Хезмәт тәрбиясе мактаулы шәхесләр үстергән
Тимирязев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючы Камаловларны бик уңган нәсел, дип мактап узды җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов.
Тимирязев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючы Камаловларны бик уңган нәсел, дип мактап узды җәмгыять җитәкчесе Булат Исрафилов. Саланы калага алыштырмаган тырыш нәселнең һәрбер улы озак еллардан бирле хуҗалыкта эшләп, әти-әниләренең эшләрен дәвам итүчеләр булып торалар.
Чапшар авылына әлеге гаилә белән танышырга дип килгәч тә, иң зур трактор кайсы капка төбендә булса, шунысына барыгыз, дип юл күрсәттеләр безгә. Кечкенә генә гәүдәле Гөлсимә апа баскыч төбеннән үк каршы алып, йортка уздык. Үзе белән бергә яши торган улы Илшат абый да инде эштән кайткан иде. Озак та тормадылар тормыш иптәше белән Илнар абый килеп керделәр, алардан соң Гөлсимә апа белән Ильяс та төп нигезгә килделәр. Шунысы кызык, Гөлсимә апаның олы килене дә Гөлсимә, икесе дә хуҗалыкта эшләгән елларда ведомостька килен Гөлсимә апа турысына карандаш белән килен дип язып куя торган булганнар. Әлеге нәсел белән танышуыбыз Гөлсимә ападан башланды.
Гөлсимә Камалова төп чыгышы белән дә Чапшар кызы. Тормыш иптәше Нурулла абый белән алар 1971 елда гаилә корып, төп йортта яши башлыйлар.
— Мин бу йортка килен булып төшкәннән алып илле ел дәверендә әни белән яшәдек. Кайнанам бәйләргә оста иде, эштән буш вакытларында оекбаш, бияләйләр бәйли иде. Мин дә элегрәк бик бәйләдем инде, хәзер тоткан юк. Әни мәктәптә техничка булып эшли иде, ул өчтә төшеп китәр иде эшкә, биштә кайтыр иде, аннан мин фермага китәр идем. Шулай чиратлашып эшләдек.
Тормыш иптәшем Нурулла белән 52 ел тигез, тыныч, матур тормыш кичердек, — дип бер ел элек вафат булган Нурулла абыйны күз яшьләре белән искә алды әңгәмәдәшем. — 5 балага гомер бирдек. Олы улым Илгиз вафат булганга быел 5 ел булды. Илгиз улым да укып бетергәч Тимирязев хуҗалыгына эшкә кереп, механизатор булып эшләде, эшен бик яратып башкара иде. Мәктәптә укыган вакытларында ук әтисе янына дворга атлар карарга төшә иде. Әтисенә дә булыша, эшкә дә өйрәнде. Тормыш иптәше Гөлсимә белән ике бала үстерделәр. Гөлсимә дә килен булып килгәннән шушы колхозда эшләде. Башта бригадта йөрде, хәзер инде фермада сыер сава. Кызлары Казанда, мартта кияүгә чыга Аллаһы боерса, олысы Ильяс әнисе янында. 2016 елдан хуҗалыкта механизатор булып хезмәт куя. «МТЗ-1221» тракторы белән яздан көзгә кадәр басу эшләрендә катнаша, кыш көне фермаларда эшли. Бу бәхетле көннәрен әтиләре генә күрә алмады инде.
Икенче балабыз Илзия Көек авылы егетенә тормышка чыкты, Илфат кияү белән ике кыз үстереп, кызлары үз тормышларын кордылар. Өченче балабыз Илнар кечкенәдән кул арасына кереп үсте, барлык эшне дә эшли иде, хатын-кыз эше ир-атлар эше дип тормады, әле дә шулай. Тормыш иптәше Гөлнара белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Гөлнара килен булып килгәнче сыер сауды, хәзер икесе дә бозау карыйлар. Үзләре кебек балалары да эшчән. Илназ да укудан кайта да әти-әнисе янына фермага төшә. Булышам, ди. Яндагы улым, дүртенчесе, Илшат та колхозда эшли. Төпчегебез Илсөяр дә Көек авылына килен булып төште. Азат кияү белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар бөтенесе дә укыганда каникул вакытларында колхозда эшләделәр. Малайлар трактор, комбайнда, олы кызым колхоз ашханәсендә, кече кызым амбарда да эшләде, колхозда сарык йоны алганда иптәш кызлары белән йон ташып торалар иде. Кечкенәдән эшләп үстеләр. Без иртә китәбез, кич кайтабыз, балалар укудан кайтышка әбиләре эшне бүлеп куя иде. Нурулла да, Илгиз белән Илшат та гармунда бик матур уйныйлар иде. Илшат әле дә туганнар җыелгач, кулына гармун ала һәм уйнап, җырлашып утыралар.
Терлекчеләр гаиләсе
Илнар абый гаиләдә уртанчы бала. Абый апасы белән бергә чишмәдән суын да ташып, утынын кисеп, ярып, малларны карап, әти-әнисенә йорт тирәсендәге эшләрне җиңеләйтеп, тырыш хезмәттә үскән. Армия сафларына барып кайтканнан соң җиде ел урманда эшли әңгәмәдәшем, аннан соң колхозга эшкә керә. Бүгенге көндә ул фермада тормыш иптәше Гөлнара белән терлекче булып эшли — бозаулар карый.
— Иртәнге сәгать өчтә эшкә китәм. Ашауны фермага кадәр трактор белән китерәләр дә, мин ат белән кертәм. Бүгенге көндә безнең карамакта 214 бозау бар. Монда сөт бозавы да, зурраклары да кергән, — дип хезмәтләре белән таныштырып узды Илнар абый.
Тормыш иптәше белән алар унике ел гомер итәләр, үз үрнәкләрендә өч бала — Алмаз, Илназ, Сөембикәне дә хезмәт тәрбиясендә үстерәләр.
Ел әйләнәсе хезмәттә
Илшат Камалов гаиләдә дүртенче бала. Мәктәптә белем алганнан соң өч ел СПТУда укый, аннан соң армия сафларында хезмәт итә һәм Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, 1995 елдан, хуҗалыкта тракторда хезмәт куя. Башта «ДТ-75», аннан «Т-40» тракторында, соңгы 24 елда «ХТЗ» тракторында эшли ул. 2011 елда Илшат абый икенче техниканы да иярли башлый, анысы — терлек азыгы хәзерли торган «Полесье» комбайны. Илшат абый ел әйләнәсе хезмәттә. Кыш көне бульдозер белән эшли, язга чыккач кыр эшләренә керешә, терлек азыгы хәзерли торган чорда комбайн иярли һәм көзен яңадан басу-кырларга чыгып китә.
Кечкенә иңнәрдә хезмәт батырлыгы ята
Гөлсимә апа белән аның хезмәт юлы турында да сөйләшеп алдык.
— 1968 елда 11 классны тәмамладым да 1969 елдан Чапшар фермасында сыер сава башладым. Күпмедер эшләгәннән соң сыер бетте һәм мине сарыклар карарга куйдылар. 33 ел ярым фермада эшләп, 2001 елда лаеклы ялга чыктым. Без эшләгән елларда бөтен эш кул хезмәтенә бәйле иде — 18 сыерны көнгә өч тапкыр сава идек, силосын, саламын үзебез алып кердек, сөтне бидоннар белән үзебез ташыдык. Сыерларны саву гына түгел, безнең заманда бозаулатуы да үзебезгә иде бит. Бозаулатып, бозауны 20 көн тәрбияләп, бозау караучыга бирә идек, ләкин эче китсә, 20 көннән генә биреп булмый иде, уңайланганчыга кадәр тырыша идек. Ул вакытта нәрсә генә кайнатып эчерми идек, шомырты да, кайрысы да, ат кузгалагы да, дөге суы да, берсе дә калмады инде... Сарык карауны да җиңел эш дип атап булмый. Сарыкларны бәкәйләтә идек, бәкәенә сөт эчертеп, тамгалап, аерып куя идек. Төнлә тагын дежурга төшә идек бәкәйләмәдеме икән дип. Лаеклы ялга чыкканнан бирле йорт тирәсендә кайнашам. Малларны да күпләп асрамыйбыз хәзер, — дип сүзен төгәлләде Гөлсимә ханым.
Хезмәттә үткән елларын Гөлсимә апа җиңеллек белән генә сөйләп чыкса да, күпме тырышлыгы хөрмәтенә бирелгән Мактау таныклыклары аның эштә алдынгы хезмәткәр булуын раслап торалар.
Әйе, бүген инде ул төп нигезнең җылысын саклаучы, тәмле ризыклары, кайнар чәйләре белән кунакка килгән балаларын, оныкларын сыйлаучы, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче хөрмәтле әни һәм әби. Бу гаиләгә соңгы елларда кайгы җиле инде берничә тапкыр ишек каккан. Башка кайгы-хәсрәтләр күрмичә, киләчәктә матур итеп яшәүләр насыйп булсын һәркайсына да!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев