Хезмәт

«Сорнай»лыларның омтылышлары да, эшләре дә бар... (фото)

Монда үткәрелә торган еллык отчет җыелышлары берсе икенчесенә ошамаган, ел саен нинди дә булса файдалы яңалык кертеп торалар. Узган елгысыннан аермалы буларак, быелгы җыелышны авыл үзешчәннәре күтәренке рухтагы җырлар белән башлап җибәрделәр.

Шундый матур башлангычтан соң хуҗалык рәисе Тәүфыйк Гыйләҗевның еллык эшне чагылдырган отчет доклады ничектер җиңел үзләштерелде кебек. Ул китергән саннарга һәм мисалларга караганда, «Сорнай»ның бер урында гына таптанмыйча, гел үсешкә омтылышы күренә.
Аннан соң чыгыш ясаган белгечләр, тармак җитәкчеләре хуҗалыкның икътисадый хәленә аеруча йогынты ясаган мѳмкинлекләрне күрсәтеп сѳйләделәр. Уртак эшкә лаеклы ѳлеш керткән игенче-механизаторларның, шоферларның, терлекчеләрнең, сыер савучыларның исемнәрен конкрет күрсәттеләр. Бѳтен коллектив алдында үзең турында, үзеңнең хезмәтен турында сәхнәдәге трибунадан мактау сүзләре ишетү барыбер күңелле инде. Бер үк вакытта арада тәртип бозып, эшкә аяк чалып йѳрүчеләрнең конкрет исемнәрен әйтеп, әйбәт кенә кызартып та алдылар.
Гомумән, чыгыш ясаучы һәркем, баш икътисадчы, агроном, зоотехник, ветеринария табибы, бригадирлар, ферма мѳдирләре… гомуми хуҗалык эшен алга җибәрердәй үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
2013нче елда уракта 5 комбайн эшләгән, яңадан берне алгач, узган ел шул ук басулардан 4 комбайн белән дә игеннәрне җыйнап алганнар. Күпме запас частька, ягулыкка экономия. Гомумән, машина-трактор паркындагы техниканы яңарту буенча дәвамлы эшләргә кирәк. Җитештерүчәнлеге югары булган хәзерге яңа бер техника, 2-3 искене алыштыра бит диделәр. Шуңа күрә яңа техника алуга акча жәлләмәскә, мѳмкинлек булган саен кайтарып торырга диделәр. Ә мѳмкинлек, беренче чиратта, итне, сѳтне никадәр сатудан тора. Сату ѳчен җитештерергә кирәк.
2013нче елда хуҗалыкта 3120 тонна сѳт савылган булса, узган ел 193 тоннага күбрәк булды. Әмма файдаланылмаган мѳмкинлекләр дә күп әле. Вакытында карап, профилактик чаралар үткәреп торганда терлекләрдә булдырмый калуы да мѳмкин булган авырулар еш очрый. Шуның аркасында сыерлар күп бракка чыгарыла. Моның савым сыерларының баш санын арттыру бурычын үтәүдә тискәре йогынтысы зур. Сыерларның кысыр йѳрү срогын киметү дә бик мѳһим. Бозауларга тѳрле ѳстәмәләр ашату исәбенә җитештерелгән сѳтнең товарлылыгын күтәреп тә булыр иде. Узган ел ул «Сорнай»да бик түбән булган.
Бозауга фәнни нигезләп ясалган сѳт эчертү, сыер сѳтенә караганда нәтиҗәлерәктер дә әле. Ит җитештереп сатудан узган ел акча аз кергән. Бу тармакны рентабельле итү ѳчен үгезләрне мѳмкин кадәр кыска срокта симертергә кирәк. Ә моның ѳчен азыкны сыерларга биргән кебек яхшысын гына бирергә иде диештеләр. Һәм үзләре үк бу кышка азыкның сыйфатлы әзерләнүен әйтеп, быел ит җитештерүне рентабельле итү ѳчен мѳмкинлекләр булуын күрсәттеләр. Һәм терлекләрне бары тик югары кѳрлеккә җиткереп кенә сату бурычын куйдылар. Узган ел түбән категория белән сатып, күп акча югалтканнар. Табыш бирмәгән тармакта эшләүче терлекчегә хезмәт хакын да күп түләп булмый ич инде. Хуҗалыкта һәр эшләүчегә акча аның эшкә катнашу кѳненә, ничек эшләвенә һәм эшенең нәтиҗәсенә карап языла диделәр.
Бәрәңге игүне күп хуҗалыклар бетергәндә дә «Сорнай»да дәвам иттеләр. Әмма аннан әйбәт уңыш үстереп, сатып табыш ала алмадылар. Җыелышта быел бу тармакны да табышлы итү юллары билгеләнде. Бәрәңгене органика кертелгән, ял иткән басуга утырту, сыйфатлы, югары элита сортлы, бүлбеләр кайтарту турында сүз булды. Бәрәңгегә сорау артты һәм арта гына бара. Күп итеп матур бәрәңгеләр үстерсәк, аларны урнаштыру проблемасы булмастыр дип сѳйләштеләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм азык-тѳлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин да соңыннан ясаган чыгышында аларның фикерен куәтләде. «Сорнай»лыларның отчет җыелышына һәм эшчәнлекләренә матур бәя биреп, якын елда хәл итәсе проблемаларын күрсәтте.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: