«Татарстан»лылар тәүлек буе чәчә
Авыл хуҗалыгы
Район кырларында язгы кыр эшләре тулы куәтенә башкарыла. Бу атнада явып үткән яңгырлар да әзме-күпме туфракны дымландырды һәм табигатькә матур төсмер йөгертте. Әле апрель азагы гына булса да «Татарстан»лылар бөртеклеләрне чәчеп бетерү өстендә эшли. Кыска вакыт аралыгында моңа ничек ирешкәннәрен әлеге язмабыздан белерсез.
– Язның иртә килүе шикләндергән иде. Ләкин һава торышын күзәтеп торып, язгы кыр эшләрен вакытында башлап, бүгенге көндә чәчү эшләрен тәүлегенә 24 сәгать алып барабыз, – ди «Татарстан» җәмгыятенең баш агрономы Фирдүс Хәкимов.
Яшь белгеч әлеге вазифасында алтынчы сезонын эшли, алдагы елларда мондый иртә яз белән очрашырга туры килмәде, ди ул. Язгы кыр эшләренә алдан керешүнең дә алар өчен кыенлыклары тумаган, чөнки техникалар да, яңа сортлы симәнәләр дә, гомумән, язгы кыр эшләренә кадәрге бөтен тиешле әзерлек эшләре вакытында башкарылган булган. Сүзебезне яңа төр сортлардан, басу-кырларга чыккан өр-яңа техникалардан башлап җибәрдек...
– Ел саен без культураларның искеләрен яңартып, шул ук вакытта үзләрен яхшы күрсәткән яңа сортлар алу өстендә дә эшлибез. Быел солының «Драгун» дигән яңа сортын, ә бодайның «Бурлак» сортын булдырдык. Дөрес, аны узган ел да чәчкән идек инде, быел яшьрәген алдык. Техникаларны яңарту буенча да саллы гына эшләр алып барылды. «Horsch Maestro» дигән 16 рәтле кукуруз чәчкече алдык. Моңарчы 8 рәтле ике агрегат белән эшли идек. Яңасы белән кичә (25 апрельдә – З.Ф.) инде кукуруз чәчәргә керештек, бик уңайлы аның белән эшләү. Иске чәчкечләрдән китү максатыннан, «Horsch Pronto» дигән 8 метрлы чәчкеч алдык, ул шулай ук инде басуга чыкты, заманча техниканың эшләве дә икенче, аның белән эшләгән кешегә дә бик уңайлы. Болардан тыш, 9 метрлы үзе җыела торган каток агрегаты, шулай ук үзе җыела торган 11 метрлы тырма, яңадан су, агу йөртергә 11 тонналы бочка, уҗымнарны тырмаларга, кукуруз чүбенә каршы да эшләргә 12 метрлы яңа борона-мотыга алдык. Быел бәрәңгене дә тигез булсын өчен автопилот белән утыртырга планлаштырдык һәм шуның өчен «YTO» тракторы алып кайттык. Заманча техникалар булу безнең эшне дә бик җиңеләйтә. Яңа техникаларда бөтен эш компьютер ярдәмендә көйләнә. Әлегә туфракта дым булуны һәм көннәрнең мөмкинлек бирүеннән файдаланып, чәчүне тәүлек буе, ягъни ике сменада башкарабыз. Туфрак та җылынып өлгерде, кичә (25 апрель — З.Ф.) 11,9-12,3 градус күрсәтте. Кукурузны гадәттә 10 градус җылы булганнан соң чәчә идек инде, башка елларны ул майның 10 числоларына туры килә иде, быел ике атна алданрак булды, – ди Фирдүс.
«Татарстан»лылар иң беренче эшләрен уҗымнарны тукландырудан башлаганнар. – Икенче ел инде «КАС-32» дигән сыек ашлама белән эшлибез, аны «Туман-3» агрегаты белән сиптереп чыктык. Бу эшне Ранил Сәйфелганиев башкарды, ашламаны аңа Азат Хәбибуллин ташып торды. Яңа кайткан «Horsch Pronto» агрегаты белән Илшат Галиев һәм «МТЗ-1221» тракторы белән Рәфкать Саттаров күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландырдылар. Яңа чәчкеч ашлама кертүдән үк үзен яхшы күрсәтте, хәзер чәчүдә дә әйбәт кенә эшли. Аннан зяб тырмасына керештек, аны «МТЗ-1221» тракторлары белән Фәнис Сәйфетдинов, Юрий Иванов, Рәфкать Саттаров, Ришат Саттаров, «Нью Холланд» тракторы белән Азат Хәбибуллин, «К-744» тракторы белән Рәдис Габдуллин, «ДТ-75» белән Радик Бариев һәм Фәнил Хамматов башкардылар. Шуннан соң җайлап чәчү эшләренә кереп киттек. Бу эшне бездә ике комплекс һәм бер «ДТ-75» тракторы башкара. «Джондир» тракторында Рөстәм Әшрәфҗанов белән Илшат Һидиятов, «РСМ 2375»тә Илшат Галиев белән Рузил Ильин сменалап эшлиләр, «ДТ-75»тә Фәнил Хамматов хезмәт куя. Инде мондагы җирләребездә бөртеклеләр чәчелеп бетте дияргә була, читтә арендага алган җирләрдә бер атналык эш бар. Бөртеклеләрдән тыш әле җитен чәчәсебез бар. Әлеге культура белән узган ел эшләп карадык инде, быел аның мәйданнарын арттырып, рапсны бетерергә булдык.
Һәр отчет елына кергәндә һәрбер белгеч үз өлкәсе буенча максат-бурычлар алып, шулар буенча эш йөртә. Фирдүснең дә план дәфтәрендәге саннар белән танышып уздык. Әлеге хуҗалыкта күпьеллык үләннәр мәйданы 1100 гектар тирәсе, быел 300 гектарын яңартырга планлаштыралар. Уҗымнарга килгәндә, арыш 100 гектар җиргә чәчелгән булган һәм әйбәт кенә кышлаган. Ә менә 300 гектар мәйдандагы бодайның 142сен өстәп чәчәргә мәҗбүр булганнар. Язгы бодай – 262 гектар, арпа – 404 гектар, солы – 166 гектар, борчак – 180 гектар, җитен 200 гектар мәйданга чәчелә. Сенажга алынасы борчак 270 гектарда үстереләчәк. Кукурузны 900-950 гектар мәйданга чәчеп, аның 250-280 гектарын орлыкка алырга планлаштыралар, калганы силоска. Бәрәңгене быел 85 гектар җиргә утыртачаклар. Бу эшләр инде планлаштырып кына калынмыйча, күпмеседер эшләнергә дә өлгергән.
«Татарстан» никадәр генә ныклы материаль-техник базалы хуҗалык булмасын, биредә дә кадрлар кытлыгы дигән проблема бар. – Яшьләр бер дә юк түгел, бар, тик тагын килүчеләр булса да бик яхшы булыр иде. Чөнки кайбер механизаторлар ике-өч техника да иярлиләр. Лаеклы ялга китүче механизаторларыбыз бар, лаеклы ялга икәү китә икән, аның урынына берәү генә эшкә килә, – ди баш агроном. Биредәге машина-трактор паркында торган техникаларны күреп кенә дә кызыгып эшләрлек. Аларны яңарту иң беренче чиратта замана белән бергә атлау булса, икенче чиратта кадрларга эшне җиңеләйтү, аларны комфортлы шартларда эшләтү белән дә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев