“Сорнай”лылар үрнәк
Көзге кыр эшләре чорына төзелгән 1нче комиссия рәисе Рәшит Шакиров узган шимбәдә брифингтан соң «Сорнай» хуҗалыгындагы урып-җыю эшләрен үрнәк итеп күрсәтеп сөйләде. Яңгырларга кадәр ул үзе 5-6 хуҗалыкта булырга җитешкән. «Сорнай»да калган барысына караганда да эш комплекслы оештырылган. Республиканың атказанган агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов эшне оештыра белә шул. Биш комбайн бер...
Көзге кыр эшләре чорына төзелгән 1нче комиссия рәисе Рәшит Шакиров узган шимбәдә брифингтан соң «Сорнай» хуҗалыгындагы урып-җыю эшләрен үрнәк итеп күрсәтеп сөйләде. Яңгырларга кадәр ул үзе 5-6 хуҗалыкта булырга җитешкән. «Сорнай»да калган барысына караганда да эш комплекслы оештырылган. Республиканың атказанган агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов эшне оештыра белә шул. Биш комбайн бер басуда, бер-берсенә контрольлек итеп сыйфатлы эшлиләр. Илдус Хафизов «Акрос», Вәзыйх Яппаров, Альберт Шәрипов, Айдар Сафин, Рифат Хәлилов «Дон» комбайннарында дәвамлы яңгырлар башланганчы 1000 тоннага якын ашлык суктырып калганнар. Басудан ындырга кайтарылган ашлыкның зур өлешен «КамАЗ» машиналарында эшләүче шоферлар Рафаэль Вәлиев белән Дмитрий Дьячков ташыган. Ындырда аны чистартып, эшкәртеп, урнаштырып та куйганнар.
Уҗым культуралары чәчү өчен планлаштырылган җирнең дә яртысыннан күбесе әзер инде. Бу эштә өч Юрий, өчесе дә «МТЗ-1221» маркалы тракторларда нәтиҗәле эш күрсәткәннәр. Бегеевны да, Герасимов белән Андреевны да зур хөрмәт белән билгеләп үтте хуҗалыкның баш агрономы Фәрит Мөхәммәтҗанов. Уҗым культуралары чәчү өчен орлыклары да җитәрлек. Аларны чәчәр алдыннан эшкәртү өчен кирәкле җайланмалар, агулар, үсеш стимуляторлары әзерләп куелган.
Көннәр аязып мөмкинлек булу белән эшне башларга әзер булып тора «сорнай»лылар.
Автор тексты һәм фотосы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 20:11“Мыным укмыстон арес тырмиз!” 5-тӥ толшоре Яким Сапожников дано лыдпуссэ пусйиз.700
-
16 гыйнвар 2021 - 18:41«Күкрәгемә кысып икмәк кисәм» Сания апа үсмер чактан ук колхоз йөкләмәләрен үтәп урман кискән, колхозның төрле эшләрендә катнашкан, «Сельхозтехника» да эшләп лаеклы ялга чыккан.7401
-
16 гыйнвар 2021 - 17:11Каникулъёс шулдыр ортчизы (фоторепортаж) Кыӵе гуртын кызьы шулдыръяськизы дас одӥг нунал ӵоже кыстӥськем шутэтскон нуналъёсы?6000
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар10800
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар83300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.313100
-
14 гыйнвар 2021 - 20:11"Баш тарткан балам күршедә яши..." Сабыйларыннан баш тарткан аналар ни сәбәпле мондый адымга бара? Чираттагы шундый хатын үзенең язмышы белән уртаклашты.80703
-
14 гыйнвар 2021 - 17:212021 елда ничә яшьтән пенсия алып булачак? 2021 елда картлык буенча пенсиягә чыгучылар өчен яңалыклар бар.78102
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика