Хезмәт

Ферма гына бетә күрмәсен...

Әлеге сүзне районыбыз авылларында урнашкан фермаларда йөргәндә еш ишетәбез, ферма бетсә, баш бетте, аш та юк, тормыш та юк, дип күпчелек озак еллар колхозда бил бөккән, тир түккәннәр әйтә.

Сосна җәмгыяте фермасына баргач та бер апа шулай ди, ләкин аның белән әңгәмәбез бик тә кызык килеп чыкты:
- Мин пенсиягә киткәнчегә кадәр генә ферма бетә күрмәсен...
- Сезгә ничә ел калды инде...
- 1 ай калды, сеңлем...
- ...

Кызык та, кызганыч та сөйләшү булып алды бу. 1 айда гына ферма юкка чыгалмый инде анысы, бигрәк тә терлек саны күп булганы. Фермага алмашка яшьләр килмәгәнгә шулай дип әйтүедер инде, эшче көчләр булмаса ныгытылган, баетылган базаң да алга баралмас. Хәер, хәзер заманчалаштыралар да, 4-5 кеше эшли торган итеп кенә калдыра торган алымнар да бар... Анысына миллионнарың булса гына ирешергә мөмкин шул...
Сосна фермасында эшләүчеләрнең күбесенең хезмәт еллары 15-30 ел тәшкил итә. Фермалары зур, эшләре җитәрлек. Сыер савалар, таналар, бозаулар тәрбиялиләр, үгезләр үрчетәләр, атлар асрыйлар... Барлыгы 520 баш сыер, 396 баш үгез, 100дән артык тана, 52 баш атлары бар. Сыер савучылар унөч группа булып, ике сменага бүленеп эшлиләр. Иртәнге сәгать биш тулып киткәч киләләр, асларын чистарталар, башак бирәләр, алтылар тирәсендә савым башлана, сигезгә кадәр дәвам итә, делаваль җайланмасында әзерләнгән азык керә, чәйләр эчеп, ял итеп алгачтын, абзарларны кабаттан кыралар, чистарталар, себерәләр, печәнен, онын салалар, сыерларны кардага чыгаралар да, төшлектә автобусларга утырып өйләренә таралалар.( Сосна бик озын авыл, шуңа җәмгыять терлекчеләрне махсус техникага утыртып йөртә.) Терлекченең сменалы хезмәте әнә шулай шәрехләнә биредә. Аннан инде икенче сменадагылар килеп, сыерларны кардадан абзарларга кертә дә, яңадан малкайларны тәрбияли башлый. Бар да кул хезмәте белән башкарыла, һәр терлекнең астын кырып, себереп, тагаракларны кул белән чистартып куялар.
Абзар саен сауган сөтне урнаштырып бара торган суыткыч блоклары бар. Ферма эчендә ферма монда: савым сыерлары торагы, шунда ук бозаулар белән бергә тудыру бүлеге һәм 6 айлык ике бозаулар торагы урнашкан объект үзе бер ферма; симертеп, дәүләткә иткә озатылучы үгезләр торагы, таналарны каплату да шунда ук башкарыла - МТФ-2 дип йөртелә; 3 группа бозаулар торагы - ике 6 айлык бозаулар группасы , берсе 6-12 айлык бозаулар, 12-18 айлык тана бозаулар да шунда, монысы МТФ-3. Һәрберсе саен завферма бар - беренчесендә Илнар Шамилов, икенчесендә Айгөл Гарипова, өченчесендә Рәсимә Вәлиева. Бозау тәрбияләүчеләр, терлек симертүчеләр, сыер савучылар эшләрен яратып башкара, хезмәт хакларыннан, эш торышыннан зарланмый.Тәнзилә Хәбибуллина, Гүзәл Ганиева, Әлфия Ибраһимова, Рәйсә Ибраһимова, Равилә Газыймова, Гөлсинә Әхмәтгалиева, Гөлсинә Хәбибуллина, Ләйсирә Вәлиева, Рәмзия Садыйкова, Миләүшә Гыймадиева, Мәүлидә Таҗетдинова, Чулпан Хәбибуллина, Нурзилә Сәйфетдинова, Гөлсинә Нәҗипова, Кәүсәрия Гәрәева, Фидәлия Муллагалиева, Раилә Хәйруллина, Рәмзия Шакирова, Гөлнура Хәйруллина, Гөлсияр Нәҗипова, Илсөяр Гәрәева, Рәсимә Закирова, Тәслимә Мәрданова, Гөлзидә Сафина, Ландыш Газизуллина һәм исәпләп баручы Вәсилә Газыймова белән Ризәлә Шакирова кебек тәҗрибәле сыер савучыларның һәрберсендә үзләренә генә хас кыюлык, усаллык, җитдилек бар. Шуңа да алар эшләрен дә батырып эшли, сүзләрен дә өзеп әйтә белә. Ферманы зоотехник Айдар Әхмәдуллин белән йөреп - әйләнеп чыгарга туры килде. Айдар әлегә биредә яшь белгеч санала, икенче елын гына эшли. Гаиләсе белән Пүскән авылында яши, шуннан кадәр көн дә килеп йөри. 2008 елда Әтнә техникумын тәмамлаганнан соң егетне Түбән Камага "Алтын башак" җәмгыятенә юллама белән җибәргән булганнар, аннан ул 2010да Тимирязев исемендәге җәмгыятькә кайтып эшли башлый, Чапшар фермасын җитәкли, аннан инде бирегә зоотехник итеп чакыралар. Яшь кешегә озак еллардан бирле хезмәт тәҗрибәсе туплаган терлекчеләр белән эшләү җиңел бирелмидер әлбәттә, өстәвенә чит авыл фермасында, моны без үзебез дә күрдек, әммә Айдар тырыш егеткә охшаган, төшеп калганнардан түгел, сер биреп тормыйдыр. Җәмгыять терлекчелек өлкәсендәге яңа төр технологияләрдән калышырга тырышмый, яңа җиһазларны ничек тә алырга омтыла. Җәмгыятьнең үз хисабына алынган мал организмындагы шикәрне көйли торган апппарат, яшь бозаулар өчен сөт таксие (молочный такси), печән турагычы моңа дәлил. Җәйгә яңа бозаулату абзарын хәстәрләп бетерү исәпләре. Кечкенә бозаулар салкын алым белән тәрбияләнә, оялары да шунда, ачык һавага чыгып-кереп йөриләр. Нәни бозауларны Айсылу Таҗетдинова белән Нурания Нәҗипова тәрбияли, тәҗрибәләре дә зур, хезмәтләре дә мактаулы, бозаулары да сөбханалла.

Сосна фермасында бүгенге көндә уртача 8440 килограм сөт савыла, ел башыннан 535 центнер ит җитештергәннәр. Эш булганда эшлисе дә эшлисе, сәламәтлек кенә какшамасын да, тынычлык кына булсын, кыскартулар гына янамасын.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: