Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәчнең авыл хуҗалыгы белгечләре Балтачта (+фоторепортаж)

Бүген “Татарстан” күмәк хуҗалыгында зонара семинар-киңәшмә булып узды. Анда Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты.

Җыелышны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов башлап җибәреп, кунакларны районыбыз белән таныштырып узды.

Семинарны алып барган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Наилевич Гарипов җыелышта катнашучыларны терлекчелектәге нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. Узган елгы белән чагыштырганда начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыклар аерып та әйтелде. Азык әзерләү буенча да елның авыр килүен ассызыклап үтте министр урынбасары һәм урындагы җитәкчеләргә авырдан барган хуҗалыкларга игътибарлы булырга кушты.

Семинарның икенче өлеше “Татарстан” хуҗалыгының мегафермасында һәм бозаулар фермасында булды. Биредә кунакларны яңа мегаферма белән якыннан таныштырып, бүгенге көндә аның эшчәнлеге, күпме сөт савып алынуы хакында сөйләнде. Шулай ук заманча шартларда малларның тоягын карау да күрсәтелде. Терлекләргә әзерләнгән азыкларның составы белән дә һәркем якыннан таныша алды. Министр урынбасары районыбызның кайсы хуҗалыкларын аерым мактап узганны газетабызның алдагы саныннан укып белә алырсыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан хуҗалыгы