Хезмәт

Ярдәме дә, нәтиҗәсе дә бар

Татарстан күп икътисади күрсәткечләр буенча лидер регион булып тора. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән бөтен республиканы тәэмин итә ала. Соңгы атналарда Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында булып, урып-җыю барышын шәхси контролендә тота.

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин: Агропромышленность комплексына 30дан артык төрдәге дәүләт ярдәменнән нәтиҗәле файдаланып, район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республика күләмендә матур күрсәткечләргә ирешәләр. Узган ел районда җитештерелгән 8 миллиард 906 миллион сумлык тулай продуктның 2 миллиард 807 миллион сумы авыл хуҗалыгы предприятиеләренеке, калган күп өлеше дә турыдан-туры авыл хуҗалыгына бәйләнгән.

Гомумән, бу өлкәнең тулаем район тормышына, анда яшәгән һәр кешегә йогынтысы бәһасез.

Авыл эшчәннәре шуны тирәнтен аңлап, һәр тармакта фидакарь хезмәт куялар. Хәзер авылда гаять зур, җаваплы чор. Үстерелгән игеннәребезне югалтуларсыз җыеп, амбарларга кайтару беренчел бурыч булып тора. Районыбыз игенчеләре бу хәлиткеч чорда сынатмаслар дип уйлыйм.

Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерү буенча республикада алдынгы урыннарда барган балтачлылар җитештерү объектларын киңәйтүдә, яңа заманча техникалар һәм агрегатлар алуда республика хөкүмәте һәм аның Президентының даими ярдәмен тоялар. Быел район кырларында урып-җыюда эшләүче яңа кайткан 7 комбайн әнә шуның нәтиҗәсе. Республикада бара торган 60х40 программасы буенча быел 35 миллион сумлык яңа техника һәм агрегат алынды, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев. Узган ел 32 миллион сумлык алынган булган. Бишесе комбайн. Игеннәрне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алуда көчле егәрлекле яңа техниканың роле бик зур билгеле. Машина-трактор паркларын яңартуда республикада бара торган 60х40 программасының ярдәме сизелерлек, ди «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов.
- Узган ел шул программа буенча бер комбайн алган идек һәм менә быел тагын икене алдык. Урып-җыю һәм башка кыр эшләре вакытында республикадан ташламалы шартларда бирелгән ягулык та бик ярап тора.
Районга узган ел шулай 2000 тоннадан артык ягулыкны арзан бәядән алудан хуҗалыкларның 10 миллион сумнан артык акчасы янда калган. Быел да мондый ташлама бар, хуҗалыкларга ягулыкның килограммы 26 сум 50 тиеннән бирелә.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре республика һәм аның Президенты тәкъдим иткән дистәдән артык программадан файдаланып, аларның нәтиҗәсен күрәләр, авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә елдан-ел югарырак күрсәткечләргә ирешәләр. Район һәр гектардан уңыш алу буенча республикада алдынгы. Узган ел район тарихында беренче тапкыр 60000 тонна чиген үтеп сөт җитештерелде. Ит җитештерү дә арта. Нәтиҗәдә продукция җитештереп саткан өчен республикадан бирелә торган төрле субсидия, ярдәм акчалары ел саен күбрәк алына.

Узган ел җирдән нәтиҗәле файдаланган, сөтне, итне күп җитештергән өчен район хуҗалыклары 240 миллион сумнан артык субсидия алдылар. Быел ул ярты елда ук 170 миллион сумнан артып китте, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин. Республика Президенты тәкъдиме белән крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, шәхси сектор өчен кабул ителгән программалар да районда нәтиҗәле эшли. Узган ел эш башлаучы һәм гаилә фермерларыннан 6 кеше барысы 8 миллион сумга якын грант отты. Быел өч фермерга шундый бәхет елмайды. Икесе 1әр миллион сумга якын акча алдылар инде.

- Мондый грантны беренче отуым түгел, эш башлаганда да файдасы зур булды, - ди Шодада атлар үрчетүче, сарыклар, үгезләр тотучы уңышлы эшләп килүче эшмәкәр Азат Дәүләтшин.

Күп сыер асраучы шәхси секторга саву аппаратлары алуга ярдәм итү дә Республика Президенты тәкъдиме белән тормышка ашырыла. Шулай районда 207 кеше саву аппараты алган, аппаратлар бәясенең республика бюджеты күтәргән өлеше 1 миллион 260 мең сумнан артып китә. Шәхси хуҗалыкларга һәр сыер башыннан бирелә торган ярдәм акчасы өчен дә Президентка рәхмәтле халык. Узган ел шулай 10 миллион 582 мең сум акча таратылган. Ул быел да булачак.
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: