Хезмәт

Сигез сыер асрасаң ни була?

Безнең дә сигез сыерыбыз бар. Җәйгә яңа абзар-кура төзергә ниятлибез. Безгә дә ярдәм була икән дип сөенгән идек. Әмма җирлек башлыгы бу ярдәм сезгә кагылмый диде.

Хөрмәтле редакция! Күптән түгел газетада биш, сигез сыер асраучыларга торак төзү өчен субсидияләр бирелә дип язган идегез. Безнең дә сигез сыерыбыз бар. Җәйгә яңа абзар-кура төзергә ниятлибез. Шушы язманы укыгач, безгә дә ярдәм була икән дип сөенгән идек. Әмма җирлек башлыгы бу ярдәм сезгә кагылмый диде. Шуны тагын бер кабат газетагызда аңлатып язсагыз иде, без ярдәмгә өметләнә алабызмы?

Алсу.

Әлеге сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат ГАЛИМУЛЛИН җавап бирде:
– Соңгы вакытта минем үземә дә бу хакта сорап, төрле авыллардан шактый шалтыраталар. Кешедә кызыксыну уянган икән, сөенергә генә кирәктер. Бу очракка килгәндә, сүз мини фермалар өчен бирелә торган субсидияләр турында. Әлеге төр ярдәмнең төп максаты савым сыерларның баш санын арттыру. Субсидия күләме дә конкрет өч һәм биш башка арттыруга карап билгеләнгән. Өч башка арттыручылар өчен ул 200 мең сум булса, бишкә арттыручылар өчен 400 мең сум. Газета укучылар дөрес аңласын иде, монда сүз бүген абзарда басып торган сыерлар турында түгел. Үз хуҗалыгында булган бер сыерын дүрткә җиткерәм, шуның өчен яңа абзар төзим дигән кешегә әлеге максатка 200 мең сум субсидия бирелә. Ә инде бер сыерны алты итәм (ягъни бишкә арттырам) дип, төзелеш башлаучы 400 мең сум ярдәмгә өметләнә ала. Тик моның өчен әле тагын бер шарт үтәлергә тиеш: субсидия алганнан соң алты ай эчендә мини ферма төзелеп бетәргә, анда алдан вәгъдә ителгән сыерлар шул санда басып торырга тиеш. Хат авторына килгәндә, алар да бу программада катнаша ала. Тик моның өчен алар сигез сыерны яки унбер, яки унөч башка җиткерергә тиеш. Сораулар туа икән, безгә шалтыратсыннар: 2-52-36, 2-59-35.

Җавапны Гөлсинә ГАРИПОВА әзерләде

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: