Хезмәт

Сөт җитештерүдә һәм дәүләткә сатуда Балтач беренче

Кичә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миӊнеханов үткәргән видеоҗыелышта Марат Әхмәтов Балтач районнын күп юнәлешләр буенча мактап узды, бигрәк тә сөт җитештерудә даими лидерлар сафында баруыбызны билгеләде.

Дөрестән дә районыбыз сыер савучылары, терлекчеләре тырышлыгы нәтиҗәсендә көн саен дәүләткә 180 тоннага якын сөт сатыла.

Моӊа иӊ зур өлешне «Татарстан» (13456 кг.), «Дуслык(12707 кг.), «Игенче» (11300 кг.) хужалыклары кертә. Шулай ук Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ алдагы елларга караганда сөт җитештерүне сизелерлек арттыру куанычлы күренеш. «Кызыл юл», «Бөрбаш», «Сорнай», «Маяк» хуҗалыкларында көндәлек савым 10меӊ килограммнан артык.

Фото: http://milknet.ru/news/ukraina-imeet-vse-shansi-bit-v-331291

Реклама


Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: