Хезмәт

«Яӊа тормыш»ның мөмкинлекләре зурдан

Суык бинада ике сәгатьтән артык утырганда салкын сөякләргә кадәр үтте...

Районыбыз хуҗалыкларында бара торган гомуми җыелышлар узган елга нәтиҗәләр ясарга, алга максатлар куярга һәм бу эшкә барлык хезмәтчәннәрне тарту өчен менә дигән мөмкинлек тудыра. Хуҗалык рәисләренеӊ, тармак белгечләренеӊ халык алдында хисап тотуы, алда нинди эшләр торуын һәм бурычларны аӊлату да гаять әһәмиятле.

Шушындый җыелышларныӊ чираттагысы Яӊгул авылы мәдәният йортында узды. Әллә инде сүтеләчәк бу бинага чыгым тотып тормыйбыз, дип, әллә инде ягып-ягып та җылытып булмый, 2018 елда төзү фаразланган мәдәният учагыныӊ дөрес урында сайлануын исбатларга тырыштылар – ничек кенә булмасын, суык бинада ике сәгатьтән артык утырганда салкын сөякләргә кадәр үтте. Шуӊа да карамастан, яӊгуллылар бу юлы да түзем халык икәнен расладылар, чыгышларны ахырына кадәр тыӊладылар.

Хисапларныӊ тәнкыйть күзлегеннән ясалганын, файдаланмаган һәм кулдан җибәрелгән мөмкинлекләрне киӊ яктыртылуын әйтеп узарга кирәк. «Яӊа тормыш» хуҗалыгы җитештерүнеӊ барлык өлкәләренеӊ нәтиҗәлеге буенча районда даими рәвештә 4-5 урыннарда бара. Хезмәт ресурсларыныӊ, матди нигезнеӊ нык булуы бу оешманың тагын да әһәмиятлерәк урыннарны яуларга мөмкинлеге барлыгын раслый. 2017 елда хуҗалыкныӊ барлык кереме 157 миллион 353 меӊ сумлык булса, аныӊ 149 миллион 278 сумы терлекчелектән кергән. Димәк, бу тармакныӊ торышы да, аныӊ үсеше дә аерым кайгыртуга мохтаҗ. Барлыгы 7702 тонна сөт җитештерелгән, үсеш алдагы ел белән чагыштырганда 4 процент. Бу үсешнеӊ җитәрлек булмавы хуҗалык җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов чыгышында да билгеләп узылды. Ит җитештерү тармагындагы эшләрнеӊ дә канәгатьләнерлек булмавын әйтеп китәргә кирәк. 2017 елда 711 центнер ит җитештерелгән, алдагы ел белән чагыштырганда, бу 97 процент кына. Күпмедер дәрәҗәдә дуӊгызчылык тармагы үсешенеӊ тотрыклы булмавын искә алсак та, аны башка юнәлешләр белән тулыландыруны уйларга күптән вакыт. Район хуҗалыкларында берсе артыннан берсе дуӊгызчылыкны бетереп барганда, бу көн киләчәктә «Яӊа тормыш»ка килеп җитмәс, дип кем ныклап ышандыра ала? Ә бит дуӊгызчылык тармагыннан кергән керем аз түгел, 39 миллион 247 меӊ сум.

Сөтчелек тармагыныӊ  әһәмияте авылда яшәгән һәркемгә билгеле, монда төп мәсьәләләр уӊай хәл ителсә дә, кайвакытта эшнеӊ нәтиҗәсе көткәнне бирми. «Раздой» группаларына мул сөтле савым сыерларын туплап, фәнни нигездә ашатып, күбрәк продукция алып була, дип еллар буе район киӊәшмәләрендә сөйләнсә дә, нигәдер яӊгуллылар моны игътибарга лаек, дип тапмаганнар. Нәтиҗәсе – хуҗалыкта тәүлегенә 25 килограммнан артык сөт бирә торган сыерлар саны көтүнеӊ бары 6 процентын гына тәшкил итә. Шулай ук хисап чорында сөт һәм ит җитештерүдә кабул ителгән йөкләмәләрнеӊ үтәлмәвен танырга кирәк.

Сөт буенча ул 97 процентка, ә ит буенча 96 процентка гына үтәлгән. Баш белгечләрнеӊ чыгышларында, алга максат куйганда, үрләрнеӊ нигәдер артык зур булмаганын билгеләүләре күзгә ташланды. Бу турыда җыелышта катнашкан Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да басым ясап әйтеп китте. Бүгенге чорда ирешелгәннәргә генә канәгать булып, артыгын тырышмый тормыш алып булмый, диде ул. «Яӊа тормыш» хуҗалыгына, зурлыгы ягыннан үзе шикелле хуҗалыклар белән чагыштырып караганда, җитештерүне тизләтү зарурлыгы ачык күренә. Терлекчелек юнәлешен урында район хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре белән семинар оештырып, күздән кичерәчәкбез, диде район башлыгы. Аныӊ йомгаклау сүзеннән күренгәнчә, игенчелек өлкәсендә дә файдаланмаган резервлар бихисап, рапс үстерү һәм сату, кукурузаны орлыкка игү, бәрәӊгене тотрыклы уӊыш бирүче культура итеп тәрбияләү – болар барысы да зур хезмәт сорый һәм бу өлкәдә яӊгуллылар күршеләреннән артка калырга тиеш түгелләр. «Яӊа тормыш»ныӊ уӊышлары зурдан булуына без ышанабыз, хуҗалыкныӊ һәм хезмәтчәннәрнеӊ моӊа бөтен мөмкинлекләре бар, дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: