Вакыт безне, без вакытны ашыктырабыз бугай…
«Смәел» хуҗалыгында районның хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр, ветеринария табиблары катнашында зур практик киңәшмә булды.
2023 елны әле генә башлаган идек, шул арада аның өчтән бере узып та киткән. Районда терлекчелек өлкәсендә бу чорда нинди үзгәрешләр, хуҗалыкларда яңа икътисади вәзгыять шартларында идарә итүдә яңалыклар, терлекчелек фермаларында эшләр торышы, җитештерелә торган сөтнең сыйфатын яхшырту өлкәсендә күрелгән чаралар – болар турында «Смәел» хуҗалыгында районның хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр, ветеринария табиблары катнашында зур практик киңәшмә булды.
Хуҗалыкның мегафермасында башланган киңәшмәнең беренче өлеше бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләгә – җитештерелә торган сөтнең сыйфатына багышланды. «Смәел» хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров әйтүенчә, сөтнең сыйфатының барлык нечкәлекләре турында сөйләшергә яңа өлгереп киләбез бугай, моңарчы сөтнең күләме артып барганда, бу мәсьәләләр ничектер игьтибардан читтәрәк калды. Бүгенге көндә сатып алучылардан сөтнең сыйфатына куелган таләпләрнең кырыслануы бу өлкәгә икенче күзлектән карарга мәҗбүр итә, диде ул. Хуҗалыкның баш ветеринария табибы Фаил Мөхәммәдиев та үзенең чыгышында, фәнни яктан нигезләнеп, сөтнең сыйфатына төрле авыруларның, шул исәптән, савым сыерларында була торган мастит авыруының йогынтысы турында җентекләп тукталды. Савым сыерларының имчәкләрендәге ялкынсыну, ягъни соматик күзәнәкләрнең артуы сөтнең сыйфатына, сөтнең эшкәртелүенә турыдан-туры йогынты ясый. Соматик (үлгән) күзәнәкләрнең чагыштырмача күп булуы төрле факторларга, шул исәптән мастит авыруына бәйле. «Смәел» хуҗалыгында бу хәлнең китереп чыгармау өчен турыдан-туры авыру сыерларны дәвалауга, савым җиһазларының чисталыгына игътибар биргәннәр. Әмма бу гамәлләр генә күрсәткечләрнең яхшыруына китермәгән. Шуннан соң, бергәләп фикерләшкәч, сыерларны саву технологиясен яңадан карап чыгарга туры килгән. Сөтнең сыйфатын сауганнан соң түгел, нәкъ менә сыерны саву өчен аппаратка тоташтырыр алдыннан тикшереп, аның авыру түгелме, сөтнең сыйфаты таләпләргә туры киләме, шушы мәсьәләгә беренче игътибарны юнәлткәннәр. Практикада бу ничек булганын мегафермада сөт саву барышында килгән җитәкчеләр, белгечләр үз күзләре белән күрделәр. Хуҗалыкка Казан ветеринария академиясеннән практикага кайткан студентларның да бу эштә турыдан-туры катнашуы алар өчен дә файдалы булгандыр. Киңәшмәне алып барган район башлыгы Рамил Нотфуллин бу эшнең, шул исәптән «Смәел» хуҗалыгында алып барылганын киләчәктә башкарылачак күләмле һәм әһәмиятле юнәлешнең башы икәнен генә ассызыклады.
Сөт җитештерү район-ның, хуҗалыкларның икътисадын тотрыклы итүдә иң мөһим тармак икәнлеге киңәшмә барышында һәр белгеч чыгышында зур урын алып торды. Сөткә сатып алу бәяләренә без тәэсир итә алмыйбыз, әмма аның икътисадка китерә торган зыянын киметә алабыз, диде район башлыгы. Бу очракта бары сөт җитештерүне арттыру һәм аны сыйфатлы, югары бәядән сату гына безнең өчен кулай булачак икәнлеген ул кат-кат искәртте. Елның дүрт аенда күмәк хуҗалыкларда (шәхси хуҗалыклардан тыш) барлыгы 40545 тонна сөт җитештерелгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 3564 тоннага артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев