Сөтчелек алдынгылары
«Татарстан» хуҗалыгы инде берничә дистә ел районда сөт җитештерү буенча тотрыклы эшләп килүче хуҗалык. Шушы җәмгыятьтә өч дистә елдан артык баш зоотехник булып эшләүче Рафис Галимуллинның иҗади, тырыш, намуслы хезмәт өлеше дә бик зур монда дисәк, гаеп табучылар булмастыр, шәт. Чөнки рәисләр алышынып тора, ә ул һаман шушы авыр һәм...
Бүген биредә көн саен дәүләткә 13 тоннадан артык (узган елгыдан 2 тоннага күбрәк) сөт саталар. Һәр сезонның үзенчәлеген аңлап эшләү, менә хәзер җәйге мөмкинлекләрдән оста файдаланып, сыерларга яшел массаны төрләндереп, мул итеп кайтарып тору нәтиҗәсе бу. Концентрат азыкны да өзмиләр, терлек организмы өчен кирәкле витаминнарга баетып бирәләр. Һәм биредә сыер савучылар да үз эшләрен яратып, тырышып башкаралар.
Башка кайбер хуҗалыкларда терлекчеләр коллективының яше олыгая барган бер чорда, биредә яшьләр дә күп килә. Чөнки аларның хезмәт шартларын яхшырту, эшләрен җиңеләйтү, көннәрен күңелле итеп үткәрү өчен күп төрле чаралар күрелә. Үрнәк алырлыклары булгач, район буенча чаралар да бик еш шушында үткәрелә. Күптән түгел сыер савучы операторлар конкурсы булды.
Менә шушы ярыштан соң, «Татарстан» хуҗалыгының да ике алдынгысын рәсемгә төшердем (өстәге рәсемдә). Роза Габдрахманова инде һәр сыердан 90 тоннага якын сөт сауган. Равилә Хөснетдинова да аннан калышмый. Равилә конкурста да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, пьедесталның иң югары баскычына менде. Бу конкурс сыер савучыларга хезмәттәшләре белән серләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен дә әйбәт җай булды. Бертөркем сыер савучыларны рәсемгә төшереп алу өчен әңгәмәләреннән бүлдерми булмады.
Кинәт кенә чертләтеп алыйм дисәм, я кайсы арты белән борыла, я күзен йома... Аптырагач, үзләренә әйтеп шушылай итеп төшереп алдым. Менә алар табыннарыбызга сөт җитештереп бирүче алдынгыларның берничәсе: Юлия Иванова («Активист»), Римма Низамова (Арбор), Эмилия Шәфигуллина («Кама»), Елена Петрова («Сорнай») һәм Нина Терентьева («Дуслык»).
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 17:21Балтач районы — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.5001
-
2 март 2021 - 16:118 март халыкара хатын-кызлар көне көненә татарча котлаулар 8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән сезне, гүзәл затлар!6300
-
2 март 2021 - 14:46Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.11301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31000
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.27400
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".146102
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.117301
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.41600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика