Сөтнең иң күбе — «Дуслык»та
Узган ел районда иң күп сөтне - 4134 тонна - «Дуслык» җәмгыятендә җитештерделәр. 2011нче елда да беренчелек аларда - 4094 тонна сауган булганнар. Быелга чыккач та беренчелекне бирмиләр.
Гыйнвар аенда 353 тонна, узган елның шушы аендагыдан 37 тоннага күбрәк сауганнар. Савым сыерлары өч фермада асрала. Һәркайсында терлекчеләрнең хезмәтен мөмкин кадәр җиңеләйтү өчен шартлар тудырыла. Азык трактор, я ат белән кертелә. Рациондагы азыкларның составы даими тикшереп торыла, җитмәгән микроэлементлар төрле өстәмәләр белән баетыла. Бигрәк тә бозаулар, таналар үстерүгә игътибар арту нәтиҗәсендә көтүне яхшы сыерлар белән яңартуның йогынтысы сизелә. Терлекчеләр сменалап, группаларга бүленеп эшлиләр. Иң күп сөт сауган группа белән иң аз сауганы арасында аерма зур түгел. Аерым кешеләрдән «маяк»лар ясау белән мавыкмыйлар, дус, тату эшлиләр. Пор-Көтәш фермасында Нина Терентьева, Галина Евдокимова, Елена Петрова, Светлана Анисимова, Ольга Петрова, Сала Көшкәттә Мария Степанова... гомумән кайсын гына алсаң да эшкә күңел биреп, булсын дип йөриләр. Түнтәрдә Мәдинә Корбангалиева, Раушания Мөхәммәтгалиева, ирле-хатынлы Рәмзия һәм Фәнил Корбангалиевлар ... барысы да, гомуми коллектив нәтиҗәсе яхшы булганда гына үзләренә дә әйбәт хезмәт хакы тиясен аңлап эшлиләр. Узган ел һәр сыер савучының уртача айлык хезмәт хакы 10 мең сумнан артык булган. Хәзер «Дуслык»та һәр сыердан көн саен 17 килограмм чамасы сөт савалар. Һәр көнне 10 тоннадан артык сөт саталар.
Фото интернет челтәреннән алынды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 08:11Һәр ярыштан җиңү белән... Соңгы айларда узган шахмат ярышларының саны-сагышы юк. Яллар турында бөтенләй оныттылар, әмма аның каравы күпме җиңү, күпме уңыш яуланды.6001
-
6 март 2021 - 21:41Баланың чәчен кайчан алырга? Яңа туган баланың чәчен кайчан алырга кирәк икәнен беләсезме?22400
-
6 март 2021 - 20:11Кузьым кузёзэ шедьтӥз Кылем арын Быдӟым Вормонлэн 75 аръем юбилеезлы сӥзьыса ёрос газет сочинениосъя конкурс ялэм вал.9600
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар14200
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.55800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика