Хезмәт

Тагын бәрәңге турында

Раббыбыз икмәк белән бәрәңгедән аермасын, дигән сүзләрне ачлы-туклы заманнарны күргән өлкәннәрдән еш ишетәбез. Дөрестән дә, бәрәңге - төп ризыкларыбызның берсе. Әмма соңгы елларда аның уңышы кимүе борчый. Яздан көзгә кадәр бакчада бил бөгеп үстергәннән соң утырткан кадәр дә җыеп ала алмагач, күпләрнең җир эшеннән күңеле бизде. Барысына да бәрәңге авырулары...

- Рифкать әфәнде, бәрәңгенең «дошманнары» күбәеп китте түгелме?
- Дөрестән дә шулай. Болар: бактерияләр, гөмбә авырулары, вируслар, нематода. Алар бәрәңгенең сабагында, тамырында урнашалар һәм үсемлеккә зур зыян салалар,бәрәңге үсентесенең хәтта бөтенләй юкка чыгуына китерәләр. Гади күзгә күренми торган нематода турында искә төшерү артык булмас. Билгеле булганча, Кукмара районының Түбән Өскебаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бакчалары әлеге корткыч белән зарарланган буларак исәпкә алынды. Бу - карантин зона. Нематоданың кайсы районда тагын күпме җирне яулап алганын кем әйтә ала? Шәхси хуҗалыкларның бәрәңге игү җирләрен тикшерткәннәре бармы? Ә бит нематода - зур афәт, шуны аңларга кирәк.
- Соравыгызга каршы сорау: кайда, ничек тикшертергә?
- Бакчадан туфрак үрнәге алып, безнең офиска килергә мөмкин. Без аны тикшертү өчен Казанга җибәрәчәкбез. Адресыбыз: Кукмара поселогы, Нур Баян урамы, 42 йорт, 21нче бүлмә. Телефоныбыз: 2-94-84.
- Нематодага каршы агу препаратлары уйлап табылмаган әле, диләр. Нинди көрәш чаралары кулланырга соң?
- Бакчасында әлеге корткыч булган кешеләргә киңәш шул: беренчедән, бәрәңге утырту урынын берничә ел алыштырып торырга, икенчедән, нематодага каршы торырдай сортлар утыртырга. Болар: Роко, Гала, Розара, Жуковский, Адретта һәм башкалар. Әйтергә кирәк, Роко һәм Гала сортларының Балтач районының Бөрбаш авылы хуҗалыгында булуы мәгълүм.
Гала сорты Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыкта да бар.
- Уңышны җыйганда очрый торган йомшак, шиңгән бәрәңге бүлбеләре аптырашта калдыра. Кемдер аны җәй эссе килгәнлектән «пешкән», ди. Икенче берәүләр нематода галәмәте, дип фикер йөртә. Янәсе, андый бәрәңгеләрнең эчен тулы күзгә күренмәс личинкалар сарып алган. Ярып карасаң, эчләре бозылмаган: ап-ак.
- Галимнәр әйтүенчә, бу - «куе кызыл оч» («пурпурная макушка») авыруы. Авыру йоккан бәрәңге сабагының өсләре куе кызыл төскә кереп, куырылып килә. Әлеге инфекцияне чикерткәсыман цикад чебеннәре тарата. Аңа каршы көрәш чаралары юк, бары тик чүп үләннәрне вакытында утап торырга кирәк, чөнки әлеге чебеннәр күбесенчә чүп үләннәрдә үрчи. Хафага биреләсе түгел, бу уза торган авыру, ди белгечләр. Йомшарган бәрәңгене исә малга ашатуның бернинди зыяны юк.
- Уңышның кимүенә кемдер - һава торышы, кемдер - туфракның начар булуы яисә колорадо коңгызы да тәэсир итә, ди. Бу фикерләр белән килешәсезме?
- Әлбәттә, аларның тәэсире дә юк түгел. Сөенерлек уңыш алу өчен бәрәңгене кәбестә, әнис (укроп), кишер, редис, күпьеллык үләннәр белән чиратлаштырып утырту зарур. Шулай ук бәрәңге бүлбеләрен микроэлементлар (алар сатуда бар) белән эшкәртү, яшелләндерү, туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү уңай нәтиҗә бирәчәк.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: