Хезмәт

Балтач районы

Авыл хуҗалыгы

«Татарстан» хуҗалыгы абсолют чемпион булып кала бирә

«Татарстан»да еллык отчет җыелышына Иске һәм Яңа Салавыч, Салавыч Сәрдегәне, Биктәш авыллары халкы бердәм әзерләнеп, эшләгән эшләрен, киләчәккә планнарын барлап киләләр.

Бу юлы да шулай. Җыелыш укучы балаларның сәхнәләштергән чыгышы белән башланып китте һәм ул данлыклы «Татарстан» җыры белән төгәлләнде. Тулы бер республика турындагы җырны залдагылар үз хуҗалыкларына багышлангандай кабул иттеләр кебек. Алар йөзендә без шушы җырга, шушы исемне йөртергә лаек хуҗалыкта эшлибез ич дигән горурлану чаткылары күрдем.
2013нче ел нәтиҗәләре буенча район хуҗалыклары арасында абсолют чемпион булган «Татарстан» узып киткән елны да производствода югары күрсәткечләр белән төгәлли. Бөртеклеләрдән 2013нче елдагыдан ике тапкыр күп , 9854 тонна ашлык җыеп алганнар.
Моңа елның уңай килүе белән бергә, җирләрне агротехника таләпләре буенча эшкәртеп, тулысынча югары репродукцияле, беренче класслы орлыкларны тиешле препаратлар белән эшкәртеп чәчү, тәэсир итү көче һәр гектарга 100 килограммга кадәр туры килерлек итеп ашламалар кертү, чәчүлекләрне авыру һәм корткычларга каршы вакытында агу-химикатлар белән эшкәртү нәтиҗәсендә ирешелгән.
Терлек азыгы буларак кукурузга игътибарны нык арттырганнар. Кукурузны бөртеккә сугып, бөртекне киптермичә полиэтилен җиңсәгә консервлау тәҗрибәсе 2013нче елда үзен аклаган һәм шуңа күрә узган ел шулай 115 тонна консервлаганнар. 170 тонна киптереп эшкәрткәннәр.
Кукуруз бөртегендә азык берәмлеге башка культуралар ныкыннан күбрәк һәм савым сыерларга ашатканда нәтиҗәсе дә яхшы икән. Шуңа күрә 2015нче елда игү технологиясендә үткән елларда җибәрелгән ялгышларны төзәтеп, иртә өлгерә торган сортлар чәчеп, бу төр азыкны тагын да күбрәк әзерләргә сөйләштеләр.
Хуҗалыкта бәрәңге игү мәсьәләсен дә аерым күтәрделәр. Аның һәр гектары узган ел 145 центнер уңыш биргән. Ә «Рокко» сорты 230ны. Бәрәңге сатып 8 миллион 878 мең сум акча керткәннәр. Сата торган тагын 600 тонна бәрәңгеләре бар. Бәя арткач сатабыз диләр. Шуңа күрә быел бу табышлы культурадан тагын да күбрәк - һәр гектардан кимендә 250 центнер уңыш алу мөмкинлекләрен барладылар.
Терлек азыклары хәзерләү мәсьәләсен хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин һәм аннан соң чыгыш ясаган белгечләр дә кат-кат күтәрделәр. Бу аңлашыла да. Чөнки хуҗалыкка иң зур акчаны - 149 миллион 23 мең сум, барлык керемнең 88 процентын терлекчелек керткән. Ә ишле мал асрап, аннан мул продукция алу өчен яхшы азык кирәген һәркем белә. Рәхмәт игенче-механизаторларга, силос, сенаж, печән белән тәэмин иттеләр һәм сыйфатлары да әйбәт дип сөйләде терлекчелек белгечләре.
Азык 2013нче елдагыдан күпкә артык әзерләнгән. Әмма әле тагын да күбрәк, тагын да сыйфатлырак терлек азыклары әзерләргә дә мөмкинлекләре бар икән. Комбайннар ватылып, запас частьлар булмыйча әрәм үткән вакытларны киметергә кирәк. Монда техника паркын даими яңартып торуның да йогынтысы зур булачак.
Узган ел 16 миллион 504 мең сумлык яңа техника алганнар. Әмма яңартасы машиналар һаман да күп булып кала әле. Шуңа күрә техника паркына киткән чыгымнар ел саен артып тора. Иске булгач еш ватыла, запас частьлар күп кирәк, иске комбайн яки трактор ягулыкны да күп яга, май агыза. Комбайннарга да, автопаркка да чыгымнар 2013 елдагыдан шактыйга күп тотылган. Бүген көрәп акча керткән терлекчелеккә тагын да зуррак игътибар биргәндә, яңа техникаларны күбрәк алырга да акча булыр иде диештеләр. Бу өлкәдә болай да ел саен үсеш белән баралар инде.
Сөтне узган ел 2013нче елгы дәрәҗәдән 597 тоннага күбрәк - барысы 5025 тонна җитештергәннәр. Хуҗалык тарихында тәүге тапкыр. Бөтен зал белән «Ур...ра!» кычкырырлык бу. Тик шулай да монысы да чик түгел икән алар өчен. Әле тагын мөмкинлекләрен барлыйлар, кимчелекләрен күрсәтәләр. Әле җитештерелгән сөтнең 4706 тоннасы гына сатылган.
Сөтнең товарлылыгын арттыру, майлылыгын күтәрү җаен табарга кирәк. Көтү яңартуда, терлекләрнең баш санын арттыруда, терлекләрнең сакланышын тәэмин итүдә резервлар бар. Отчет елында ит җитештерүдәге чигенеш, кем-кем, татарстанлылар өчен ят күренеш, 2013нче елдагыдан 149 центнерга ким җитештергәннәр. Күп түгел, әмма барыбер чигенеш матур түгел. Монда терлекләрнең тәүлеклек үсешен, сату авырлыгын арттыру, мәҗбүри суелган терлекләр, браковать ителгән сыерлар санын киметү мөмкинлекләре бар.
Дуңгызчылыкка кабат йөз белән борылу зарурлыгы туды. Узган ел бу чорда дуңгызларны тереләй авырлыкта килограммын 45 сумнан саткан булсалар, хәзер 115 сум икән. Дуңгызларның баш санын 3000нән киметмәүне максат иттеләр.
«Татарстан»да узган ел 10 миллион сумнан артык төзелеш һәм ремонт эшләре башкарылган. Ул нигездә иң күп акча керткән терлекчелеккә тотылган. Һәм быел да сыерлар өчен 400 башлык өстәмә абзар салуны бурыч иттеләр.
Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин кайчандыр үзе эшләп киткән хуҗалык эшчәннәренең хезмәтенә югары бәя бирде, киләчәктә дә электән килгән мактаулы даннарына лаек булырлык үрләр яулаячакларына ышаныч белдерде.
Люса Потапова, Рафаэль Сабирҗановка Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Борис Потапов, Фәргать Закиров, Геннадий Ивановка районның Мактау таныклыкларын тапшырды.
Фоторепортаж: «Татарстан» күмәк хуҗалыгыныӊ гомүми җыелышыннан фоторепортаж

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250