Хезмәт

Сөт саву күләме кимемәскә тиеш!

Урамдагы һаваның салкын торуы күмәк хуҗалыкларда савыла торган сөт күләменә күпмедер тискәре йогынты ясаса да, бу сәбәп булырга тиеш түгел.

Бүгенгесе көндә хужлыкларда керә торган акчаның иң күп өлеше сөт сатудан. Димәк, хуҗалыклар сөтне алдагы ел белән чагыштырганда, ул дәрәҗәдә генә түгел, ә бәлки күпкә арттырып та сатарга тиешләр. Ә моның өчен барлык мөмкинлепкләр дә бар.
Шуңа да карамастан, «Сорнай», «Игенче», «Маяк», «Активист», «Арбор» күмәк хуҗалыкларында сөт тапшыру узган елның шушы чоры белән чагыштырганда кимегән. «Татарстан», «Кызыл юл», «Дуслык» күмәк хужалыклары алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда берәр тоннадан артык күбрәк сөт сатарга мөмкинлек табалар бит. Димәк, урыннарда эшне тиешенчә оештыру әлегә түбән булып кала.
Фото: http://svetich.info/news/privolzhskii-fo/v-saratovskoi-oblasti-srednesutochnyi-na.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: