Хезмәт

Яңгыр юк, су кирәк - сугаруга тотыныйк

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат ӘХМӘТОВ видеобрифингта хәзер игенчелектә сугарудан башка мул уңышка өмет итү ышанычсыз, диде.

Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча Хәниф Бариев җитәкләгән «Мелиоратор» җәмгыяте «Татмелиорация» компаниясендә беренче урынны алып, беренче дәрәҗә Дипломга һәм Күчмә Байракка лаек булды.
Биредә бер эшләүчегә җитештерү 2 миллион 500 мең сумга якын тәшкил итә. 2012нче елда бер эшчегә уртача айлык хезмәт хакы 19685 сум булса, узган ел ай саен уртача 22881 сум алганнар. Мелиорация буенча ныклы базасы, шушындый көчле коллективы булган Балтач районының үзендә, ни гаҗәп, сугаруга игътибар юк. «Безнең районда ни бары 6 хуҗалыкта гына сугарулы мәйданнар бар», - ди Хәниф Нәкыйпович.
2010нчы елгы корылыкта Смәелдә бәрәңгене сугарып әйбәт уңыш үстергәннәр һәм аны саткан акчага өстәмә сугару җиһазлары алганнар. Гомумән, бу хуҗалык рәисе Илһам Шакиров алга карап эшли һәм ел да кабатланып торган корылыкка каршы сугарулы мәйданнарны гел арттыра баралар.
«Кызыл юл» хуҗалыгы рәисе Фердинанд Хәйруллин да шундый алдынгы карашлы. «Татарстан», «Сорнай», «Яңа тормыш» җәмгыятьләре җитәкчеләре Айнур Нотфуллин, Тәүфыйк Гыйләҗев, Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов та мондый коры эссе җәйләрдә сугаруның мөһимлеген аңлап, моңа игътибарларын арттырдылар.
Ә менә Рафис Солтанов җитәкләгән Бөрбаш җәмгыятендә мөмкинлекләре була торып сугаруны бик соң исләренә төшерделәр. Гомумән, һәр хуҗалыкта сугарулы мәйданнар булдыру турында уйларга вакыт. Силос, сенаж өчен яшел массаны сугарып үстерү мондый җәйләрдә үзен бик тиз аклаячак.
Белгечләр әйтүенчә, әле тагын 4-5 ел дәвамында җәй шундый булырга мөмкин. Ә әлегә районыбызның данлыклы «Мелиоратор» оешмасы күрше Арча районында эшли. Әтнә районы да заказлар бирә башлаган.
Җәмгыятьнең бульдозерчылары Фирдәвес Зарипов, Олег Пчельников, скреперда эшләүче Станислав Никитин, Раушан Габбасов, Абдимумин Мурадов, полиэтилен торба ябыш­тыручылар Рафил Мөхәммәтшин, Алмаз Фазлыев кебек тәҗрибәле ос­таларның да читкә чыгып йөргәнче үзебезнең районда гына эшләргә теләкләре зур. Чыннан да, сугаруны совет чорындагы кебек киң масштабларда җәелдерү кирәкмиме икән. Явым-төшем бездәгедән күп булган Европа илләрендә дә сугаруга игътибар зур, ди Хәниф Бариев.
Ә без, үз чиратыбызда, районыбыз мелиораторларын әле генә булган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм үзебезнең район хуҗалыкларыннан да заказлар китерә башлауларын телибез.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: