Хезмәт

Тырмалыйбыз

Чәчүлекләрне тәрбияләү эшләре мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Чәчелгән җирләрне тырмалау да кичектергесез эшләрдән санала. «Татарстан» җәмгыятендә әлеге җаваплы вазыйфа Ришат Сатта-ровка йөкләнгән. «МТЗ-1221» тракторы хуҗасы 533 гектар җирне тырмалаган. Ә «Бөрбаш»та чүп үләннәре белән Хәниф Гарифуллин «көрәшә». Уңган механизатор исәбендә бүген 330 гектар тырмаланган җир.
«Татарстан»да чәчүлекләрне тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 800 гектар мәйданга, ә «Бөрбаш»та исә андый мәйданнар 900 гектарга җитә. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: