Хезмәт

Сосна басуында кемнәр аммиак кертә (+фото)

"Сосна" җәмгыяте басуларын аммиак белән тукландыра башладылар.

Биредә механизаторлар Мәхмүт Макамбаев, Раиф Вәлиев, Рәмзил Нуриев, Фәнис Сабитов, Рәфыйк Газыймов алны-ялны белми хезмәт куя. Аммиак ташуда исә Рамил Шамилов, Расил Зыятдинов эшли.

"Язын чәчсәң, сазга чәч", - дип, борынгылар белми әйтмәгән бит. Авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар.
Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: