Хезмәт

Сыйфат комиссиясе урак фронтында (фото)

Беренче тукталышны «Татарстан» хуҗалыгының 100 гектарлы арпа басуында ясадык. Чык төшкән дип тормаганнар, иртә чыккан комбайнчылары. Теземнәрдәге арпаны җыеп суктыралар.

Масса дымлырак булгач, җыйгыч тыгылып торганга, ярдәмчесе Илназ Нәфыйковка аны еш чистартырга туры килсә дә, комбайнчы Рәдис Габдуллин сәгатъ 7 тулып киткәндә 1 бункер ашлык суктырган иде инде.
Аны шофер Борис Алексеев машинасына бушатып бетергәндә, комбайнчы Райнур Бариевның «Дон»ында бункеры тулганлыгын күрсәтеп сигнал утлары кабынды. Борис машинасын шунда куды. Ике комбайнның бункерлар берьюлы тулса да көттермиләр, шофер Рәсим Нәфыйков та машинасы белән шунда. Ул Марат Сабирҗановның комбайны бункеры астына туктады.
Калган комбайннарыгыз кайда, дип кызыксынабыз егетләрдән. Алары Сәрдек ягындагы басуда арпаны турыдан җыеп суктыралар икән. Ара ерак булгач, ташу өчен өстәмә арба белән дүрт машина куелган. Һәркайсы юлда ашлык коелып чәчелмәсен өчен япмалар ябып йөри.

«Яңа тормыш» хуҗалыгы комбайннары «Татарстан»лылар белән чиктәш бусуда эшли дигәннәр иде. Күренмәделәр. Юлда очраттык үзләрен. Беренчесе Иске Көшкәткә җитеп килә иде, бишенчесе әле Яңгул авылын да чыкмаган. Кичә теземнәрне җыеп суктырганнар иде, бүген комбайннарын турыдан җыеп суктыруга көйләп маташтылар диделәр амбар хуҗалыгында эшләүчеләр.
Бу вакытта сәгатъ 8 тулып киткән иде инде. Менә бит комбайннарның бер өлешен турыдан уруга, икенчесен җыеп суктыруга көйләгән салавычлылар ничек отты. Яңгуллылар җыенып эшкә башлаганчы өчәр бункер ашлык суктырып алдылар. Быелгы кебек һава шартларында эшне шулай төрлечә оештырып карау нәтиҗәле шул.
«Яңа тормыш»ның амбар хуҗалыгында ашлык көшелләре күп. Кичә кайткан 300 тонна арпаны киптереп урнаштыру белән мәш киләләр. Көшелдән киптергечләргә, киптергеч агрегатлардан складларга ташыйлар монда даими эшләүче «ГАЗ-53» үзбушаткычлары шоферлары Салихҗан Сабирҗанов белән Илдар Закиров. Яңгул урта мәктәбе укучыларының ярдәме зур ди амбар мөдире Рифкать Вәлиев. Ул ике дистә елдан артык инде шушы җаваплы участокта. Теләсә нинди авыр елларда да кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп урнаштыруны оештыра алган.

«Борнак»ның өч комбайны да бергә, теземнәрдәге арпаны җыеп суктыралар. Теземнәрдәге игеннең җиргә аеруча «ябышкан» урыннарын ярдәмчеләре кузгаткалап куя. Сыйфатлы эшлиләр. Ашлык чыгышы әйбәт. Икешәр норма үтәгән көннәре күп. Һәркайсы үзенең бүген ничә сум эшләгәнең иртә беләнгә белеп тора. Хуҗалык җитәкчелеге кызыксындыру чараларын кырдагылар чын-чынлап кызыксынып эшләрлек итеп куллануны җайга салган.
Көнгә ике тапкыр әйбәт итеп ашаталар. Эшләгән кешегә хуҗалыгыбыздагы маллар өчен мул итеп печән өләштеләр, шулай ук ашлыгын җитәрлек кадәр бирәләр. Ярдәмчем итеп, Казанда укучы каникулга кайткан улым Алексейны алдым әле ди комбайнчы Владимир Якимов.
Басудан ашлыкны амбарга ташучы шофер Раузит Габдрахмановның да кәефе күтәренке. Гомумән Борнак басуларында үзләре турында чын күңелдән кайгыртучы хуҗалар барлыгын тоеп торган тырыш игенчеләр эшләгәнлеге сизелеп тора.
Ә «Смәел» басуларында ул тагын да ачыграк күренә. Монда кырда тулысынча механикалаштырылган зур бер комплекс эшли. Кичә генә суктырып киткән басуда инде саламны җыеп бетереп киләләр. Механизатор Мәгъфүр Хәкимов, Рафис Гарифҗанов пресслыйлар, Рамил Шәяхтәмов, Расил Хаҗиев КУН белән төяп торалар, Фәнис Мөбарәкшин, Николай Силин, Рамил Галиев махсус зурайтылган арбалар белән ташыйлар. Алар артыннан ук туңга сөрүче тракторлар керә.
Тирәнәйтеп сөрү өчен дә агрегат хәзерләп куелган. Рафил Әхәтов 150 гектарда арыш чәчкән. 100 гектарлы бер басуны көзге бодай чәчү өчен эшкәрткәннәр. Без килгән басуда ике комбайн теземнәрдәге арпаны җыеп суктыра иде. Әтиле-уллы Николай һәм Владимир Альпутиннарны Смәелгә кыр эшләре вакында барган саен кырда очрата идем. Алдынгылар дип кабат аларны күрсәткәч гаҗәпләнмәдем.
Хуҗалык әнә шулар кебекләргә таянадыр инде ул. Монда ике генә комбайн иде, өчесе икече басуда, салавычтагы кебек игеннәрне турыдан җыеп суктыралар. Сыйфат комиссиясе членнары буларак, иртән-иртүк гаеп эзләргә чыккан идек, тапмадык. Без булган һәр хуҗалыкта да кырдагы ашлыкны югалтуларсыз җыеп алып амбарларга салу өчен чын күңелдән тырыша игенче.
Хәлим Рәхимуллин,
Хәлил Нәкыйпов.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: