Хезмәт

«Яӊа тормыш», «Борнак» ике күрше ничек эшли (фото)

«Яӊа тормыш» хуҗалыгында басулар пөхтә итеп эшкәртелгән. «Лучезарный» сортлы борчагын, 111 гектарлы рапсын күргәч, болардан эшкә өйрәнсәӊ була икән дисеӊ.

Шушма елгасы үзәнлегендә урнашкан кукуруз басулары бу хуҗалыкныӊ терлекчелек тармагы азык белән мулдан тәэмин ителер дигән ышаныч тудыра.

«Борнак» күмәк хуҗалыгында танышу чөгендер басуыннан башланды. Басу кишәрлекләп һәр хуҗалыкка бүленгән, хуҗалык җитәкче гаиләсе эшкәртә торган өлеше аерым кызыксыну тудырды, дөрес эшли, дигән фикергә килделәр. Арпа, солы чәчкән басуларда игенче куйган тырыш хезмәт ачык чагыла, уӊышы да мулдан булсын, исән-сау жыеп алырга язсын, диештеләр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: