Чәчүгә дә әзерләр
Тотрыксыз, коры җәйнең еш кабатлануы игенчене нык уйланырга мәҗбүр итә. Кышлары да әллә ниндигә китте бит. Уҗым культуралары кыштан я өшеп, я череп чыга башлагач, аларның мәйданын нык киметкәннәр иде. Ләкин хәзер нәкъ менә быелгы кебек коры җәйдә көзге арыш һәм бодай ышанычлы булып күренде. Берничә елны анализлагач, «Якты юл»да...
Тотрыксыз, коры җәйнең еш кабатлануы игенчене нык уйланырга мәҗбүр итә. Кышлары да әллә ниндигә китте бит. Уҗым культуралары кыштан я өшеп, я череп чыга башлагач, аларның мәйданын нык киметкәннәр иде. Ләкин хәзер нәкъ менә быелгы кебек коры җәйдә көзге арыш һәм бодай ышанычлы булып күренде. Берничә елны анализлагач, «Якты юл»да уҗым культураларына игътибарны арттыра төшәргә, аларның мәйданын да киңәйтергә уйлыйлар. Инде хәзердән үк җитәрлек кадәр чәчүлек орлыкны да хәзерләп куйганнар. Аларны агулап, биопрепаратлар белән эшкәртеп чәчәчәкләр. Ындырда моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Уҗым культуралары чәчү өчен җире дә әзер инде. Узган ел 300 гектар чәчкән булсалар, быел 500 гектарны әзерләп куйганнар. Борчагы җыеп алган басуларны Рәфыйк Гамбәров шунда ук эшкәртеп тә барган. Хуҗалык җитәкчесе дә, белгечләр дә зур хөрмәт белән телгә алдылар үзен. Ул эшләгән участокка контроль кирәкми, һәр җирдә үз вазыйфасын тел-теш тидермәслек итеп, җиренә җиткереп башкара, диләр. Берүзенә өч трактор ышанып тапшырганнар аңа. Җир эшкәртү эшләре беткәч, бульдозерлы «Т-130» тракторына утыра. Тирес эттерәсе бармы, чүплек яннарын чистартасымы... бульдозер таләп ителгән күп төрле эшләрдә хезмәт куя. Кирәге чыкты исә, чүмечле «ДТ-75» тракторына утырып чыга. Бәрәңге күчерәсе бармы, төзелештә берәр нәрсә күтәрәсеме - тагын Рәфыйк килә. «Якты юл» хуҗалыгының шундый мактаулы механизаторы Рәфыйк Гамбәровны борчактан бушаган басуны уҗым культуралары чәчүгә әзерләгән көннәрендә фотога төшереп кайттым.
Автор фотолары һәм тексты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 16:11Бергәләп шашалык ясыйбыз: баллы смоуста тавык канатлары 1,5 кг тавык канатлары, тәменчә тоз, 2 тырнак сарымсак, 2 шәр аш кашыгы тавык тәмләткече, соя соусы, 1 әр аш кашыгы ысланган паприка, томат пастасы, көнҗет орлыгы, бал, 5 аш кашыгы үсемлек мае.1500
-
27 май 2022 - 14:46Бүген бездә – бәйрәм, бездә – юбилей!!! (+фото) "Хезмәт"ебезнең бүген 90 еллык юбилее.5700
-
27 май 2022 - 13:27АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.4000
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар8601
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак19100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.256200
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.55502
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.38801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика