Хезмәт

Терлекчелек тармагы үсештә

Һәр өлкәдә ныклы тәртип, эзлеклелек һәм максатчан эш оештылырга тиеш

Районда терлекчелек тармагы буенча 8 айлык нәтиҗәләрне ясар өчен «Алга» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Соңгы чорда сөт җитештерүдә артка чигенгән хуҗалыкта район авыл хуҗалыгы белгечләрен, хуҗалык рәисләрен җыюның үз сәбәбе булган икән. Ничек кенә булмасын, «Алга» хуҗалыгы районда беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде, инде көзге «зәб» сукалауны да тәмамлаганнар. 350 гектар мәйданда кукуруз гөрләп утыра, узган ел хуҗалыклар арасында бары «алга»лылар гына аны бөртеккә алган иде, быел да  күпмесендер бөртеккә алырга фикерләшкәннәр.

– Сөт җитештерү бик четерекле, нинди дә булса өлкәдә аз гына сынатасың икән, бу сөтнең күләмендә шундук чагыла. Җитешсезлекләрне искә алып, бу тармакны үстерү бурычын куйдык.

– Терлекләрне тәрбияләү уңайлы, замана таләпләренә җавап бирә торган шартларда  булырга тиешлегенә инандык. Менә бу җәйдә үз көчебез белән 15 миллион сумнан артыкка  ике заманча бина төзедек, беренчесе бозаулату бүлеге булса, икенчесендә 100 баштан артык кечкенә бозаулар тәрбияләнер, дип исәплибез, – диде «Алга» хуҗалыгы рәисе Раиф Гыйлмуллин.

Сөт җитештерүне арттыру, терлекчелекнең башка тармакларын үстерү турында сүз Шубан мәдәният йортында район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барган киңәшмәдә дәвам ителде. 8 айлык нәтиҗәләр түбәндәгечә булды.

Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда районда мөгезле эре терлекнең баш саны 2 процентка, ат саны – 3, бозау алу – 41, колын алу – 39 башка, сөт җитештерү – 12, ит җитештерү 6 процентка үсте, мөгезле эре терлек һәм дуңгыз үлеме кимеде.

1 сентябрьгә район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны 39534 башка җитеп, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 775 башка күбрәк булды, ел башыннан 1976 башка артты. «Кызыл юл» – 170, «Дуслык» – 132, «Активист» – 123, «Татарстан» хуҗалыгы 115 башка арттыра алдылар. Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүгә юл куйган хуҗалыклар да булды. Бу хәл «Яңа тормыш», «Бөрбаш», «Смәел», «Сосна», «Игенче» һәм «Алга» хуҗалыкларында күзәтелде.

Атларның баш саны бу чор эчендә 1571 башка җитте һәм узган елгыдан 40 башка күбрәк булды. «Бөрбаш», «Алга», «Арбор», «Труд» һәм «Кама»дан тыш, калган хуҗалыклар атларның баш санын арттырып баралар. 8 айда колын алу 414 баш булды, бу узган елның шушы чорына караганда 39 башка күбрәк. «Татарстан», «Кызыл юл», «Яңа тормыш» хуҗалыклары 40 һәм аннан да күбрәк колын алырга ирештеләр.

Район хуҗалыкларында 8 ай эчендә 65333 тонна сөт савып алынды, бу узган ел белән чагыштырганда 12 процентка артык яисә 6825 тоннага күбрәк булды. «Кызыл юл», «Борнак», «Арбор», «Активист» хуҗалыкларында сөт җитештерү 20-32 процентка артты. Шушы вакыт аралыгында «Смәел» узган елга караганда 488 тонна (88 процент), «Алга» – 301 (87 процент), «Игенче» 131 (97 процент) тоннага кимрәк сөт савып алдылар.

Сөт җитештерүне барлау, сыерларның мөмкинлекләрен ачыклау юнәлешендә контроль саву үткәрү күп нәрсәне ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу елның сигез аенда уртача контроль саву нәтиҗәләре күрсәткәнчә, районда савым сыерларының 31 проценты  25 килограмм яисә аннан күбрәк сөт бирә. «Кызыл юл»да бу күрсәткеч – 58, «Татарстан»да – 49, «Дуслык»та – 45, «Яңа тормыш»та – 42 процент. Ә менә Тукай исемендәге, «Уңыш» хуҗалыкларында 10 процентка да тулмый. «Сигез сыер асраганчы симез сыер асрау яхшырак» дигән татар халык әйтеме бу очракта бик урынлы булыр иде.

Ел башыннан «Балтач сөт-май комбинаты»на районның 58 процент сөтенең 1 килограммы уртача 24 сум 13 тиенгә сатылган, «Биектау сөт комбинаты»на 40 процент сөтнең 1 килограммы 23 сум 93 тиенгә, «Ува-молоко»га 2 процент сөтнең 1 килограммы 25 сум 50 тиенгә сатылган. Хуҗалыклар арасында иң югары бәя «Яңа тормыш»та – һәр килограмм сөтне 24 сум 69 тиенгә, «Игенче» – 24 сум 61 тиенгә сата алган. Ә район буенча 1 килограмм сөт уртача 24 сум 08 тиеннән сатылды. Узган ел бу сан 23 сум 80 тиенне тәшкил иткән.

Район хуҗалыкларында 8 айда барлыгы 4850 тонна ит җитештерелеп, узган елга караганда 269 тоннага күбрәк булды. «Яңа тормыш» – 50 тонна, «Татарстан» – 48 тонна, «Якты юл» – 37 тонна, «Труд» хуҗалыгы 35 тонна итне артыграк җитештерә алдылар.

Район буенча симертү терлекләреннән алынган тәүлеклек артым ел башыннан уртача 844 грамм булды. «Кызыл юл», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында бу күрсәткеч 1 килограммнан да артып китте.

Дуңгызчылык тармагы ике хуҗалыкта алып барыла. Аларда барысы 6945 баш дуңгыз асрала, бу узган елдан 215 башка кимрәк. Дуңгыз ите җитештерү узган елга караганда 74 центнер артык булса да, бу тармакның файдага эшләмәвен танырга кирәк.

Киңәшмәдә нәтиҗә ясаганда район башлыгы Рамил Нотфуллин дуңгызчылык тармагының зыянга эшләвен, аның урынына сөт җитештерүгә күбрәк игътибар бирергә чакырды. Моңарчы дуңгыз асрап, аннан соң тулысынча сөт җитештерүгә күчкән һәр хуҗалык бары отышта булды, бу белгечләрне һәм җитәкчеләрне уйландырырга тиеш, диде ул. Гомумән, терлекчелек тармагы үсештә булса да, урында һәр өлкәдә ныклы тәртип, эзлеклелек һәм максатчан эш оештырылырга тиешлеген ассызыклады.

 

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: