Укымый калмадыгызмы? Симез сыер асраганчы... сигез сыер асра
Күп еллар Кариле авылында хат ташучы булып эшләде Рәйсә. Үз эшенең чын остасы иде. “Өйдән-өйгә” дигән акция уңаеннан бер елны ул хезмәт күрсәтә торган участокта булырга, аның ничек эшләве белән якыннан танышырга туры килде.
Дөрес язмагансыз, халык мәкале киресенчә: “Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра ди бит”, – дияргә ашыкмагыз. Заманга карап үзгәргән халык мәкальләренең берсе бу. Бүген сыерның симезлеге түгел, күп сөт бирүе мөһим. Хәер, язмам геройлары бит нәкъ менә сигез сыер асрый, алар белән танышкач, нәтиҗәне үзегез дә ясый аласыз.
Күп еллар Кариле авылында хат ташучы булып эшләде Рәйсә. Үз эшенең чын остасы иде. “Өйдән-өйгә” дигән акция уңаеннан бер елны ул хезмәт күрсәтә торган участокта булырга, аның ничек эшләве белән якыннан танышырга туры килде. Җитезлегенә, һәр кеше белән күңеленә үтеп керердәй итеп сөйләшүенә, һәр өйдә көтеп алынган кунактай каршы алуларына чын-чыннан сокланган идем. Берчакны ишетәм, Рәйсәләр үз хуҗалыгында күпләп терлек асрый башлаганнар да, хат ташучы эшеннән туктаган икән, диләр. Болай да күп асрыйлар иде бит, дип уйлаган идем ул чакта...
–Дөрестән дә, бик күп еллар ике сыер, күп итеп үгезләр асрадык, аннан соң, җайлап-җайлап сыерларны өчкә, бишкә җиткердек, – дип сөйли Рәйсә. – Уйлаштык та, зур итеп өр-яңа абзар-кура төзергә булдык. Банктан ссуда алып, төзеп бетерә идек, авыл җирлегеннән хәзер бит шундый программалар бар, әйдәгез, шунда катнашыгыз, хөкүмәт тә ярдәм итә бит диделәр. Башта әле икеләндек, мәшәкате күп булыр, әллә никадәр документ җыярга кушарлар дигән идек, аннан тәвәккәлләдек. Авыл җирлегеннән дә бик булыштылар. Ул чакта бирелгән 200 мең сум акча белән ссуданың бер өлешен капладык. Һәм сыерларны сигезгә җиткердек.
Җиткердек, дип әйткәндә бик җайлы, тиз кебек кенә күренсә дә, сатып алдың, эш бетте түгел. Мал асраган кеше белә: хәзер сыерларда да мең төрле чир. Кайсы чирли, кайсы буазланмый, кайсы холыксыз, кайсы сөтсез дигәндәй... Юньле сыерга тап булуы ансат кына түгел. “Үзебезнең сөтле сыерларның тана бозауларын да калдырдык, бу очракта да бит ике ел көтәргә кирәк, башка районнардан, төбәкләрдән дә эзләдек – бер чорда гел алыштырырга туры килде, – дип дәвам итә Рәйсә. – Шуңа хәзер гел ике тананы резервта кебек тотабыз. Сыерлар әйбәт кенә булса, өстәмә булып кереп китәрләр, кинәт кенә алыштырасы булса, әзер торыр дибез”...
Бүген Йосыповлар күбрәк сөт юнәлешендә эшли. Үгезләрне берничәне генә симертәләр, күбесен өч айга кадәр үстерәләр дә, саталар. Аларны сораучы бик күп, диләр. Аңлашыла да, сөткә бәя соңгы елларда тотрыклы булды, җәен дә сизелерлек югары торды шул. “Сөткә бәяләр төшкәнгә бик борчылдыгызмы?” – дип сорыйм Рәйсәдән.
–Әй, нәрсәгә борчыласың! Бәяләр моңарчы да гел уйнап торды инде ул. Әнә, бүген үк инде аларны ничек тә күтәрергә дип сөйләшә башладылар, үзгәрми калмас. Иң мөһиме, үзебез дә, маллар да исән-сау булып, эшләргә язсын, – ди ул.
Ә эштән курыкмый Йосыповлар. Капка төпләреннән үк инде бу йортта уңган-булган, тырыш кешеләр яшәгәне күренеп тора. Барысы да үз куллары белән булдырылган матурлык, төзеклек. Гаилә башлыгы Рафаэльнең кулыннан килмәгән эше юк. Матурлык дигәндә данлыклы дизайнерларың белән ярышырлык сәләт бирелгән Рәйсә идеяләрне биреп кенә тора. Иртә яздан кара көзгә кадәр аларга килсәгез, ышанып әйтәм, капканы ачып керүгә күз алдында барлыкка килгән манзараны күреп, телдән калачаксыз. Андагы чәчәк, андагы куак, үзгәлек...
Хәтта яшелчә түтәлләре дә матурлык өлгесе. Ышанып әйтәм, районда иң матур каралты дигән бәйге үткәрелсә, Йосыповлар һичшиксез җиңүче булачак! Кечкенәдән эшләп үскән уллары Ранил белән Райнур да (әле үз хуҗалыкларында әти-әниләренә булышу гына түгел, мәктәптә укыган чакларында шәхси эшмәкәргә барып, төзелеш материаллары төяү-бушатуда да эшләгән егетләр), билгеле, бу эшләрнең берсеннән дә читтә кала алмый. Бер генә кеше моның кадәр матурлыкны тудырып та, саклап та булмый – монысы хак.
Ай саен сигезәр көн көтү генә көтә бу гаилә, чөнки Кариледә сыерлар бик аз. Ә сыерларны көтүдә йөртү хуҗалар өчен дә, терлекләр өчен дә уңай. “Көтүлек өчен урын иркен, ашатырга бар, көтүгә чыгарга яратам мин. Кырда бөтен җаның ял итеп кайта”, – ди Рафаэль.
Көн саен иртән сәгать дүрттә торуны да, шуның кадәр малны карап, асларын җыештырып, савып, иртәнге алтыга инде бер кат эшләрен тәмамлап, сөт тапшыруларын да, терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләрен дә ничектер җайлы, рәхәт итеп кенә сөйли алар. Хәер, авырсынсалар, үзләре теләп бу кадәр эшкә алынмаслар да иде. Әнә бит, Балтачта үскән, моңа кадәр сыерлар янында йөрмәгән киленнәре Гөлназ да бик яратып маллар янында кайнаша.
Үткән ел көз көне Арчада үткән республика күләмендәге күчмә киңәшмәдә Йосыповларга “Иң яхшы ярдәмче хуҗалык” буларак, җиңүче дипломы һәм илле мең сум акча да бирелгән. “Хөкүмәттән ике тапкыр ярдәм алдык, икесе дә бик вакытлы булды, рәхмәттән башка сүз юк”, – ди алар.
Күрегез, танышыгыз әле: уңган Йосыповларның бакчасы, ишегаллары җәен менә шушындый сихри бер дөньяга әйләнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев