«Татарстан» язгы кыр эшләренә әзер
Җәмгыять заманча куәтле техникага акча кызганмый
Урамда яз исе. Тиздән, бик тиздән карлар эрер, хуҗалык гаражларындагы техникалар да уяныр, игенчеләребез кабаттан язгы эшләргә тотыныр. Ә хәзергә жиң сызганып эшләп-ремонтлап, техниканы язгы кыр эшләренә әзерләп бетерәселәре бар.
«Татарстан» җәмгыяте-нең машина-трактор паркында да бер «КамАЗ» машинасы белән «К-740» тракторын гына төзекләндереп бетерәсе калып бара, апрель башында узачак техосмотрга әзер булачак алары да. Биредә көзге эшләр тәмамлануга ук киләсе ел уңышына хәзерлекләр башлана, яңа елны көтмиләр, эшли торалар. Шунсыз булмый, чөнки җәмгыятьнең техникасы, җайланмалары бик күп — 38 трактор, шуның 26сы тәгәрмәчле, 3се чылбырлы, 8е чит ил маркалы техникалар; 36 автомобиль — 15 йөк, 20 җиңел, 1 ягулык ташый торган машина; 9 автоприцеп; 4 ашлык ургыч, 6 терлек азыгы хәзерли торган, 3 бәрәңге комбайны бар. Әле тагын культиваторлар, тырмалар, чәчү агрегатлары, пресс подборщиклар, сукалар, катоклар, печән чапкычлар, трактор прицеплары... Гаражда басуда эшли торган техника бик күп, бөтенесен дә язсаң гәҗит бите тулырлык. Узган ел гына да 127 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникалары алынган. Рәсәйдә җитештерелгән HORSH Maestro SV16, HORSH Pronto 8 SW PPF чәчү комплекслары, СБГ-11-2 тырма чылбыры, «Вулкан» катогы, гидравлик тырмалар, «Буран» маркалы кәтмән, орлык агулый торган җайланма, чит ил маркалы техникалар — тирес тараткыч, кукуруз ургычы, азык уру комбайны (өчесе дә Германиядә эшләнгән), төягеч, трактор (икесе дә Кытайныкы), экскаватор (Төркиянеке), печән рулонлый торган җайланма (Нидерландныкы), тагын бер трактор (монысы Казахстанда чыгарылган) «Татарстан» болыннарын, басу-кырларын иңли.
Без килгән шимбә көнне машина-трактор паркының көйләү һәм ремонтлау пунктында эш гөрли иде — җәмгыятьнең уңган шоферларыннан берсе Расих Бәширов "КамАЗ«ын ремонтлый, башкалар исә басуга чыгачак җайланмаларны көйли. Сезон саен остара баручы ремонтчылар бригадасы: Әнәс Гыйниятуллин, Салават Саттаров, Фидәил Гарипов, Раушан Сабиров алтын куллы егетләр, Әнәс абый асфальтзаводтан кайтканнан бирле биредә эшли, Фидәил Гариповның да райондагы эшеннән монда күчкәненә берничә ел. Салават инде балачактан ук техниканың төзеклегенә җавап бирә, Саттаровлар хезмәт династиясен дәвам итүчеләрдән ул. Раушан Сабиров та үз эшенең нечкәлекләрен бик белә. Көрәшче егет Айрат Апанов та алтын тоткаларның берсе, ремонт эшенең асылына тиз төшенә. «Бу егетләргә тулысынча ышанырга була, бөтен эшне дә башкара алырлык осталар алар,» дип, үз эшләренә җаваплы караучы хезмәткәрләр белән эшләвенә куануын белдерде машина-трактор паркы мөдире Тәлгать Гарифуллин. Тәлгать абыйның гараж мөдире булуына да утыз еллап бар, эшне алып баруда, киңәш-табыш итүдә җайлы кеше ул — үзеннән олылардан узып сөйләмәс, яшьләрнең фикеренә колак салыр. Безне дә гараж капкасыннан ук каршы алды, шунда ук очраган хезмәттәшенең соравына җавап бирде, әңгәмә вакытында да озак еллар баш инженер булып эшләгән Җәмил Шакирҗановның фикерләрен өстен күрде. Җәмгыять җитәкчесен хөрмәт итеп, хезмәт кешесен рухландыра белгән белгечләре белән көчле ул «Татарстан» җәмгыяте. Белгечләргә дә районның алдынгы җәмгыятен үз биеклегендә тотып, тагын да уңышлырак эшләргә тырышу аларның эшкә бирелгәнлекләреннән, тырышлыкларыннан, заманнан артта калмый, алгы көннәргә якты өметләр баглап эшләүләреннән килә. Токарь Фәргать Шәмсетдинов белән эретеп ябыштыручы Ринат Әшрәфҗанов эшли торган объектка да кердек. Фәргать абый шулай ук озак еллар игелекле хезмәттә — үз эшенә гаять тә жаваплы карый торган хезмәткәргә алмаш кирәк булачак. Җәмгыятьтә әлегә соңгы елларда килгән яшьләрдән Нурсил Закирҗанов бар да, Рүзил Ильин бар. Калганнар унбиш еллап хезмәт куя инде, ди Тәлгать абый.
Әйтүебезчә, җәмгыять ел да техника базасын тулыландырып тора, яңа технологик алымнарны кулланып, хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен кайгыртып, эшне җиңеләйтү яклы алар. Монда җәмгыятьнең яшь җитәкчесе Айнур Нотфуллинның алдынгы карашлы, кызыксынучан, авыл хуҗалыгы алга киткән илләр югарылыгында фикер йөртүе, кыю-лыгы һәм дә максатчанлыгы зур йогынты ясый. Шуңа да ул гел эзләнүдә, яңартуда. Биредәге белгечләр дә шулай ди.
— Хәзер язгы чәчү вакытында сменалы эш оештырыла, — ди гараж мөдире Тәлгать Гарифуллин. — Эш көне-төне баргач, чәчүнең беткәне дә сизелми кала. Көннәр аяз, матур торса, заманча ике чәчү комплексы белән эшне тиз арада башкарып та куялар. Яшьләр килсен иде менә, Нормадагы һөнәр лицеенда укучылар күбәйде дип беләбез, үзебезгә көтеп калабыз аларны. Хезмәт хакы да начар түгел, эш шартлары да әйбәт бездә. Техникалар да яңа, уңайлы, эшләргә җайлы.
Механизаторлар гаражга заманча ремонт керәсен көтәләр, әлегә чират — безгә яңа ферма салынып беткәч булыр инде, диләр.
Ремонтлаучы егетләр машина-трактор паркында гына эшләмиләр, кайда нинди җайланма ватыла, ремонтларга алар бара. Алдагы көнне подвалда бәрәңгене сортларга аеручы машинаны ремонтлауда иделәр.
Тимерче Марат Сабирҗанов белән Ринат Хөснет-динов эшләгән цехка да кердек. Уңганнарның икесе дә Яңа Салавычтан, Марат абый алдынгы комбайнчы иде, сәламәтлеге какшап алу сәбәпле, хәзер тимерчелектә эшли. Ринат Хөснетдинов та авылга күчеп кайтканнан бирле тимерчелектә. Паркта объектлар җылы, якты, газга тоташтырылган, рәхәтләнеп эшләргә була.
«Татарстан» җәмгыя-тендә язгы кыр эшләренә бөтен төр техника да әзерләп куелган. Берүзлә-ренә икешәр-өчәр техника иярләүче уңган Дмитрий Иванов (Диманың янәшәсенә фидакарь әтисе Геннадий абыйны да куясы килә), Фәнил Хамматовларга башка механизаторлар Радим Иванов, Рәдис Габдуллин, Ришат һәм Рәфкать Саттаровлар, Илшат Һидиятов, Ирек Хәкимов, Расих Габделхаков, Раушан Сабиров, Нәкыйп Закиров, Юрий Иванов, әтиле-уллы Динар һәм Ранил Сәйфелганиевлар, Рәсим Нәфыйков, Фидә-ил Хәкимов, Райнур Бариев, Радик Бариев, Илгизәр Минһаҗев, Рөстәм Әшрәфҗанов, Фәнил Сәләхетдинов, Илдар Мәхмүтов, Фәнил Миңнемуллин, Илсур Гарифуллин, Илшат Галиев, Рамил Нәҗипов, Рафил Каюмов, Азат Хәбибуллин, Фәнис Сәйфетдинов та кушылып, заманча куәтле техникалар басуга кузгалачак, тәгәрмәчле, чылбырлы тракторлар да эшкә җигеләчәк, чәчүләр тәмамлангач, уңганнарыбыз терлек азыгы хәзерләү техникасында да батырып эшләячәкләр, игеннәр өлгергәч комбайннарны да гөрләтәчәкләр, ә инде муллыкны ындырларга ташучы, дәүләткә озатучы «КамАЗ» шоферлары артыннан тузаннар гына күтәрелеп калачак. Татарстанлыларга техник күзәтчелекне уңышлы үтеп, язгы кыр эшләренә күтәренке кәеф, тыныч күңел, эшкә дәрт белән тотынырга язсын. Барыннан да мөһиме, ил-көнгә тынычлык иңсен дә, намус белән тырышып башкарган хезмәтләренең бәрәкәтен күрергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев