Хезмәт

Үзтәнкыйть шартларында

Икътисад күрсәткечләре буенча район хуҗалыклары арасында билгеләнгән рейтингта «Якты юл» алгы сафта түгел. Нәселле таналар үстереп саткан елларында республика күләмендә макталган хуҗалык бит бу.

Югыйсә, хәзер дә элеккечә күпләп булмаса да, башка төбәкләргә шундый таналар сатуны дәвам итәләр. Ә менә үзләрендә калдырганы ни сәбәпледер продукцияне аз бирә.
Соңгы үткәрелгән контроль саву вакытында 20 литр һәм аннан күбрәк сөт бирүче сыерларны санарга кул бармаклары да җиткән. Узган елгы эшкә анализ ясалган хисап җыелышында сөтчелек тармагында җитештерүне арттыруда нәсел эшен яхшырту иң төп резервларның берсе дип күрсәтелде. Мул продукцияле эре сыерлардан туган тана бозауларны аерым тәрбиягә куеп вакытында тиешле авырлыкка җиткереп каплату буенча эшне яхшыртасы бар. Энергия бирүчәнлеге түбән булган азыклар ашату да терлекчелек продукциясенең үзкыйммәтен күтәрә. Күпме ашатсаң да терлек организмы өчен кирәкле туклыклы матдәләре җитмәгәч, сөт ясалмый инде. Сыерлардан алынган соңгы кан анализы аларда каротин, кальций, шикәрнең җитәрлек булмавын күрсәткән. Бу тәнкыйтьне хуҗалыкның терлек азыгы җитештерүчеләре хаклы рәвештә үзләренә кабул иттеләр. Җыелышта терлек азыклары культураларының каротинга бай, югары энергияле төрләрен игү турында сөйләшенде. Өч-дүрт җирдә буа ясап сугарулы җирләрдән югары уңыш алган чорларын искә төшерделәр. Сыерлар өчен сугарулы басуларда мул итеп чөгендер үстерергә, кукурузны бөртек алу өчен дә игәргә кирәк дигән фикергә килделәр.
Хуҗалыкта узган ел тулаем акча кеременең 2012 нче елдан кимрәк булуы менә шул җитештерү әзлеккә кайтып кала инде. Ит җитештерүдә рентабельлелек дәрәҗәсе минус белән. Чөнки саткан терлекләренең яртысы түбән көрлек белән алынган, чиреге генә яхшы бәядән киткән. Терлекчелектә 80 кеше эшли һәм аларның һәркайсына нибары 25 терлек туры килә. Механикалаштыру дәрәҗәсе түбән булганлыктан турыдан-туры терлек карау белән шөгыльләнүчеләргә хезмәт күрсәтүчеләр күп. Мәсәлән, әле һаман да сенаж-силосны абзарларга сәнәк белән төяп кертә торган абзарлар бар. Җыелышта җитештерүгә киткән чыгымнарны киметү турында сүз булды. Моңа мөмкинлекләр игенчелектә дә, терлекчелектә дә күп әле. Залда утыручы җәмгыять әгъзаларыннан да тәкъдимнәр керде. Ревизия комиссиясе бетерелгән иде, кабат торгызырга диделәр. Кырда бер эшне ике тапкыр эшләүләрне, бер техника башкарырлык эшләргә икене чыгармаска, белгечләр, урта звено җитәкчеләре куллануындагы машиналарга ягулык-майлау, запас частьлар тотылышына да ныклы контроль булдырырга кирәклеге әйтелде.
Хуҗалык рәисе Раиф Хәкимовның докладында да, белгечләрнең чыгышларында да авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүдә булган кимчелекләр калку күрсәтелде, аларны төзәтү, хуҗалык кассасына узган елгы кебек 55 кенә түгел, 80-85 миллионга кадәр акча кертү юллары билгеләнде. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин соңыннан ясаган чыгышында «Якты юл»лыларның соңгы берничә елда ясаган чигенеше вакытлы гына булып калыр һәм алар элеккеге даннарын кире кайтара алырлык хәлдә дигән ышаныч белдерде. Шулай булмыйни. Хисап җыелышына бик җентекләп хәзерләнгәннәр, мәдәният йортлары җылы, рәхәтләнеп өстән салып утырырлык. Куныр, Шодада йортларның нык, таза булуы да биредә тырыш, эшчән халык яшәвен сөйләп тора.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: