Хезмәт

Сүзләренең хаклыгы – нәтиҗәләрдә...

“Табигать шартларыннан зарланырга ярамый”.

“Табигать шартларыннан зарланырга ярамый”. – “Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллинның иң еш кабатлый торган сүзләре бу. Үткән елгы кебек язы, җәе, көзе мең дә бер тапкыр үз холкын күрсәтеп, игенчеләрне шактый куркыткан, хафага салган чакларда да кул кушырып утырмаска, һич югы үзеңнән торганны эшләргә кирәклеккә бер ишарә бу кадәресе. Һич кенә дә ирешелгән уңышларында табигать шартларының ролен киметүләре түгел.

2019 елда да мул уңыш үстерә алган хуҗалык. 6897 тонна ашлык җыйнап алганнар, бу алдагы елга караганда 1124 тоннага күбрәк. Ел дәвамында ашлыкның 889 тоннасы сатылган, шуның эченнән  496 тоннасы хуҗалык эшчеләре һәм пенсионерларга бирелгән, 3840 тонна фураж, 1145 тонна чәчүлек орлык хәзерләнгән.

Хуҗалык басуларында бөртекле культуралардан елына күрә иң югары уңышны язгы  һәм көзге бодай бирә. Язгы бодай  гектарына уртача – 43,7 ц, көзге бодай – 57,1 центнер уңыш белән сөендерә. Һәр гектардан уртача уңыш 40 центнер. Бу – районда иң зур күрсәткеч.

Татарстанлылар 2018 елда кукурузны чәкәнгә җыеп алу – “карнаж” хәзерләү технологиясе белән эшли башлаган иде. 2019 елда, бердән, һава шартларына бәйле рәвештә, кукуруз орлыгы өлгермәде, икенчедән, хуҗалыкта мөгезле эре терлекләрнең баш саны арту сәбәпле дә, барлык кукуруз мәйданнарын силоска әзерләргә мәҗбүр булганнар. 2020 елга үз алларына кукурузны кимендә 750 гектар мәйданда игү бурычы куйдылар. Җитәрлек күләмдә орлыгын тупларга, өр-яңа “KUHN” чәчкечен дә кайтарырга планлаштыралар.

Соңгы елларда хуҗалыкта рапс үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Үткән ел аны 547 гектарда игеп, 1087 тонна рапс орлыгы җыеп ала алганнар (алдагы ел белән чагыштырганда 198 тоннага күбрәк). Аның 652 тоннасын сатып, җәмгыять кассасына 13 миллион 625 мең сумнан артыграк акча кертә алганнар. Үзкыйммәте 14 сум 59 тиен булса, сату бәясе 21 сумга якын булган. “Сүз дә юк, табышлы культура. Тик терлекләрнең баш саны арту сәбәпле, быелга рапс мәйданнарын бераз киметергә туры киләчәк”, – диләр.

“Татарстан” – районда бәрәңгедән ваз кичмәгән ике хуҗалыкның берсе. Узган ел “‹Гала», “Ред-Скарлетт”, “Рокко” сортлары уртача 369 центнер уңыш биргән (шулай ук алдагы елдан күбрәк). Барлыгы 4500 тонна җыйналган бәрәңгегә тиешле сорау һәм бәясе дә булсамы?! Дөрес, бүгенге көндә дә төрле бәядән бәрәңгенең эресе дә, вагы да сатыла. Алга таба сату өчен 2400 тонна бәрәңгеләре бар. Тик, әйткәнемчә, бәяләр көтелгәннән бик түбән. Шул сәбәпле, быел биредә дә бәрәңге мәйданнарын киметергә, 80 гектарда гына калдырырга ниятлиләр (икенче бер сәбәп, уңышның зур сыйдырышлы саклагычларга да сыеп бетмәве, диләр). Шөкер, бу чыгымлы һәм мәшәкатьле культурадан (юкса, аның иң рентабельле чаклары да бар иде) бөтенләй кул селтәргә җыенмыйлар.

Билгеле, терлек саны күп булган хуҗалыкта терлек азыгы культуралары төп урынны алып тора. 2019 елда аларның гомуми мәйданы 2262 гектарга җитә. Һәм печәннән кала барлык төр азык та алдагы ел белән чагыштырганда бик күпкә мулрак хәзерләнә. Бу нисбәттән хуҗалык җитәкчесе үзенең урынлы борчылуын да әйтте һәм шушы җыелышта ук агрономнарга быел печән хәзерләүгә игътибарны арттырырга “өй эше” бирде. Өч еллык күрсәткечләрне анализлап караганнан соң шундый карарга килә ул: “Өч ел рәттән печән хәзерләү кимүгә бара, ә терлек саны, киресенчә, арта. Быел печәнне кимендә 2000 тонна хәзерләргә кирәк, 2500 тоннага җиткерсәк, тагын да яхшырак булачак”. Хуҗалыкта эшләүчеләргә 491 тонна печән, 368 тонна салам ташламалы бәядән сатып бирелгән.

Терлек азыгын мул итеп хәзерләү бер нәрсә, бүген инде аның сыйфатлы, туклыклы матдәләргә бай булуы икеләтә мөһим. “Люцерна, борчак һәм азык кушылмалары сенажлары тиешле чорда салынды. Лаборатор анализлар уңай нәтиҗә күрсәтә, – диләр хуҗалыкта. – Люцернаның тамырына азотлы ашлама кертүне кабат оештырдык. Күпьеллык үләннәрне эксперимент рәвешендә азотлы ашлама белән тукландырдык, аның яшел массасын анализлаганнан соң, аксымның күбрәк хасил булуы ачыкланды һәм 2020 елга барлык күпьеллык үләннәргә кимендә һәр гектарга 1,5 центнер исәбеннән азотлы ашлама кертүне максат итеп куйдык”.

Инде бүгеннән үк терлек азыгы хәзерләүдә өзеклекләр чыкмасын өчен, инженер-техник белгечләргә “аякны алдан киенергә”, терлек азыгы хәзерләү техникасын сезон җиткәч кенә түгел, алдан хәзерләп, төзәтеп-көйләп кую кирәклеге искәртелде. Терлекчелектә мул продукция җитештерим дисәң, азыгың сыйфатлы, үз вакытында, тиешенчә хәзерләнгән булуы шарт. – Биредә бу беркемгә дә яңалык түгел.

Хуҗалык елның-елында машина-техника паркын яңартуга финанслар жәлләми.

Нәтиҗәсе бар, диләр. Бердән, яңа техникаларның җитештерүчәнлеге югары, икенчедән, эшләүчегә шартлары уңайлырак, өченчедән, шул сәбәпле, запас частьлар алуга чыгымнары да кими. 2019 елда культиватор, рулонлап пресслау җыйгычы, җыелма тырма агрегаты  сатып алганнар. Шуларга өстәп, лизингка  1 миллион 302 мең 401 сумга “Беларусь” тракторы, 4 миллион 225 мең 686 сумга КамАЗ автомашинасы, 11 миллион   946 сумга РСМ 2375 тракторы алынган.

Дәвамы "Хезмәт" газетасының  6нчы санында.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: