Хезмәт

Уҗым басуларында үсемлектәге төрле авыруларга, корткычларга, чүп-үләннәргә каршы эшкәртү эшләре бара

Районда план буенча 13070 гектарда көзге культуралар чәчелде. Алданрак чәчелгәннәре инде матур булып күтәрелеп килә.Хәзер аларны үсемлектәге төрле авыруларга, корткычларга, чүп үләннәргә каршы эшкәртү көн кадагында тора.

Тимирязев исемендәге хуҗалык механизаторлары 350 гектар уҗым басуларына көзге чебенгә каршы препарат сиптерделәр. Бу чараны «Бөрбаш», «Яңа тормыш», «Кама», «Труд», «Смәел», «Маяк» хуҗалыкларында да башладылар.
«Бөрбаш»та, «Якты юл»да, «Маяк»та карлы күгәрек авыруына каршы эшкәрттеләр. «Труд»та уҗым басуларының 350 гектарына чүп-үләннәргә каршы гербицид сиптерелде.
Фото: http://r61-agro.blogspot.ru/2013/11/blog-post_4244.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: