Хезмәт

Тимирязев исемендәге хуҗалыкта узган семинарда район терлекчелек тармагына 7 айлык эшкә нәтиҗә ясалды

Тимирязев исемендәге хуҗалыкта узган ел 7 айда 1907 тонна сөт җитештергән булсалар, быел шушы чорда 2095 тонна тәшкил итте. Аерма - 188 тонна. Мондый зур үсешкә ирешкән башка хуҗалык юк.

Районда терлекчелектәге 7 айлык эш нәтиҗәләре буенча үткәрелгән семинар-киңәшмәдә хуҗалыктагы бу үсешнең сәбәпләре конкрет күрсәтелде. Аның иң беренчесе савым сыерлары көтүен яхшы таналар исәбенә яңарту, тулыландыру. Ә моның өчен билгеле,сыерлардан бозау алуны яхшыртырга кирәк.
Узган ел 1нче августка Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 366 бозау алынса, быел шушы чорда 444не алдылар. 78 бозауга күбрәк. Элекке елларда да шулай үсеш белән барганнар. Узган ел хуҗалыкта бу чорга 80 тана бозауласа, быел - 103. Сөт җитештерүне былтыргыдан сизелерлек арттырган «Смәел», «Маяк», «Бөрбаш» хуҗалыкларында да быел бозаулаган таналар күп.
Сөт җитештерүне арттыру өчен көтүне яңартып торырга кирәклегенә зур басым ясалды семинарда. Бозауларны каплату авырлыгына җиткерү срогын киметүнең икътисади яктан да нәтиҗәлелеге күрсәтелде. «Сосна», «Бөрбаш», «Алга», Кызыл юл» хуҗалыкларында таналар 17 айда 400 килограмм авырлыкка җитсә, «Активист»та моның өчен 22 ай кирәк булган. Димәк, бозауларга тиешле тәрбия бирелми.
Торакларда микроклиматны яхшырту, җәйләрен ачык һавада асрау мөһим.Тимирязев исемендәге хуҗалыкта бозаулар текә таулар арасындагы аланда тотыла. Ул электр тогы җибәрелгән чыбык белән уратып алынган, көтүче дә сакчы да кирәкми. Азыкны арбалы трактор белән төшереп тараталар, тоз куелган, су инештә, чиста. Семинарда тана бозауларның тәүлеклек үсешен кимендә 700 граммга җиткерү бурычы куелды. Быел сигез айда бер «Кызыл юл» хуҗалыгында гына бу чиккә җиткән. Ә соңгы июль аенда биредә тана бозауларның һәркайсыннан 803 грамм тәүлеклек артым алынган. «Сосна», «Кама», «Алга» хуҗалыкларында да бу айда таналарның һәркайсы көн саен 750 граммнан артык үсеш биргән.

Семинарда хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләренә савым сыерларын дөрес балансланган рацион белән ашатуның нәтиҗәлелеге дә Тимирязев исемендәге хуҗалык мисалында күрсәтелде. Гап-гади фураждан шикәр ясый торган агрегат зур кызыксыну уятты. Сыерлар азыгына кушыла торган төрле микро-макро элементларны, тозларны да карадылар. Бозауларга эчерелә торган сөтне үзе тиешле таләпләргә җиткереп бирә торган агрегат та игътибарга алынды. Кайчандыр дуңгызлар тотылган абзарлардагы үзгәрешләр сокланырлык.

Семинарның киңәшмә өлеше Кили мәдәният йортында үтте. Монда да эчкә кергәнче үк идеаль тәртип, бина каршысына утыртылган чәчәкләр каршы ала. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин сөт җитештерүне арттыруда таналар үстерүне яхшыртып, савым сыерлары көтүенә мул сөтле таналарны күп кертүнең мөһимлегенә басым ясады.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: