Төзек тракторда «төзек» механизатор йөрергә тиеш (+фоторепортаж)
Күрше районнардан килгән техник күзәтчелек инспекторлары, хужалыкларныӊ баш инженерлары Бөрбаш хуҗалыгы техникаларының хәзерлеген җентекләп тикшерделәр. Тулырак язмабызда.
Районда 20 марттан, куелган план нигезендә күмәк хужалыкларда тракторларга техник карау үткәрелә башлады.
Соӊгы еллада бу күләмле эш «Яӊа тормыш» хужалыгы машина-трактор паркынан башлана иде. Агымдагы елда бу традицияне бозып, районда техник карауны бөрбашлылар башлап җибәрде. Күрше районнардан килгән техник күзәтчелек инспекторлары, хужалыкларныӊ баш инженерлары, җирле мехнизаторларныӊ җыелышы һәркем өчен файдалы булды.
Район ЮХИДИ җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов үзенеӊ чыгышында рейска чыгар алдыннан тракторчыларныӊ даими медицина күзәтүе үтүләрен тәэмин итәргә чакырды. Төзек тракторда «төзек» механизатор йөрергә тиеш, диде ул. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин исә авылларда рәсми рәвештә исәпкә алынмаган техника күп булуын искәртте, бу турыдан-туры юл куркынычсызлыгы белән дә бәйле, дип белдерде.
Техник карау күмәк хужалыкларда 17 апрель көнне «Дуслык» хужалыгында тәмамланырга тиеш.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев