчеләре моңа үзләре дә инандылар. Бүген «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчелегендә хуҗалык икъдисадын яңа яссылыкка күчерү һәм аңа мөмкинлек булдыру кирәклеген аңлау бар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин җыелган җитәкчеләргә монда башкарыла торган эшләрне һәрбер хуҗалыкта эшләргә мөмкинлеген һәм тиешлеген кисәтеп, «моның өчен иң беренче чиратта җитәкченең теләге булуы мөһим икәнлеген» ассызыклап әйтүе юкка түгел шул. «Ничә еллар буенча булганына канәгать булып яшәү, төрле сәбәпләр табып, производствоның нигезе булган төп фондларны яңартмау, төзелеш алып бармау, акча юклыкка, экономик авырлыкларга сылтау - болар безнең кайбер җитәкчеләрнең эш стиленә әйләнеп бармыймы икән» дигән сүзләр район җитәкчесе тарафыннан әйтелгәч, сискәндереп куйды.
Бер җирлектә, бер районда яшәп, бер төрле экономик системада хуҗалык итү - әмма нәтиҗәләренең генә күпкә аерылуы һәркемне уйландырырга тиеш. «Кызыл юл» хуҗалыгы 2 ел элек авыр икъдисадый хәлгә төшкән «Нөнәгәр» күмәк хуҗалыгын үз канаты астына алгач, районда тоткан алдынгы урыннарын югалтмагае дигән фаразлаулар рас килмәде, алар үз эшләрен тагын да үҗәтләнеп, киңәеп, җиргә нык басып дәвам иттеләр. Һәм менә аларның саллы уңышлары күз алдында. Хуҗалыкта нәсел эше, терлекләрне сайлап алу, үстерү, каплату, көндәлек тукландыруны фәнни нигезгә салу җитәкчене дә, белгечне дә, гади терлекчене дә бертигез борчый, бу аларның уртак хезмәте. Терлек азыгын әзерләүче, механизатор һәм игенче хезмәте бар бөтенлеге белән күмәк хуҗалыкның гомуми уңышына бәрәкәтле өлеш булып кушыла. Хуҗалык эшләрен нәкъ менә шулай алып барганда һәм барлык мөмкинлекләрне файдаланганда гына бүгенге авыр болгавыр заманда ниндидер уңышка ирешү мөмкин булуы турында Чутай авылы мәдәният йортында районда терлекчелек өлкәсендәге 9 айлык йомгаклар турында ачык сөйләшү булды һәм аның киләчәккә тәэсире булыр дип ышанабыз.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: