Хезмәт

Яңгулда киленнәр сынатмый

Әйе, әйе, нәкъ менә киленнәр «Яңа тормыш» җәмгыятендә сөт җитештерү буенча иң югары нәтиҗәләргә ирешеп киләләр.

Борнактан килгән Сәрия Фазылҗанова ун айда 1397 центнер сөт савып, беренче урында бара. «Үзебез¬нең авыл егетен бәхетле иткән, үзебезнең авыл килене Фәридә Хөснетдинова да аннан аз гына калы¬ша. Ай узган саен күрсәткечләрен санаганда гел сөенерлек», - ди җәмгыятьнең баш икътисадчысы, инде өч дистә еллык тәҗрибәсе булган, район күләмендә танылган белгеч Асия Сәйфетдинова. Фәридә исә1983нче елдан бирле терлекчелектә эшли. Терлекләргә кайчан, нәрсә, ничек ашатасын белгечләрдән ким белми. Әллә кайсы илдәге технологияләр белән баш ватасы юк. Азыгың сыйфатлы, җитәрлек, сыерың көр, яхшы токымлы булса, әйбәтләп тәрбияләсәң сөтне бирә дә бирә дигән фикердә ул. Яңгул егете Рәшит Баһаветдинов Салавыч Сәрдегәненнән алып кайткан Гөлсу исә ун айда 1290 центнер сөт җитештереп өченче урында бара. Рәшит үзе дә шушы фермада намуслы хезмәттә. 1 малай, 1 кыз үстерәләр. Рәшит белән Гөлсу күбрәк вакыт эштә булгач, йорттагысына аларга Рәшитнең апасы Венера нык булыша. Әле 87 яшьлек әниләре - соңгы вакытта еш авырып торучы Наилә әбине дә карап, тәрбияләп тора. Йортта шундый ярдәмчең булганда эшеңә тынычлап йөрисең, әйбәтләп эшлисең инде билгеле. Күрше өлкәнең Комбашы авылыннан килен булып килгән Тәнзилә Ганиева, кайчандыр Кариле кызы булган Рәмзия Шакирова да менә дистә еллар инде «Яңа тормыш» җәмгыятендә сөт муллыгын арттыру өчен тырыш хезмәт куялар. Гаиләләрендә үрнәк әни булсалар, эштә алдынгылар. Ун айда Тәнзилә - 1274, Рәмзия 1247 центнер сөт җитештергәннәр. Шунысы куанычлы, күрсәткечләре гел үсешкә бара. Бу урында Яңгулныкы булса да, барыбер килен ич инде, Рәмзия Әхмәдуллинаны да әйтеп китәргә кирәк. Гаиләләре авылда үрнәк, тырыш. Йортта тынычлык булгач, Рәмзия эшендә дә ел саен югары нәтиҗәләргә ирешә - ун айда 1259 центнер сөт җитештергән. Бу җәмгыятьтәге 21 сыер савучы арасында бишенче күрсәткеч.
Менә шундый киленнәрнең дә тырышлыгы белән җәмгыятьтә ун айда барысы 25 мең центнер (узган ел шул чордагыдан 1658 центнерга артык) сөт җитештерелде. Соңгы октябрь аенда да былтырга карата үсеш зур - 124 центнер. Баш зоотехник Хәмит Шакиров сыерларны ашату мәсьәләсен көндәлек контрольдә тота. Белгеч буларак, 30 елга якын эшләү чорында зур тәҗрибә туплаган. Инде хәзердән үк азык запасын җәйгә кадәр җитәрлек итеп якынча бүлгәләп, планлаштырып куйган. Әле нигездә узган елдан калган запасны ашаталар. Һәр сыерга 20шәр килограмм исәбеннән катнаш азыктан салынган сенаж, 20шәр килограмм кукуруз силосы бирелә. Бер терлеккә 6 килограмм исәбеннән концентрат азык ашаталар. Сөт бирүче сыерларга 800әр грамм патока, жмых, 100әр грамм примакс бирелә, җай булган саен барда кайтаралар. Сыерлар алдыннан саламны өзмиләр, асларына да тараталар. Тәрбия әйбәт булгач, сыерлар сөтне узган елның шушы чорына караганда да күбрәк бирәләр. Аны сатудан җәмгыять кассасына көндәлек акча кереп тора. Һәм коллективка, шул исәптән, сыер савучыларга ай саен хезмәт хакы бирергә мөмкинлекләре бар. Ә ул ай саен һәркайсына 10-15 мең сум чамасы чыга.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Рәмзия Әхмәдуллина, Рәмзия Шакирова, Кадрия Галимуллина һәм Тәнзилә Ганиева фермада иртәнге эшкә керешер алдыннан.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: