Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Төзиләр, эшлиләр, үстерәләр

Менә бу юлы да хуҗалыкка баргач, ферма территориясендә төзелеп килүче корылманы күреп, биредә тагын да зураерга уйлыйлар икән, бу терлек башы арттыру белән беррәттән, яңа эш урыннары да булдыру дигән сүз бит дип уйлап куйдым.

“Булдырабыз” дип эшләүчеләр

Терлекчелек белән игенчелек бер-берсенә нык бәйләнгән. “Кызыл юл” хуҗалыгы һәр тармакта барлык көчне куеп, бары шул очракта гына югары үсешкә ирешеп буласын аңлап эш йөртә. Игеннәренең, кукурузның башка еллардагыга караганда уңышны артыграк бирүендә елның уңышлы килүе дә, акча жәлләмичә заманча алымнар белән эшләве дә нәтиҗә биргәндер. Алар хакында инде без яздык, ә бүген сүзебез терлекчелек тармагы турында. “Кызыл юл” хуҗалыгының Чутай, Нөнәгәр, Комзавод авылларында берничә фермасы урнашкан. Терлекчелек бухгалтеры Рәйсә Габделганиева һәрбер тармакның нәтиҗәле эшләвен әйтеп, “Терлекчеләребезнең һәркайсы бик тәҗрибәле, тырыш, уңган. Сыер савучы булсынмы, бозау караучымы – бары рәхмәт сүзләре генә әйтергә мөмкин”, дип ассызыклады.

Буаз таналар белән эшләүче Нөнәгәр фермасында бүгенге көндә маллар саны күп түгел, сәбәбе – бозаулауларына 2 ай вакыт калгач таналарның Чутай авылында урнашкан бозаулату фермасына күчерелүе. Ә бирегә алар урынына Комзаводтан 1 яшьтән югары каплату вакыты җиткән таналар китерелә. Аларга җаваплы кеше – ясалма орлыкландыру технигы Гөлнара Низамиева. Гөлнара ханым белән әлеге фермада бер эштән дә курыкмый торган Әмир Шакиров һәм Самат Әсхадуллин эшли. Аларга таналарны ашату, тиресләрен чыгару, биредә булган берничә атны тәрбияләү эшләре йөкләнгән.

Комзавод авылында 6 айдан югары яшьтәге 455 баш үгез һәм таналар асрала. Әлеге ферма белән Габделхаков Габдерәфыйк мөдирлек итә. Таналарны биредә Гадел Гатауллин, үгезләрне Рафаэль Исламов карый. Монда әле 65 баш ат та бар, Рафаэль ул малкайларны да тәрбияли. Бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсе белән генә лаеклы хезмәт хакына да, кызыксындыру чараларына да лаек булып була, диләр биредә эшләүчеләр.

 

1000 башка артачаклар

Чутайда исә ике төрле фермалары бар. Берсен – мегаферма, икенчесен иске ферма дип атап йөртәләр. Территориядә яңадан бер ферма сафка басып килә. Киләчәктә биредә 1000 башка исәпләнгән ферма булачак. Савым сыерлары өчен дип салына торган әлеге фермага Киров, Владимир, Псков өлкәләреннән барлыгы 122 баш нәселле таналар алып кайтканнар. Мегаферманың үз тегермәне булсын дип, анысын да эшли башлаганнар. Чөнки моңарчы башка фермадан ташып ашатканнар. Шулай ук киләчәктә биредә бозаулату бүлеге дә салыначак. Эшлим дигән кеше мөмкинлеген дә таба, эшен дә башкара шул.

Мегафермада бүгенге көндә 710 баш терлек бар, аларга савым сыерлары һәм буаз таналар керә. Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләргә ихластан сокланам. Ә биредә нәкъ тә шундыйлар хезмәт куя – Гөлнара Ибраһимова, Гөлнар Фәләхетдинова, Нурсия Рамазанова, Рамилә Закирова, Гөлназ Нотфуллина, Эльмира Мөхәммәтҗанова. Малларның баш саны артканлык белән эш ике сменада оештырылган, беренче сменада оператор булып Әнәс Ризванов эшләсә, икенче савым Алмаз Сафиуллин җитәкчелеге астында башкарыла. Фермага азыкны Рафил Әсхәтов кертә. Биредә эшләрне җайга салучы – ферма мөдире хезмәтен дә, зоотехникныкын да алып баручы Илшат Шакиров. Янә иң кирәкле хезмәтләр – маллар табибы эшен һәм лаборантлыкны Рафил Әхмәтханов белән Раушания Әсхәтҗановалар эшли. Раушания ханым Чутайдагы ике фермадан да сөтне дәүләткә җибәрүгә җаваплы хезмәткәр. Әлеге фермада көнлек 21500 килограмм сөт савылып, барысы да дәүләткә тапшырылып бара.

 

Саннар күпне сөйли

Икенче фермада савым, раздой, бозаулату бүлеге, 6 айга кадәрге кечкенә бозаулар тора. 850 баш терлек тупланган әлеге ферма белән Вәсилә Мөхәммәтҗанова мөдирлек итә. Терлекчелекнең киләчәге – таза, нык бозауларда. Шушы җаваплы эшләрне биредә түбәндәге ханымнар башкара: бозаулату бүлегендә – Эльмира Галимуллина, Тәнвирә Галәлетдинова, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүдә – Вера Семенова, Рәмзия Шәехзаманова, Рабига Шәяхмәтова. Сыер савучылар элек-электән авыл җирендә иң кирәкле дә, иң хөрмәтле дә хезмәт. Авыл халкы йокысыннан уянганчы алар инде эш урыннарында булып, башкалар эшкә җыенганда хезмәтләрен тәмамлап, өйләренә кайтырга чыгалар. Гаиләләрендә дә тырыш хуҗабикә, һәрнәрсәне зур тырышлык белән башкаралар. “Кызыл юл”дагы сыер савучылар – Ризилә Гайфетдинова, Раушания Фазылҗанова, Миләүшә Нургалиева, Ләйсән Закирова, Ләйсән Габделхәева, Әлфия Җамалиева, Резеда Әхмәтшина, Фәридә Шәяхмәтова, Гөлнара Хәйруллина да олуг мактауга лаеклар. Алар көндәлек 6470 килограмм сөт савып алалар. Тегермәндә эшләүче Рамил Хөрмәтуллин һәм Илнар Фәләхетдиновның хезмәте дә зур җаваплылык сорый. Тегермәнчеләр шуны аңлап, тырышып хезмәт куялар.

Бары тик бердәм булып, эшкә бертөрле җаваплы караганда гына һәрбер җирдә саннар үсешне күрсәтәчәк. Менә әлеге ферма буенча алган саннар да күпне сөйли... Терлекләрдәге артым узган елгы белән чагыштырганда бик әйбәт. 9 айлык нәтиҗәләр буенча карасак, быел 1130 центнер артым алганнар, тәүлеклеге 940 грамм. Узган елның шушы чорында гомуми артым 1080 центнер булып, тәүлек артымнары 817 грамм булган. Бозаулар үз вакытында тиешенчә ашатылмаса һәм әйбәт тәрбия күрмәсә, яхшы үрчем алып булмаячагы терлекчеләргә яхшы билгеле. Шуңа күрә дә фермада бозауларның авырлыкларын күпмегә арттыруларын төгәл контрольдә тоталар. 2019 елда 589 бозау туса, быел 688 туган. Әлеге саннарның әйбәт булуында баш мал табибы Рәис Нигәмәтшин, ясалма орлыкландыру технигы Гөлнара Низамиева һәм “Селэкс” программасы буенча эшләп, авырган малларны вакытында күреп, нәселле терлек үрчетүдә үз көчен куйган Римма Закированың хезмәте югары дип мактадылар хуҗалыкта. Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган фидакарь авыл хезмәтчәннәренең һәркайсына рәхмәт сүзләре ирештерәсе килә. Алар гаилә табынын гына түгел, ил табынын да баетучылар бит.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек мегаферма ферма