Хезмәт

"Якты юл"лыларның якты теләге (+фото)

"Якты юл" җәмгыятендә механизаторларның уңганнары гына эшли. Араларында өлкәнрәкләре дә, инде тәҗрибә туплаганнары да, әле яңа гына эшли башлаганнары да бар.

Башлангыч сыйныфларда укыган чакта әлеге һөнәргә дан җырлау максатыннан булса кирәк:
"Минем әти тракторчы,"ДТ-75" йөртә.
Без йокыдан торганчы, басуга чыгып китә",
- дип язганмын.
Чыннан да, язгы чәчү чорында механизатор йокы күрми, җәен дә бик иртә юлга кузгала, сирәк булса да, урманы да киселми тормый, ул чагында да иртә юлга чыксаң гына итен пешә. Хәзерге заманда элеккеге кебек ачык һавада торып тәмам катып беткән техникаларны ягулык катнаш салам ягып җылытасы юк. Бер дигән җылы гаражлар механизаторны мең кат бәладән коткара. Әмма хезмәтләре җиңелләрдән түгел. Маңгай тире таммый гына икмәге дә, яшәр өчен хезмәт хакы да булмый. Шуңа да әлеге һөнәр ияләренең тырыш хезмәтләре, мактаулы исемнәре күләгәдә калмасын дигән максат белән туган ягымның булдыклы механизаторлары белән якыннанрак таныштырырга булдым.
Шода авылында гомер итүче, "Якты юл" җәмгыятенең алыштыргысыз механизаторы булган Нуретдин Гайсинны хезмәттәшләре шаяртып "Атказанган" дип атый икән. Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен 2015 елда "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән исем бирелгән үзенә. Бик лаек иде инде ул аңа. Ел әйләнәсе эштә булган авылдашым өчен ихластан куандым. Нинди генә арган чагы булса да, елмаеп эндәшер, якын итеп хәл белешер. Әле алай гына да түгел, гаиләсендә дә якыннарына һәрчак олы терәк ул.
- Армиядән кайтканнан бирле руль артында инде мин. Элегрәк "К-700" тракторында эшләсәм, биш ел элек өр-яңа "К-744"кә утырдым, - ди Нуретдин абый.
Аның басуда төнгә кадәр эшләп, инде кеше уянганчы кабат кырда булып, эш нормасын икегә арттырып үтәгәне авылдашлары күзалдында. Һәр ел саен җир эшкәртүдә беренчелекне бирмәгән Нуретдин абый бик күп мәртәләр алдынгылар слетында катнашып, истәлек бүләкләренә ия булды. Ә бу мактаулы исемнәр, кыйммәтле бүләкләр артында механизаторның тырышлыгы, үҗәтлеге, күпме йокысыз төннәре яшеренгән.
Беренче класслы механизатор, үз эшенең остасы, диләр аның турында хезмәттәшләре. Инде бүген бик күпләргә остаз булып, булсынга дип, җир җимертеп эшләп яткан мәле.
"К-701" тракторын иярләүче Әлтәф Нәҗипов та 25 ел инде трактор руле артында. Наилә апа һәм Габделәхәт абый Нәҗиповлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз салган Әлтәф кечкенәдән кул арасына кереп үсә. Бик иртә техника белән кызыксына башлый. Кечкенә Әлтәфнең гаражда машина-трактор арасында кайнаганын олы буын механизаторлар яхшы хәтерли әле. Мәктәпне тәмамлап, армия сафларында булып кайтканнан соң, туган авылында төпләнеп кала. Иң элек "ДТ-75" тракторында эшләсә, инде соңгы ун елда зур трактор иярли икән. Нигездә, язгы чәчүдә катнаша, тырмада эшли. Җәен-кышын чүмеч белән хуҗалык эшләрен башкара, тирес түгә.
Төпчек энесе Зөлфәт тә бүгенге көндә җәмгыятьтә "МТЗ-1221" тракторында эшли. Мәктәпне тәмамлагач, башка яшьтәшләре кебек читкә чыгып китсә дә, авылга кайтасы иткән. Эшле дә, торыр урыны да үзенеке. Соңгы елларда авылда төпләнеп калган яшьләр күзгә күренеп арткан. Эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләнә, мал асраган кешегә печәне-саламы, ашлыгы бирелә, иренмә генә. Ә Кунырда тырыш, максатчан халык яши. Зөлфәт тә шундыйлардан, бүген ул төп йортта әти-әнисе белән яши, тормыш иптәше Ландыш белән бер кыз үстерәләр. Эштән кайткан арада сәнгатьтә катнашырга да җай таба. Авылда үткәрелгән концерт-спектакльләрнең берсе дә Зөлфәт катнашыннан башка узмый. Үзе кечкенә генә булса да, тере бу егет янә шулай эштә дә, тормышта да сынатмый.
Илнар Мәгъсүмҗанов та алдынгы механизаторларның берсе. Эше дә, тормышы да бик матур. Әтисе Динус абый да гомере буе тракторда эшләгән кеше. Армия сафларында булып кайтканнан соң, әтисенең эшен лаеклы дәвам итүче Илнар язгы чәчүдә катнашучы төп көчләрнең берсе.
- Җәен-көзен салам, печән төяүдә инде, кышын да тик яткан юк. Эше генә булып торсын, - дип елмая Илнар.
Тормыш иптәше Лилия дә җәмгыятьнең алыштыргысыз хезмәткәре, селекционер булып эшли. Икесе дә бик тырышлар, үз көчләре белән йорт җиткереп, 2008 елда башка чыкканнар, гаилә бәхетләрен тулыландырып, уллары Илдан һәм Илфар үсеп килә.
Мактаулы механизаторларның тагын берсе Илдар Вафин турында хезмәттәшләре генә түгел, җитәкчелек тә бик җылы фикерләр ирештерде. Шулай булмыйни, яшьтән руль артына утырып, исеме мактаулылар рәтеннән төшмәгән, әле алай гына да түгел, ел саен Сабантуйда әләм күтәрү хокукы алган, бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыкларына лаек булган механизаторны ничек итеп мактамыйсың, ди.
Күп кенә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә җирне ашлама белән ашлаудан баш тарткан заманда, "Якты юл" да бу алымны кире какмадылар. Чөнки мул уңыш серенең төп шарты ашламага бәйле булуын яхшы аңлыйлар биредә. Ә менә җирләрне ашлауда армый-талмый эшләүчеләрнең берсе - нәкъ менә Илдар булуын әйтергә кирәк. Моннан бер биш ел элек авыл хуҗалыгында эшләүче яшь хезмәткәрләр буларак, программа нигезендә яңа йортлы булган Илдар тормыш иптәше Миләүшә, уллары Инсаф һәм Илдан белән төп нигездә бик бәхетле гомер кичерә.
Җәмгыятьнең тагын бер алыштыргысыз механизаторы Рәфыйк Гәмбәров турында язмасак язмабыз тулы булмас иде.
- "Якты юл"ның универсаль механизаторы ул, берүзе өч техникада эшли. Андый кешеләр бик сирәк. Яз әле син аның хакында, - дигән иде баш инженер Ирек Садыйков техникаларга техник тикшерү үткәргән вакытта. Районда берничә генә калган "МТТ-12", "Т-150" һәм "Т-130" тракторларын иярли икән Рәфыйк абый.
- Җәмгыятьтә 2006 елдан бирле эшлим. Эш булганда бер каршы килмибез, иң мөһиме, эше булып торсын. Эшле кеше, ашлы була бит ул, - дип шаяртып та алды.
Тормыш иптәше Илгизә белән ике ул үстерәләр. Олысы Нияз футболны үз итсә, кечкенәсе техника белән бик кызыксына икән, исәбе әтисе кебек алдынгы механизатор булу, әле аның өстенә гармун түгәрәгенә дә йөри. Без очрашып сөйләшкән көнне дә Данилның конкурска барасы көне иде. Дулкынлануын яшерсә дә, әти кешенең улы өчен борчылуы сизелде. Ә Данил сынатмаган, матур чыгыш ясап, икенче дәрәҗә дипломант исеме белән кайткан бәйгедән. Уллары өчен, тормышлар мул булсын дип эшләгән мәле Рәфыйк абыйның.
Хәер, биредә хезмәт куйган механизаторларның барысы да шул теләк белән яна. "Якты юл"лыларның үзләре кебек теләкләре дә якты.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 декабря 2017 в 09:20
    Балтачның СМУ микрорайонында ЮТҺ
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)
  • "Мудорвай" республиканской конкурс ортчиз
  • "Татарстан" хуҗалыгында районда сөт җитештерү турында җитди сөйләшү булды (+фоторепортаж)
  • “Салават күпере” балалары әниләрен бәйрәм белән котлаган
  • Балтачта Әниләр көне уңаеннан, “Ак чәчәкләр сезгә, ак җаннар” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды
  • Балтачлылар ярминкәсе республикада югары бәяләнә (+фоторепортаж)
  • Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясендә катнашты
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад