Хезмәт

Смәелнең мегафермасы

«Смәел» хуҗалыгыныӊ 1100 савым сыерына исәпләнгән, аларны бәйләмичә тәрбияләү өчен 2 бинадан торган зур комплекс төзүе турында газетабызныӊ июль аенда язмабызда яктырткан идек. Бүгенге көндә бу җирлектә хыял чынбарлыкка әйләнеп бара.

Катлаулы технологик корылма буларак мегаферма барлык таләпләргә туры килсен өчен аны файдалануга тапшыру үзе бер аерым сынау икән, ди хуҗалык рәисе Илһам Шакиров. Дөрестән дә, моӊарчы яхшы сыйфат белән башкарылган эшнеӊ нәтиҗәсенә тискәре тәэсир булмасын дисәӊ, бу очракта ашыгу кирәкмидер. Мәсәлән, уртада урнашкан савым бинасында «карусель» бүлегенеӊ төзелеше барлык җиһазлары белән 60 млн. сумнан артыкка төшкән. Монда даими хәрәкәттә булган сыерлар савылганнан соӊ, яӊаларына урыннарын бирәләр, шушы вакытта савылган сөт 5 минут вакыт аралыгында 4 градуска суытылып, зур сыйдырышлы суыткычка озатыла. Савым сыерлары бу бүлеккә кергәч, беррәттән профилактик чараларны да узалар. Тояк кисүгә, гомумән терлекнеӊ гәүдә тотылышына да игътибар бирелә.

Технологик чылбырны тикшерү, ашату һәм савымны оештырыру мөмкинлеген сынау өчен хәзергә 150 баш каплатылган тана һәм 250 баш савым сыеры яӊа торакка «ияләнәләр». Барлык катлаулы механизмнар көйләнеп эшли башлауга яӊадан 250 баш сыерны күчерү күздә тотыла. Ә инде икенче бинаныӊ эшләре февраль айларында тәмамланып, тана һәм сыерлар кертелсә, мегаферманы тулаем файдалануга тапшырырга да мөмкин, диләр төзүчеләр.

Зур чыгымнар сорый торган бу төзелешне алып бару җиӊелләрдән булмагандыр. Төзелеш оешмасы белән уртак тел табып, шул ук вакытта тиешле таләпләрне куеп, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләтү, вакытында финанс чыгымнарын табу күмәк хуҗалык рәисенә күпме дулкынланулар, борчылулар китерүен үл үзе генә белә.

Кыска әӊгәмә вакытында рәискә, мондый чыгымнар тотып, шушындый зур мегаферма төзү кирәкме соӊ, дигән сорауны яӊадан кабатлап бирдек. Аныӊ җавап кыска иде: «Кирәк һәм тиешле дип тапмасак, без бу эшкә тотынмаган булыр идек». Эчке ышаныч һәм ныклык белән әйтелгән сүзләрдә рәиснеӊ бу хаклыкка ышануы да, эшнеӊ тулаем башкарылып чыгуында хезмәттәшләренеӊ ярдәменә таянуы да сизелә иде.

Кичә район һәм хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр «Кызыл юл» һәм «Дуслык» хуҗалыкларында булып, терлекчелек өлкәсендә агымдагы елныӊ XI аена нәтиҗәләр ясадылар. Бу турыда киләсе язмалардан белерсез.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: