Уртак тырышлык – сөенерлек нәтиҗә
Салавычның бозаулар фермасы белән таныштырганда, андагы күп кенә яңалыклар башка районнардан килгән белгечләрдә кызыксыну уятты. Нинди яңалыклар ул?
Сентябрь ахырында «Татарстан» җәмгыяте базасында зонара семинар-киңәшмә булып узган иде. Салавычның бозаулар фермасы белән таныштырганда, андагы күп кенә яңалыклар башка районнардан килгән белгечләрдә кызыксыну уятты. Нинди яңалыклар ул? Болар хакында хуҗалыкның баш зоотехнигы Ленар Мөхәммәтҗанов һәм ферма мөдире Илдар Фатыйхов белән сөйләшеп уздык.
Яңартылган торак
– Безнең кыш айларында бозаулар үлеме күбәйде, бозаулату төркемендә 150-200дән артык бозау иде. Тәрбия дә җитеп бетмәде, бөтен мал бер урында булганлыктан, гигиена таләпләрен дә үтәп бетерә алмадык. Шуннан соң киңәшләшеп, сыерлардан бушаган абзарларга реконструкция ясарга булдык. Һәрбер бозау-га аерым клетка эшләнде һәм индивидуаль бутылкалар алынды. Әлеге бутылкаларның берсе генә дә 4 мең сумга якын тора. Бу бутылкалар берничә төрле этап белән юыла һәм дезинфекция ясап куела. Без үзебезгә шундый максат куйдык – бозаулар сакланышы 99-100 процент булсын дип. Мондый ысул белән эшли башлаганнан соң, тьфу-тьфу, үлемнәр туктады. Кызлар да үз эшләрен намус белән башкаралар. Ике ай эчендә бер бозау үлеме дә булмый икән, бозау караучыларга премия каралган, – дип әлеге яңалыкны ничек кертеп җибәрүләре хакында сүзне башлады баш зоотехник.
– Реконструкция ясалган әлеге абзарларда башта сыерлар торган иде. Алар карусельле фермага күчерелгәннән соң тораклар бушап калды, – дип сүзгә кушылды ферма мөдире Илдар абый. – Уртак фикергә килеп монда кечкенә бозаулар өчен торак ясарга булдык. Бүгенге көндә бер абзарда 120 клетка, монда бозаулар 2 ай торалар, аннан соң икенче, югарырак группага күчәләр. 2 айга кадәр бозауларга көненә 6 литр сөт эчертәбез, престатер, үзебездә ясалган комбикорма һәм җылытып су бирәбез. Ике ай тулгач, һәрбер клетканы чистартып, юып, дезинфекцияләп, абзарны ял иттерәбез. Барлыгы андый 240 баш бозау бар, аларны Дания Сәйфелганиева белән Венера Мөбарәкшина тәрбияли, көнлек артымнары 848 граммны тәшкил итә.
Реконструкция вакытында сөт кухнясы да салып куйганнар. Анда сөт сыйдырышлыгы бер тонналык пастеризатор урнашкан. – Әлеге җайланмада сөтне 45 минут эчендә җылытып, бозауларга 38 градуста эчертәбез. Яңа туган бозауларга эчертә торган сөтне ат җигеп алып төшәбез. Әлеге эшне Илсур Галимҗанов башкара, – диде Илдар абый.
Бар мәгълүмат – колакта
Кеп-кечкенә бозауларның да колагы саен нәрсәләрдер тагылган. Элегрәк чорларда фермада эшләгән кешеләрне бирегә алып килсәң, алар абзар эчендәге климат-контрольне күреп шаккатар, ә колакка тагылган биркаларга гаҗәпләнер иде. Ләкин замана белән бергә атлап баручы хуҗалык, бүгенге көндә эштә уңайлыклар тудыра торган программа продукт белән эшли. Шунлык белән һәрбер бозауның колагына аерым бирка һәм шайбалар тагыла.
– Программалар күптөрле, без үзебезгә уңайлы булганнары белән эшлибез. Аның берсе – «Ревагро», икенчесе – «Афифарм», өченчесе – «Селэкс». Бозаулар колагындагы чиплар программага кертелгән, сканерлаганнан соң бөтен мәгълүмат күренә. Мәсәлән, анда чыга «Татарстан» җәмгыятенең шул-шул номерлы тана бозау, аның әнисе кем, әтисе кем, әнисе күпме сөт биргән, әтисенең әнисе күпме сөт биргән һәм башкалар. Бозауга 2 ай тулды һәм ул икенче группага күчте ди, анда күчкәч исәпкә алучы кызыбыз Гүзәл Хәтимова аны компьютерда 2-6 айлык бозаулар группасына күчерә, 6 ае тулгач 6-12 айлыкка күчерә, анда аны кем карый, ул шуның исеменә кереп утыра. Ягъни, туганнан алып, хуҗалыктан чыгып киткәнчегә кадәр бара шушы мәгълүматлар.
Күмәк хезмәт
2-6 айлык группасында үгезләр аерым, беренче ункөнлек эчендә туган тана бозаулар аерым, айның икенче ункөнлегендә туган тана бозаулар аерым тора икән. Малларга стартерлы азык һәм нык балансланган монокорм бирелә. Шулардан чыгып 950-980 грамм артым алалар. Бу абзарда Фәнил Хөрмәтуллин, Эльмира Гарифуллина һәм Налия Фәсхетдинова хезмәт куя. Әлеге торакларга салам кертү һәм тиресләрен чыгару эшләре Рамил Нәҗиповка йөкләнгән. Биредә дә кечкенә бозаулар торагындагы алымны кулланалар. Терлекләргә 6 ай тулгач, алар икенче абзарга күчерелә, аннан соң абзардагы тирес чыгарылып, дезинфекция ясала. 15-20 көннән соң ике ае тулган бозаулар яңадан кертелә.
6-12 айлык 637 бозауны да Фәнил Хөрмәтуллин, Эльмира Гарифуллина һәм Налия Фәсхетдиновалар карый. Биредә азыкны трактор белән кертәләр һәм бу эшне Илшат Һидиятов башкара.
Махсус орлык кулланыла
177 буаз һәм 130 каплатасы таналар Әнәс Хәбибуллин тәрбиясендә. Аларны 12 айлары тулгач һәм авырлыклары 380 килограмм булгач каплата башлыйлар икән. – Секцированный орлык белән эшлибез. Аннан 98 процент тана бозаулар гына туа. Таналарның барысы да шуның белән каплатылды. Җәй аеннан беренче лактациядән соң булган сыерларны да шуның белән каплата башладык. Каплатып утыз көн узганнан соң үзебездәге УЗИ аппараты белән буазлыгын карыйбыз һәм буазларын аерып алып, икенче загонга куябыз, – дип тагын бер эшләү алымын әйтеп үтте Илдар абый Фатыйхов.
Элеккеге мегаферма
2011 елда төзелгән сөтчелек комплексында да булырга туры килде, үзләре аны элеккеге мегаферма дип йөртәләр икән. – Биредәге ферма 500 башка исәпләнгән, бүгенге көндә анда 407 сыер бар. Биредә без бер сыердан 26 литр сөт савып алабыз. Монда 6 сыер савучыбыз эшли: Резеда Хәйруллина, Света Идиятуллина, Әлфинур Саттарова, Сәрия Саматова, Солтания Фатыйхова һәм Гөлия Хөрмәтуллина. Шулай ук саву залына кергәндә һәм чыкканда малларны куып торуда ике кеше хезмәт куя, алар Айрат Мөхәрләмов белән Рәйхан Хөрмәтуллин. Тиресне Дмитрий Иванов белән Фәнил Сәләхетдинов эттерәләр, аларга ярдәм итүче Фәнис Фатыйхов. Малларның аякларын, тоякларын карап торучы кеше – Илфат Фатыйхов. Без хәзер шундый алым да кулланабыз, һәрбер сыерның елга ике мәртәбә аякларын карап чыгабыз, авыртканнарын көтмибез. Шулай эшләп кенә без тояк авыруына каршы торырга өйрәндек. Бу урында маллар табибы Альнур Шәрәфетдиновның да тынгысыз хезмәте турында әйтү урынлы булыр.
Чабышкы атлар
17 баш чабышкы атыбыз бар, шуның бүгенге көндә бишесе Казан ипподромында тора, калганнары Салавыч фермасында. Безнең бу фермада бияләр генә, алар колынлагач, колыннарын 1 яшьтән соң Казан ипподромына өйрәтергә илтәбез. Мондагы атларны тәрбияләп тору, тренировкаларга йөртү Марсель Шәфигуллин белән Рәмис Галимҗановка йөкләнгән, ә Казандагыларын Рафис Сәмигуллин карый.
Илдар абый белән барлык торакларны карап йөргәндә ферма территориясендәге чисталыкка игътибар иттем. Бердәм көч белән ирешелгән нәтиҗә бу. Гомумән, биредә бар эшне дә бердәм башкарырга, проблемаларны бергә хәл итәргә тырышалар. Коллективны берләштерүче төп фактор булып та шул тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев