Урак җитте, ындыр табагы әзерме?
“Татарстан” хуҗалыгында атна-ун көннән уракка төшәргә җыеналар
“Татарстан” җәмгыяте амбарында ел әйләнәсе кеше дә, эш тә өзелми.
– Амбарларыгыз тулысынча әзердер инде? – дим ындыр табагы мөдире Иңгел Мөхәммәтҗановка.
– Ул бит беренче ашлык кайткач кына тулысынча әзер була, – дип шаярта Иңгел. – Ни дәрәҗәдә әзерлек шул чакта күренә...
– Семинарга әзерләнәсезме әллә? – дип чираттагы соравымны бирәм, бөтен җирдә булган чисталык-тәртипкә шаккатып (өстәвенә, без килгәндә капка төпләрендәге үләннәрне тигезлиләр иде). “Офис” ролен үтәүче бинаның эче дә “ялт” иткән, юганнар, буяганнар...
– Эшкә керешкәнче барысын шулай бер кат тәртипләп чыгарга булдык, үзебезгә үк рәхәт, күңелле бит, – диделәр.
Аңлашыла да. Хәзер инде ындыр табаклары элекке кебек сезонлы гына эш урыны түгел. Ел әйләнәсе кеше дә, эш тә өзелми.
– Июнь аенда биредә 21 кеше эшләсә, июльдә инде 28 булдык, ел әйләнәсе 12 кеше хезмәт куя, – ди Иңгел. – Уникедән кимесә, эшкә зыян килә. Алты машинист, өч тегермәнче, шоферларга – ел әйләнәсе эш җитә... Ашлык кайтып торганда бит аны класска туры килерлек итеп, тиешенчә чистартып бетереп булмый, шуңа ноябрьләрдә кабат суыртабыз. Аларның тиешле таләпләргә туры килүе ачыклангач, орлыкларны сатуга әзерли башлыйбыз, капчыкларга тутырабыз. Аннан инде яз башында орлыкларны “җылыту”, араларына һава кертү өчен тагын суырту башлана. Бу эшкә март аенда тотынабыз, шунсыз өлгереп булмый.
Әле боларга көндәлек фермаларга 350 тонна чамасы фураж төятүне дә өстәргә кирәк. Анысын инде биредә эшкә дә санамыйлар, ул мәҗбүри, көндәлек эшләргә тиешле эш, диләр. Әлеге 350 тонна фураж әзер булсын өчен әллә ничә төрле ашлыкны тутырырга, тегермәнгә күчерергә кирәк. Елга күп тә түгел, аз да түгел 4200 тонна ашлык шушы максатка ындырдагылар кулы аша үтә. Чәчүгә 565 тонна орлык әзерләсәләр, 238 тоннасы сату өчен тутырылган.
Чәчү эшләре тәмамлануга инде ындыр табагында ремонт, яңа ашлыкны кабул итүгә әзерлек эшләре башлана. “Ел да 15 июньгә без бөтен машинистларны, ярдәмчеләрен комплектлаштырып бетерәбез, шулай гадәтләнгән, – ди Иңгел. – Эшләр өчен дә мөмкинлекләр бар. Ике “Польский”, бер АВМ, бер “ОБВ-160” дип аталучы киптергечләребез бар. Уртача дымлылык белән кайтканда тәүлегенә 200 тонна ашлыкны чистартып-киптереп урнаштыра алабыз. Бездә КЗСлар бик уңайлы урнашкан, ашлык транспортер буенча, линия буенча гына бара. Запас частьларга бернинди тоткарлык юк, быел гына 600 мең сумга якын запас частьлар алынды, берничә ел элек заманча аттыргыч алынган иде, егетләр булганын саклап, ремонтлап, тулы куәтенә эшләтергә тырыша”.
Иңгел үз янына үзе кебек үк зарланмый-сыкранмый, алдына карап эшли белә торган, бик бердәм коллектив туплаган. Суыруда эшләүчеләр өчен беренче ашлык кайтудан дүрт сменада эш оештырудагы, ә төп коллектив өчен озынайтылган ике смена эштәге авырлык-киеренкелекне йомшартырга, оныттырырга ярдәм итә торган үзара аңлашу һәм ярдәмләшү хас аларга. Иңгел белән бер көннән – 1996 елдан бирле ындыр табагында эшләүче Шамил Сибәгатуллин иң тәҗрибәле машинист. Абыйлы-энеле Илшат һәм Илһам Фатыйховлар, Рәсим Мөбарәкшин, Радик Бариев, Руслан Идиятуллиннар да күп еллардан бирле шушында хезмәт куя. Зөлфәт Латыйпов, Рамил Сибәгатуллин, тегермәнчеләр Дамир Фатыйхов, Гомәр Габделганиев, Илнур Дәүләтшин, машинист ярдәмчеләре Фәнзил Сәйфетдинов, Азат Зарипов, Марат Шакирҗанов, Рәйхан Латыйпов, Нурвил Дәминов, үлчәүдә эшләүче Илсөя Әшрәфҗановалар хезмәтеннән дә бик канәгать булып, мактап сөйләде Иңгел.
– Хәвеф-хәтәрсез, исән-сау эшләргә язсын, иң мөһиме шул, ә эштәге авырлык-кыенлыклар алар берни түгел, – ди ул. Коллективына ышанганга шулай ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев