Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Төнге унбергә кадәр эшлибез, комбайн гына ватылмасын» (видео, +фоторепортаж)

Бер атна инде районыбыз кырларында урып-җыю эшләре гөрли. Барлык хуҗалыклар да бу кампаниягә ныклы хәзерлек белән, бердәм төстә кереште. 10 августка районыбыз амбарларына 6783 тонна бөртекле ашлык кайтты, шуның 2521 тоннасы 9 август көнне.

Иң сөенечлесе: җитештерүчәнлек көннән-көн арта. Әмма әле аяз торган көннәрдә һәр минутны әрәм итмичә, тулысынча файдаланып, амбар хуҗалыкларын тулы куәтенә эшләтеп, бу күрсәткечләрне бермә-бер арттырырга да бөтен мөмкинлекләребез бар.

9 август көнне районда урып-жыю барышында «Дуслык» комбайнчылары районда иӊ югары җитештерүчәнлек белән эшләделәр. Хуҗалык амбарларына гәрәбәдәй 382 тонна көзге бодай кайтарылды. Бу очракта югары күрсәткечләр, ирешелгән уӊышларныӊ төп нигезе булып төгәл идарә итү алымнарыныӊ кулланылуы, һәр өлкәдә җитәкче, белгеч һәм башкаручыларныӊ эшне җаваплылык тоеп башкаруы тора. Бу елда игенчелектә аларныӊ алдында торган бурычлар шактый катлаулы - 2123 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласы бар. Иӊ зур мәйданда арпа культурасы чәчелгән, анысын 612 гектарда иккәннәр. Басуларыныӊ пөхтәлек белән эшкәртелүен, игеннәрне тиешенчә тәрбияләүләре турында газета битләребездә даими яктыртып килдек, инде менә аларныӊ максатчан эшләренеӊ нәтиҗәсе беренче кайткан мул икмәк олауларында күренә. 209 гектарда булган көзге бодай уӊышы белән сөендерә, гектарыннан 55-60 центнер уӊыш алабыз, ди йөзенә чыккан куанычын яшермичә 41нче җәен урып-җыюда үткәрүче Рәфкать Шәрәфетдинов. Күпләргә «Комбат» кушаматы белән таныш Рәфкать ага бу елда да хуҗалык рәисенеӊ урып-җыюда катнашырга дигән тәкъдимен шатланып кабул итә, хезмәтеӊ һәм тәҗрибәӊ булгач, үзеӊне кешеләргә кирәк икәнеӊне тоясыӊ, ди ул. 70 елларда «Ипатовский метод» дигән ысул белән урып-җыюны оештырырга кушалар иде, менә хәзер 40 елдан соӊ өстән кушмыйча, тиешлеген аӊлап, бу ысулны киӊ кулланабыз, дип әӊгәмәне дәвам итте.

Дөрестән дә, иген тезмәләре комбайн аша җир өстенә ятуга, аны трактор артына тагылган җайланма аша үткәреп, рулонга төреп саклау урыннарына озаталар.

Басу бушап калуга «БДМ» агрегаты таккан яӊа «К-700» тракторы җирне инде эшкәртеп тә бара. Яшь механизатор Евгений Петровка зур ышаныч күрсәтеп, куәтле техниканы ышанып тапшырганнар. Егет үзе дә сенаж салганда тырышып эшләгән, менә хәзер басуда да тракторыныӊ йөрешенә күз иярми. 70 гектарлы басуда мин санаганда 20 дән артык техника кырмыскадай мәш килә иде.

6 комбайн уракка төшкән, барысы да төзек. Бер комбайнга урып-җыю чорында уртача 500 гектарга якын мәйданда эшне башкарырга туры киләчәк. Комбайнчыларныӊ һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, мәсәлән, Сәлим Вафин 71 яшен тутырып килсә дә, штурвал артында. Заманында нинди генә техникада эшләмәдем, комбайнчы булып 26 сезонны башладым, ди ул. Аныӊ таянычы - бер улы үзендә ярдәмче булып эшли, икенче улы Азат хуҗалыкныӊ булдырып эшли торган шоферы - «Камаз»да. Әле генә алар гөрләтеп туй ясаганнар, күрше удмурт авылыннан үзләре шикелле үк эшчән гаиләдән кыз алганнар. 4 комбайн көзге бодайныӊ «Льговская-4» сортлысын суктырса, ике комбайнны арпага куйганнар. Нигә бүлгәләргә уйладыгыз, дигәнгә, хуҗалыкныӊ баш агрономы Сергей Макаров, амбар хуҗалыгын тулы куәтенә эшләтү, ашлык киптерү агрегатларын буш тотмас өчен, дип аӊлатты. Сергей Анатольевич районныӊ тәҗрибәле баш агрономнарыныӊ берсе, 20 елдан артык шушы урында. Гаиләсе турында да сорашып алдык: тормыш иптәше Ольга белән 3 кыз үстерәләр икән, берсе икътисадчы булып калада эшли, уртанчылары Казан мәдәният институтында белем ала, ә кечеләре балалар бакчасында тәрбияләнә.

Хәзергә хуҗалык комбайнчылары арасында алдынгы урында Гадил Хәкимов экипажы бара. Ул 9 август көнне 750 центнер ашлык суктырып алган, урып-җыю башыннан барлыгы 1446 центнер бөртеклеләрне амбарга озаткан. «Кичә төнге 11гә кадәр эшләдек, өч мәртәбә ашаталар, уӊыш куандыра, комбайн гына ватылмасын, эшләүнеӊ бернинди авырлыгы юк аныӊ», - ди 21 ел комбайнчы тәҗрибәсе булган Гадил Хәкимов. Юрий Шерстов, Сергей Степановлар суктыруда бер меӊ центнер чиген инде узганнар, Семен Петров һәм Расих Кашапов комбайннары да алардан калышмаска тырышып, басуларны иӊли. Комбайнчылар белән беррәттән хуҗалыкныӊ ике «Магдон»ы урып-җыюда катнаша, алар турыдан-туры суктырып алу мөмкинлеге булмаганда игеннәрне теземнәргә салалар. Илфар Исмәгыйлев һәм Сергей Апаков бергәләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр, комбайннарга эшне уӊайлы итү һәм икмәк әрәм-шәрәм булмасын өчен басу кырыйларын егып чыгарга да өлгергәннәр.

Ашлыкны хәзергә 5 машина амбарга ташып бара. Ике «КамАЗ» машинасы басу уртасында ашлык төяргә чират көткәндә тиз генә сөйләшеп алабыз. Олег Николаев 22 ел хуҗалыкта шофер булып эшли, 2010 елдан «КамАЗ» машинасында. Тормыш юлдашы Ирина фермада терлекче, олы балалары - егетне профлицей бетергәч, яз көне армия сафларына озатканнар, кызлары 9 классны тәмамлаган. Владимир Макаров армия сафларыннан кайткач, 1985 елдан хуҗалыкныӊ алыштыргысыз шоферы, бу «КамАЗ»ына 1994 елда утырган. - Мин инде ике тапкыр бабай булырга да өлгердем, - дип матур гына елмаеп, сөенечле хәбәрен җиткерде ул. Сергей Петров «Зил-130», ә Николай Константинов һәм Лев Николаев «Газ-53» машинасы белән бөртек ташыйлар. Җитәкчеләр, саламнарны рулонлап баручы тырыш егетләр Виталий Шадров, Александр Прокопьев, Айдар Хәбибуллиннарны мактап телгә алдылар, булсынга эшлиләр алар, дип аерым күрсәтүне үтенделәр. Тыл өчен җавап бирүче «Комбат» Рәфкать ага пешекчеләрнеӊ дә хезмәте мактауга лаеклы икәнен искәртеп узды. Салынган теземнәрне суктыручы комбайннарда эшләүчеләргә өч, турыдан-туры суктыруда катнашучыларга ике ашауны төрләндерергә дә, тиешенчә әзерләргә дә бик осталык кирәк, ди ул. Менә шулай бер бөтен, бер йодрык булып эшлиләр бу хуҗалыкта. Барлык эшләрне оештыруныӊ төп җаваплылыгын үз җилкәсендә тартучы, һәр юнәлешнеӊ эшен көйләп баручы хуҗалык рәисе Рамил Гыйльмуллин турында белгечләр һәм гади механизаторлар аерым ихтирам хисләре белән телгә алалар, әйтелгән сүзләрнеӊ ихластан икәне һәр әңгәмәдәшнеӊ йөзендә чагыла. Шулай аӊлашып, үзара киӊәшләшеп, шатлыкларны бүлешеп, авырлыкларны бергә җиӊеп эшләргә язсын «Дуслык»лыларга.
«Дуслык» җәмгыятенең иң алдынгы комбайнчысы, беренче урында баручы Гадил Хәкимов ярдәмчесе - улы Гамил белән.

71 яшьлек Сәлим Вафин, 41нче елын басуда үткәрүче Рәфкать Шәрәфетдинов, баш агроном Сергей Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250