Хезмәт

Терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә ясау өчен «Маяк» җәмгыяте базасына җыелдылар

Ай саен күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән терлекчелектәге эшләргә нәтиҗә ясау традициягә әйләнде.

Узган дүрт айлык эш буенча сөйләшү өчен «Маяк» җәмгыяте базасына җыелдылар. Бозаулату бүлегендәге, яшь бозаулар, таналар, сыерлар асралган торакларда, кардаларда булып, маяклыларның эш тәҗрибәсе белән таныштылар, үзләренеке белән чагыштырдылар, өйрәнәсен өйрәнделәр, киңәшләр бирделәр. Бер уңайдан атлар абзарына да кереп чыктылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин барлык җитәкчеләрне дә атларга игътибарның җитәрлек булмавын искәртте. Монда да абзардагы урта юл җимерек, пычрак. Соңыннан авылдагы мәдәният йортында узган киңәшмәдә дә атлар мәсьәләсе аерым күтәрелде. Алда торган Сабантуйларга һәр хуҗалыктан чабышкылар әзерләү бурычы да куелды. Дүрт айда сөт җитештереп сатуда нәтиҗәләр начар түгел. Киңәшмәдә бу сводка белән экраннан күрсәтелде. Саннарда быел 1 майга ел башындагы бер мөгезле эре терлеккә савылган сөт (килограммнарда).
Уңыш
788
Кызыл юл
731
Кама
647
Татарстан
634
Активист
641
Алга
619
Смәел
605
Яңа тормыш
601
Дуслык
600
Игенче
600
Маяк
596
Район буенча
590
Калган хуҗалыкларда бу күрсәткеч уртача районныкыннан түбән. Иң артта - 402 килограмм белән «Борнак» хуҗалыгы.
Район башлыгы киңәшмәдә симертү терлекләреннән артымның ни өчен түбән булуын ачыкларга һәм бу өлкәдә эшне яхшырту өчен конкрет чаралар күрергә кушты. Симертүдәге үгездән тәүлек саен 800 граммнан да ким артым алынырга тиеш түгел. Ә узган дүрт айда ул район буенча уртача 656 грамм гына булган.
Саннарда - быел 1 майга һәр үгездән алынган тәүлеклек артым (граммнарда).
Кама
944
Арбор
852
Кызыл юл
826
Яңа тормыш
816
«Активист
813
Калган хуҗалыкларга киңәшмәдә бурыч итеп куелган артымны алу өчен нык тырышырга кирәк әле. Иң түбән күрсәткеч «Труд», «Смәел», «Уңыш» җәмгыятьләрендә, нибары 513-545 грамм.
Киңәшмәдә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру да иң җитди бурычларның берсе дип күрсәтелде. Бүгенге исәпләүләр буенча быел сыерлардан планлаштырылган дәрәҗәдә бозау алынмаска мөмкин. Сыерларны, бигрәк тә таналарны вакытында каплатуны тәэмин итү, бозаулар үлемен киметү буенча көндәлек җитди эшләргә кирәк. Көтү яңартуга сыерларның үле бозау тудыру очраклары арту да зур зыян сала. Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә, хуҗалык җитәкчеләренә терлекчелек белән көндәлек шөгыльләнергә кушып конкрет күрсәтмәләр бирде. Һәм азактан кыр эшләре барышын анализлап, сабан культуралары чәчүне 20нче майдан да соңга калмый төгәлләүне максат итеп эш оештырырга кушылды.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: