Хезмәт

Владимир Семенов: Механизаторлар солярка сата

Бүген Дорга авылы мәдәният йортында «Активист» хуҗалыгы һәм Куныр авыл җирлегенең еллык хисап җыелышлары булды.

«Игенчелек өчен уңышлы ел булды. Чәчүне оешкан төстә, кыска вакыт аралыгында башкарып чыгып, 16 майда төгәлләдек. Тырмалауны аз гектарда башкарабыз, иң зур кимчелегебез шул. Ашлама сатып алу һәм аны туфракка кертү эше аксый. Без бер гектар җиргә 34 кг ашлама кертсәк, район буенча бу күрсәткеч 53 кгны тәшкил итә. 21 гектар җирдә бәрәңге үстерелде, аңа да игътибар җитмәде ахры, чүп басты. Ахыр чиктә алынган уңышыбыз 114 центнерны тәшкил итеп, аннан да 9 мең сумлык кына табыш ала алдык. Соңгы елларда кукуруз культурасына игътибар артты. Акча кертә торган тагын бер культура рапсны быел да үстерергә уйлыйбыз. Клеверны үстерүне дә арттырырга планлаштырабыз, чөнки ул туфракны азотка баета. Һәрбер кимчелек, киткән хаталарда үземнең дә гаебем бар, таләпчәнлегем җитми. Шулай булмаганда ягулык тоту ел саен артыр иде мени? Эшләгән эш күләменә карап заправка ясау алымы безгә кермәде инде. Авылда шәхси тракторлар да бар, аларны тотучылар солярканы читтән алып кайтмый, үзебезнең механизаторлар сата», диде хуҗалык җитәкчесе. Гомумән, Владимир Семенов үз чыгышын тәнкыйди төстә алып барды, шулай да һәрбер эшләнелеп бетмәгән эшләреннән тыш, уңай якка үзгәреш булганнарын да ассызыклап үтте. Сүзен хуҗалык хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән төгәлләде.

«Активист»та барлыгы 1391 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 410ы савым сыеры. Аннан тыш хуҗалык ат һәм дуңгыз да асрый. Ел дәверендә 555 баш бозау алынып, 2356 тонна сөт һәм 232 тонна ит җитештерелгән. Баш саны кимемәсә дә, 2014 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү 342 кгга кимегән. Владимир Германович чыгышы вакытында налогларга, башка чыгымнарга да күпме акча тотылуын ассызыклап үтте.

Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин еллык эшләнгән эшләргә генә тукталып калмыйча, үзара салымнан кергән акчаларның нинди юнәлештә, күпме тотылуына да аңлатмалар биреп үтте. Аның чыгышыннан соң сораулар да байтак яңгырады. Дорга авылында яшәүчеләрне балалар өчен спорт мәйданчыгы булмау бик борчый икән, шулай ук бу яктагы юллар торышы мәсьәләсе дә күтәрелде, сулыклар елы булу уңаеннан Доргада плотина ясап булмасмы дигән сорау да яңгырады, мәктәп-балалар бакчасы комплексы салу да күз уңында тотылмасмы икән диелде.

Хисап җыелышында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев, эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Эльдар Сәгытдинов чыгышлары вакытында үз өлкәләрендәге яңалыклар белән таныштырып уздылар. ТР иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин террорчылыкның көчәюе һәм әлеге тискәре күренешләргә каршы тору буенча чаралар турында ассызыклап әйтте. Шулай ук ул республикада 2015 елда булган мөһим вакыйгалар белән дә таныштырып үтте.

Чараны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тәмамлады. Иң беренче чиратта ул хуҗалык җитәкчесенең доклады тәнкыйть белән ясалды диде. - Ашламасыз уңыш үстереп булмый, 1 центнер ашлама күпме уңыш биргәнен агроном белә. Ашлама туплау буенча эшлисегез бар, һич югында районның уртача күрсәткече белән тигезләшергә. Иң беренче чиратта җирдән уңыш алырга кирәк, булган әйберне сатып кына акча эшләп була. 9 меңлек кенә бәрәңге сатылды дидегез, хуҗалык бакчасыннан да аның кадәр генә сатыла бит. Дуңгызчылыкка килгәндә кирәкме ул сезгә? Ул сездә бар да түгел, юк та түгел, шуңа күрә уйлап бетерегез. Бүген сөйләшкәннәр онытылмасын иде, сездә сәләтле, эшчән халык яши, куелган бурычларны дөрес аңлап, үтәп чыгарсыз дип ышанам, - диде Рамил Рашитович.

Дорганың төзеклеге авыл кешесенең уңганлыгын гына түгел, ә хуҗалыкның ярдәме зур булуын да күрсәтә. Киләчәктә дә "Активист"ның уңышларын ишетеп сөенергә язар, ә бүгенгә булган чигенешләрне төзәтү өчен җитәкченең яшерен алымнары бардыр дип ышанып каласы килә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: