Хезмәт

Уен эш түгел яки умарта кортлары хакында

Умарта корты чагу төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Берәүләр аны җиңел кичерә, ә икенчеләрдә ул көчле аллергия китереп чыгарып, анафилактик шок ясарга мөмкин.

Табиблар билгеләп узганча, бал корты агуында файдалы элементлар белән бергә, аллергия уята торган, тукымаларны зарарлаучы, нерв системасын ярсыта торган башка матдәләр дә бар.

– Күпләр үзләренең бакча кишәрлекләрендә умарта кортлары тота, бу аларның милке һәм алар анда теләсә нәрсә эшли алалар дип уйлыйлар һәм шуның белән күршеләренә уңайсызлыклар да тудыралар. Әмма бүгенге көндә һәр эшчәнлекнең регламентлаштырылган булуын һәм әлеге кагыйдә умарта тотучыларны да читләп үтмәвен истә тотарга кирәк. Ветеринария кагыйдәләре нигезендә, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырырга ярамый. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри, – ди Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге ветеринария инспекциясе җитәкчесе Илгизәр Гарипов.

100 квадрат метр җир мәйданында умарта оялары икедән дә артык булмаска тиеш. Кортлар белән барлык эшләрне дә «дымарь» кулланып кына эшләргә тәкъдим ителә. Шәхси хуҗалыкларда бары тыныч токымлы кортлар гына тоту рөхсәт ителгән (Башкорт, Карпат, Соры таулы Кавказ һ.б.). Шулай ук бал кортлары йогышлы, паразитар авыруларга каршы тикшерүләр үткән булырга һәм бу мәгълүматлар яӊа үрнәктәге умартачылык паспортына язылган булырга тиеш. Бары тик шулар нигезендә генә умарта ояларын күчерү, умарталарны һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Иӊ әһәмиятлесе, торак пунктларда умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр район ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп, инструктаж үтеп, таныклык (умарталык паспорты) алырга тиеш. Умарта тоту буенча таләпләрне бозучыларны җаваплылыкка тарту каралган.

Бал корты чакканда кешеләр табибларга сирәк мөрәҗәгать итәләр. Янәсе, бал корты чаккан урын кызара һәм бераз шешә генә. Әмма аллергия авыруы озак дәвам иткән кешеләр өчен умарта агуы бик куркыныч. Умарта тешләгәннән соң артериаль кан басымы түбәнәергә, сулыш органнары ялкынсынырга һәм үпкәләр кысылырга (Квинкс ялкынсынуы) мөмкин, медицина ярдәме вакытында күрсәтелмәсә, кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Шуңа да бал корты чакканнан соң шунда ук саклык белән генә угын алырга, спирт белән эшкәртергә, салкын әйбер куярга һәм табиб яки фельдшерга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шушы көннәрдә Казан шәһәреннән Балтачыбызга кунакка кайткан Миләүшә умарта корты чагып чак кына үлемнән кала. “Умарта корты Салкын чишмә янында чакты. Тиз генә суд приставлары бинасына кердем. Биредә миңа беренче ярдәм күрсәттеләр һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырттылар. Ярый әле алар булды. Миңа ярдәм кулы сузган суд һәм суд приставлары хезмәткәрләренә, “Ашыгыч ярдәм” бүлеге кызларына зур рәхмәт”, ди ул.

Әгәр дә сез умарта кортыннан зыян күрсәгез, курыкмыйча «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать итә аласыз. Гаризага медицина белешмәсен беркетергә кирәк. Нәтиҗәдә, прокуратура белән киңәшкәннән соң, «Роспотребнадзор» белгечләре тикшерү үткәрәчәк.
Умарта корты чагу уен эш түгел, кайберәүләр өчен ул үлем белән тәмамланырга да мөмкин. Сак булыйк, сакланыйк!

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 июнь 2020 - 05:22
    Без имени
    ай яй,вообще бал кортлары тотсан,купме чиновникны туйдырырга кирэк