Хезмәт

Смәелнең 200 миллионнан артыкка төшкән мегафермасы ... (фото)

Хуҗалык итүдә хәйран тәҗрибә туплаган «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров, 2011 елда зур ферма булдыру хыялы белән яши башлый. 1100 савым сыерына исәпләнгән, аларны бәйләмичә асрар өчен 2 зур бинадан торган комплекс бүгенге көндә хыялдан чынбарлыкка әйләнеп бара.

Уртада урнашкан савым бүлегендә «карусель» урнаштырылачак, анда бер төркем сыерлар савылганнан соӊ, яӊаларына урыннарын бирәчәк, ягъни алар даими хәрәкәттә булачак. Әлегә «Смәел» хуҗалыгыныӊ 500 баш савым сыеры бар, ферманы тулы тотар өчен үзләреннән һәм башка район хуҗалыкларыннан таналар тупларга исәплиләр. Элеккеге ферма тораклары да файдалануда калачак, чөнки терлек санын арттыру өчен яшь терлекнеӊ баш саны җитәрлек булуы зарур. Бүгенге көндә ул фермада 42 кеше эшли, алар карамагында 1600 баш терлек бар. Яӊа комплекс файдалануга тапшырылгач, 1100 савым сыерына бары 10 кеше, шул исәптән савучылар һәм белгечләр хезмәт күрсәтәчәк.

Зур чыгымнар сорый торган төзелеш проектын сайлау да җиӊелләрдән булмаган. 3 оешма үзләренеӊ хезмәтләрен тәкъдим иткән. Сыйфатлы һәм чагыштырмача арзанлы дип Ижевск шәһәре белгечләренә тукталалар. «Проект кыйммәт булды, арзанга төшмәде, әмма әле 2 тапкыр артык сораучылар да бар иде», ди күмәк хуҗалык рәисе Илһам Шакиров. Подрядчикларны сайлаганда урындагы һәм Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы төзелеш оешмалары тәкъдимнәрен өйрәнәләр. Нәтиҗәдә, төзү сроклары һәм бәясе белән килешенгән, ныклы базасы булган, күпмедер дәрәҗәдә үз акчаларын файдаланып торырга риза булган Ижевск шәһәренеӊ ООО «Сельстрой» оешмасы белән килешү төзелә.

Мондый зур төзелешкә күмәк хуҗалык уйламыйча, исәпләмичә генә тотынмаган. 2012 елдан «мая» җыя башлыйлар. Бүгенге көндә 35 млн. сум үз акчалары төзелешкә кереп киткән инде. Банк үз акчаӊны салмыйча гына кредит бирергә уйламый. Шуны исәпкә алып, вакытында үз өлешләрен кертеп, «Россельхозбанк» аша кредитны рәсмиләштерә алалар. Мегаферманыӊ бәясе барлык жиһазлар белән 202 миллион сум тәшкил итә. Мондый зур сумманы бер хуҗалык кыска срокларда туплый алмый билгеле. Бу очракта читтән акча кертү кулаерак, дип тапканнар.

Бу август аенда төзелешнеӊ төп чиратын тапшырырга ниятлиләр. Элеккеге фермадагы 600 баш сыер һәм таналарны бирегә күчерергә, технология буенча каралган ашату һәм савымны оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзелеш эшләренә район оешмаларыныӊ да кайберләре тартылган. Тәрәзәләр, ишекләр эшләүне Алмаз Зәкиҗанов Алмаз җитәкләгән «Кәүсәр» оешмасына тапшырганнар. Күмәк хуҗалыкныӊ бер төзелеш бригадасы шушы объектта эшли. Аныӊ эшенә Марат Нәҗметдинов җитәкчелек итә. Югары белемле төзүче, институтны кызыл дипломга бетергән Маратка шушы объекттагы барлык җаваплылык йөкләнгән. Төзүчеләр, читтән ялланучыларны да тәртипләп эшләтеп, эшләрнеӊ барлык таләпләргә туры килүе буенча күзәтчелекне башкара. Шушы ук вакытта хуҗалыкныӊ амбарында Рәшит Газимов җитәкчелегендә яӊа уӊышныӊ 600 тоннасын кабул итәрлек итеп саклагыч төзелә, ферманыӊ иске торакларын ремонтлауда тагын бер бригада эш алып бара. Сизнер авылында урнашкан яраксыз терлек торакларын бетереп, яӊасын салып, анда ат үрчетү юнәлешен үстерергә уйлыйлар. Бу авылдагы күпләрне борчыган бердәнбер җитештерү объекты язмышы да шулай уӊай хәл ителәчәк.

Хуҗалык рәисенә, мондый чыгымнар тотып, шушындый мегаферма төзү кирәкме соӊ, дигән сорауны бирдек. Аныӊ җавап түбәндәгечә булды: - «Хәзерге заманда башны күтәреп як-ягыӊа карамыйча, алга барып булмый. Бу елда гына күмәк хуҗалыкныӊ 6 терлекчесе лаеклы ялга чыга, алар артыннан килә торган кеше юк. Яхшы шартлар тудырып, барлык технологияне саклап, сөт җитештереп сатуны арттыру гына хуҗалыкныӊ үсешен тотрыклы итәчәк».
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: