Умарта тотсаң
Күпчелек кешеләр бал кортларыныӊ чагуына игътибар бирми, чөнки бу кешенеӊ сәламәтлеге өчен файдалы дип санала, әмма кечкенә балалар һәм өлкәннәр арасында бал кортыныӊ чагуына аллергик реакция бирүчеләр аз түгел.
Хөрмәтле редакция! Узган җәйдә күршеләребез умарта кортлары тоту белән шөгыльләнә башлады. Әллә аларны караулары җитмәде, әллә бал аз төште, күршеләрнеӊ кечкенә бакчасына урнаштырылган 4 баш бал кортлары безне чагудан әллә ни еракка китә алмадылар. Җәйдә кунакка кайтасы оныкларым, «әби, без кайтсак, чага торган кортлар тагын киләме?», дип инде телефоннан сораштыра башладылар. Бал кортларын тотуныӊ тәртибе бардыр бит, шул турыда язып чыксагыз иде, бәлки укыгач, күршеләр бераз аӊларлар, дип мөрәҗәгать итә бистәдән газета укучыбыз.
Без исә бу сорауны Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге ветеринария инспекциясе җитәкчесе Илгизәр Гариповка бирдек:
«Узган ел Баш ветеринария идарәсенең ветеринария инспекциясенә 7 шикаять керде. Бал бирүче умарталарны тоту кагыйдәләрен бозган өчен умартачыларга беркетмәләр төзелде һәм штрафлар салынды.
Умарта ояларын торак җирләрдә урнаштыру мәсьәләсенә килгәндә, алар күршенеӊ җир чикләреннән кимендә өч метрдан да ераклыкта урнаштырылган булырга тиеш һәм һәр умарталыкның ветеринария-санитария паспорты булу зарури.
Күпчелек кешеләр бал кортларыныӊ чагуына игътибар бирми, чөнки бу кешенеӊ сәламәтлеге өчен файдалы дип санала, әмма кечкенә балалар һәм өлкәннәр арасында бал кортыныӊ чагуына аллергик реакция бирүчеләр аз түгел. Шуларны да истә тотып, дәүләт тарафыннан әлеге бөҗәкләрне торак пунктлар шартларында үрчетү һәм тоту өчен яӊа кагыйдәләр һәм закон нормалары кабул ителде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыныӊ 2016 елныӊ 19 май 194нче номерлы боерыгы нигезендә бал кортлары исәпкә алынырга һәм тәӊгәлләштерелергә тиеш. Ягъни, бал кортлары гаиләләренеӊ ничә булуына карамастан, умарталарның һәрберсенеӊ исәбе һәм паспорты булу мәҗбүри. Умарта оялары шәхси хуҗалыкларда күрше җир участогының чикләреннән 3 метрдан да ким булмаган ераклыкта яки ким дигәндә 2 метрлы тоташ койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. 100 м2 җир мәйданында умарта оялары икедән дә артык булу тыела. Кортлар белән барлык эшләрне дә «дымарь» кулланып кына эшләргә тәкъдим ителә. Шәхси хуҗалыкларда бары тыныч токымлы кортлар гына тоту рөхсәт ителгән (Башкорт, Карпат, Соры таулы Кавказ һ.б.). Шулай ук бал кортлары йогышлы, паразитар авыруларга каршы тикшерүләр үткән булырга һәм бу мәгълүматлар яӊа үрнәктәге умартачылык паспортына язылган булырга тиеш. Бары тик шулар нигезендә генә умарта ояларын күчерү, умарталарны һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Иӊ әһәмиятлесе, торак пунктларда умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр район ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп, инструктаж үтеп, таныклык (умарталык паспорты) алырга тиеш. Умарта тоту буенча таләпләрне бозучыларны җаваплылыкка тарту каралган».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев