Хезмәт

Ул чакта яз иде...

Яз көне кыр эшләренең кызып килгән чорында рәсемгә төшергән идем аларны. Без килгәндә «МТЗ-82» тракторына тагылган агрегат белән кукуруз чәчәләр иде.

Бүген «Яңа тормыш» хуҗалыгының тәҗрибәле механизаторы Рәшит Әсхәдуллин мал азыгы хәзерләүдә нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Пенсиягә китәренә берничә елы гына калган остага хуҗалык җитәкчесенең дә, белгечләрнең дә ышанычы зур. Ул булган басуда эшнең көйле баруына шикләнмиләр. Әнә кукуруз чәчкән вакытта бергә эшләгән Нормадагы училищеда укучы өйрәнчеге Булат Мөдәрисов та бик канәгать остазыннан. Хәзер Рәшит Әсхәдуллин бер карыйсың печән өчен үлән таратып йөри, икенче караганда инде тракторына пресслагыч таккан була. Әйбәт түлиләр дип Борнактан Яңгулга чыгып эшләүче Булатның әтисе Мансур Мөдәррисов язгы кыр эшләре тәмамлангач, чираттагы ялыннан соң урып-җыюда катнашачак комбайнын ремонтлый.
«Яңа тормыш» җәмгыятенең алдынгы механизаторы Мәсхүт Мөхәммәтгалиев та язгы кырда нәтиҗәле эш күрсәткән иде. Хәзер терлек азыгы хәзерләүчеләрнең алгы сафында. Хуҗалыкта 300 гектарлап мәйданда үләннәрне печәнгә чапканнар. 280 тоннага якын печән хәзерләгәннәр. Сенаж хәзерләү темпы арта бара.
Агроном Илгиз Заһидуллин күпьеллык үлән басуларының торышына ел саен зур игътибар бирә, искерә башлаганнары яңартыша, ашламаларны да нәкъ үсеш чорында белеп кертүне оештыргач, масса калын чыга. Шуңа күрә сенаж хәзерләүдә эшләүчеләрнең күңелләре көр, кышлыкка терлек азыгы запасы көнләп арта бара.
«Яңа тормыш»та чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәргә, корткычларга каршы чаралар үткәрү дә көнүзәгендә тора. Барлык сабан культураларын да тиешле химикатлар белән бер кат эшкәртеп чыкканнар. Хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Альберт Хәйруллин башта бер кат чөгендер араларын эшкәрткән. Быел аны 6 гектарда гына игәргә уйлаганнар. Яхшылап тәрбияләп үстереп, шуннан да маллар рационына өстәмәгә әйбәт уңыш алып булыр диләр. Альберт «КРН-5,6» агрегаты белән 80 гектарда кукуруз арасын да йомшартып чыккан. Бәрәңге басуында да эш бара. Бу культураны тәрбияләп үстерү механизатор Айрат Гариповка йөкләнгән. Ул 40 гектар бәрәңге арасын эшкәрткән.
«Яңа тормыш»лылар маллар өчен витаминлы үләннәр, яфрак азыклар хәзерләүгә дә җитди карыйлар. Чөнки быел яңгырлар да бик көттереп кенә ява. Шуңа күрә кышын малга азык булырдай һәрнәрсәне запаслап кую бик кирәкле фалдыр.
Терлек азыклары җитештерүгә һәм әзерләүгә булган җитди караш ахыр чиктә терлекчелек күрсәткечләрендә чагыла. Бүген «Яңа тормыш» җәмгыятендә көн саен 10 тоннага якын сөт җитештерәләр. Аның 9 тоннага якыны дәүләткә сатыла. Бу узган елдагыдан шактыйга артык. Үз хуҗалыкларында мал тотучыларны да онытмыйлар. Терлекчелектә, игенчелектә эшләүчеләргә җәмгыять басуыннан әзерләп печән бирә башлаганнар. Бу максатка 60 тонна печән тотылган инде. Авылда башка өлкәдә эшләүчеләрне дә - җирле үзидарә, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек... онытмыйлар. Лаеклы ялдагы өлкәннәрнең терлекләренә дә печәннән өлеш чыгарыла.
Рәсемдә: гомере буе тракторда эшләп пенсиягә чыккан механизаторлар бик сирәк. Яңгулда яшәүче Рәшит Әсхәдуллин әлеге сирәкләрнең берсе. Аның 40 елдан артык стажы бар. Киләсе елга 60ын тутырачак. Ул бик яхшы остаз да, бик күпләргә эшли башлаган елларында нык ярдәм итте. Менә бу рәсемдә ул өйрәнчеге Булат Мөдәррисов белән.
Мәсхүт Мөхәммәтгалиев турында да шушы ук сүзләрне әйтеп булыр иде. Шулай ук иң өлкән һәм тәҗрибәле механизаторларның берсе. Өч дистә ел инде ул һәр язны шушылай кырда каршылый.
Яңгулга чыгып эшләүче Борнак кешесе Мансур Мөдәррисовның эшенә дә «Яңа тормыш» хуҗалыгы белгечләре югары бәя бирәләр.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотолары

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: