Хезмәт

Татарстан аграрийларын эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча бушлай вебинарга чакыралар

Укулар «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында оештырылган.

Татарстан аграрийларын «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында узачак чираттагы бушлай вебинарда катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вебинар авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышланачак. Катнашучыларга терлекләрне идентификацияләү ни өчен кирәк, биркалау процессы ничек уза һәм эре мөгезле терлекләрне алдан теркәү өчен мәгълүматларның ничек кертелүе турында сөйләячәкләр.

Укулар бүген 12.00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен «Агрополия» порталында яки 88005502441 номеры буенча теркәлергә кирәк. Теркәү шулай ук катнашучыларга узган семинарларны карарга һәм вебинар вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: