Хезмәт

Җир – безнең төп байлыгыбыз! Кызганыч, күп очракта шул байлыктан тиешенчә файдаланмыйбыз...

Алны-ялны белми тырыш хезмәт белән тормыш алып баручы Авыл хезмәтчәннәре якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Авыл хуҗалыгы районы буларак әлеге бәйрәм безнең өчен бик кадерле һәм хөрмәтле. Ел әйләнәсе куелган тырыш хезмәт бәрабәренә ирешкән нәтиҗәләребез, алга куелган бурычлар һәм гомумән, барлык яңалыклар белән танышу өчен Фирдәвес Нәбиуллин белән әңгәмә кордык.

Фирдәвес Рафаилович 2013 елдан районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе булып эшли. Замана белән бергә атлаучы, үткәндәге эшләрнең уңай ягын алып, аларны бүгенге тормышта тулысынча файдаланырга омтылучы җитәкче белән сүзне быелгы елда азык әзерләүдән башладык.

– Кукуруз һәм люцерна терлекчелек тармагында төп азык чыганагы булып торалар. Быел люцернаның уңышы елына карата яхшы булды. Без инде 4 ел саен люцернаны яңартып торырга кушабыз. Чәчкәндә элиталы, сыйфатлы орлык кулланырга киңәш итәбез. Кукурузга килгәндә, быел гомуми чәчелгән мәйданнар 8 мең гектарны тәшкил итте. Шуннан 6855 тонна орлык җыеп алынды, район буенча уртача уңыш 48 центнер булды. Кукурузда чит ил гибридлары өстенлек ала. Сатып алганда алар кыйммәтрәк булса да, соңыннан үзен аклый. Беренчедән, уңышы белән, икенчедән, үзләштерүчәнлек буенча, өченчедән, җыеп алган вакытта югалту аз.

Гомумән алганда, азык әзерләүгә килгәндә безнең төп бурыч кышкы чорда ашатып чыгарлык азык туплау иде. Күләм ягыннан караганда, әйе, ул җитәрлек, ә менә туклыклылык ягыннан караганда сораулар туа. Әгәр без һәр савым сыерыннан 7000-8000 литр сөт саварга телибез икән, безгә бу вакытта кыйммәтле кушылмалар һәм комбикорма кулланып ясалган монокорм кирәк. Әгәр дә рациондагы азыкта энергетик өлеш җитми икән, бу азыкны сатып алырга кирәк.

Сөт җитештерүдә шәхси секторның да өлеше зур. Аларның һәркайсын кече бизнес дип әйтергә була. Күпме мал асрыйлар, сыер тоталар, аннан тыш чеби, каз, үрдәк... Болар барысы да зур хезмәт куеп, тормышны алып бару, яшәү өчен тырышу. Форсаттан файдаланып, шәхси хуҗалыкны тырышып алып баручыларга зур рәхмәтләремне ирештерәм.

– Азык туплауда авырлык кичергән хуҗалыклар булдымы?

– Бүгенге көндә авырлык кичерүче хуҗалыклар юк. Чөнки алар читкә чыгып күпмедер өлеш терлек азыгы туплый алдылар. Күргәнегезчә, быел явым-төшемнәр аз булу сәбәпле без үзебезгә кирәкле күләмдәге сыйфатлы сусыл азык җыя алмадык. Ләкин яңгырга гына сылтап калдыру шулай ук дөрес түгел. Безгә табигать шартларына яраклашырга кирәк. Шул ук мелиорация белән дөрес итеп эшләргә. Әле безнең бу система белән эшләүчеләр дә күп түгел. Бердәнбер «Сорнай» хуҗалыгы бүгенге көндә үзенә федераль программа аша сугару системалары куеп эшләтә алды. Калганнар вак-төякләр белән генә эшләтәләр. Кызганыч, кайбер хуҗалыклар булса да күптөрле сәбәп табып эшләтмәү ягында тордылар. Сугару системаларының элеккегеләре көненә өч гектар ярым, ә яңалары бер көн эчендә 60 гектар җирне сугара. «Сорнай» хуҗалыгы мисалында гына да әлеге системаның уңай нәтиҗәгә эшләвен күреп була. Су сиптергән җирдә масса күп чыкты. «Татарстан» хуҗалыгы бәрәңгегә кулланды һәм бәрәңгедән бик шәп уңыш алды. Ләкин өч гектар ярым белән генә сиптереп районның яки ул хуҗалыкның күрсәткечен арттырып булмый. Әгәр дә бүгенге көндә 60 яки 100 гектар мәйданда сугару системалары бар икән, бу очракта инде ул үз-үзен аклап, уңай нәтиҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк. Чөнки аның белән күпьеллык үләннән дә, кукуруздан да уңышны әйбәтрәк алып була. Шул ук вакытта тотылган электроэнергия һәм дизель ягулыгына карата дәүләт тарафыннан ярдәм дә каралган.

– Киләчәктә эшләп китәргә теләүче хуҗалыклар бармы соң?

– Андый хуҗалыклар барын-бар, ләкин бәяләр туктарга мәҗбүр итә. Хуҗалыкларның төп яшәү чыганагы – ул сөт. Сентябрь аенда булган бәяләрне алып карасак кына да, узган ел ул район буенча уртача 24 сум 11 тиен булган, быел 27 сум 29 тиен, аерма 3 сум 18 тиен. Ләкин шул ук вакытта сатып алына торган кушылмалар ике тапкырга, ашлама бермә-бер артты һәм сөтнең арткан бәясе алар янәшәсендә тиеннәр генә булып калды. Сөт җитештерүне арттыру өчен, әйткәнемчә, сыйфатлы азык хәзерләү кирәк, ә аны җирне дөрес итеп эшкәртүдән башка күзаллап булмый. Җирне тирәнәйтеп эшкәрткәндә генә без дымны саклап кала алабыз. Мәсәлән, «Кама» хуҗалыгында җирне ничә еллар буе тирән итеп эшкәртәләр һәм уңышлары да яхшы. Ә бүгенге көндә күпчелек хуҗалыкларда җирне өстән генә сыпырып йөриләр. Узган ел, мәсәлән, алты ай буена район буенча 221,9 мм. яңгыр яуган булса, быел 133,2 мм. яуган. Менә шуңа күрә яңгыр явар дигән өмет белән яшәмәскә кирәк. Яңгыр яумады, шуңа безнең уңыш юк дигәнгә генә бәйләргә ярамый, без әзер булырга тиеш, яңгыр яумаганда да авыл хуҗалыгы яшәргә тиеш. Дөрес, мелиорация системаларын да бөтен җиргә кулланып булмый, ләкин кирәкле кыйммәтле культуралар иккәндә аны файдаланырга кирәк.

– Ашлама бәяләре артты дидегез...

– Әйе, мәсәлән, гыйнвар аенда 16:16:16 дигән ашлама 25 мең 800 сум торса, август аенда аның бәясе 35 мең 500 сум булды. Ашлама кулланмыйча зур уңыш алып булмый. Быел, мәсәлән, ашламалар эшләмәде дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Бәлки коры булгач алар эшләп тә бетермәгәндер, ләкин аңа карап ашлама кергән басу белән, кермәгән басу арасында аерма бар. Хәзерге вакытта чәчү алды, тамырдан тукландыру, яфрактан тукландырулар белән киңрәк эшләргә кирәк. Сыек ашламаларны күбрәк куллану зарури, чөнки ул яхшырак үзләштерелә. Аммиак суы белән дә бөтен хуҗалыклар да эшләми. Хәзер яңа ашламалар бар, аңа төрле препаратлар да кушып була. Әмма куллана торган техникаларның кыйммәт булуы хуҗалыкларны кыен хәлгә куя. Быел бит инде корылык булу сәбәпле дәүләттән 2010 елдагы сыман берәр нинди ярдәм булган булса, хуҗалыклар авырлыкларны бәлки сизмәсләр иде дә. Дәүләттән бирелә торган субсидияләр өлеше федераль законга туры китереп тапшырылу сәбәпле, дәүләттән ала торган 70кә 30лы дип атала торган субсидия бүгенге көнгә кадәр алынмаган. Сүз биредә миллионнар турында бара. Шулай да хуҗалыклар әлеге ярдәмнән башка да тырышалар, эшлиләр, афәрин.

– Фирдәвес Рафаилович, җыелышлар, семинарлар барышында сездән еш кына авыл хуҗалыгында вак әйбер юк, һәрнәрсә җиренә җиткереп эшләнергә тиеш, дигән фикер ишетергә туры килә. Әлеге сүзләрнең мәгънәсендә нәрсә ята?

– Менә шул ук җирне дөрес итеп эшкәртмибез икән, без тиешле уңыш алуга ирешә алмыйбыз. Шул ук симәнәләргә килгәндә дә без гади орлык чәчә алабыз һәм элиталы орлык. Без ашламаны ваклап кертә алабыз, шул ук вакытта берьюлы бирә алабыз. Тормышта вак-төяк булмаган кебек, авыл хуҗалыгында да ваклыклар юк. Кечкенә төртекләрдән безнең уңыш килеп чыга. Бер бөртектән бер башак, ә анда 37ләп бөртек килеп чыга икән, димәк, бу вак-төяк түгел. Шушы бөртектән җыела торган зур күләмле авыл хуҗалыгы без. Ә шушы факторның берсен генә үтәмичә калсак, без инде тулаем уңышка зыян китерәбез.

– Игенчеләргә, сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкларга акчалата бүләкләр бирелә башлады...

– Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан тәкъдим ителде ул. Иң беренче итеп комбайнчыларга ихтирам йөзеннән, сертификат, вымпел бирүдән башлап җибәргән идек. Аларга шулай ук соңгы өч елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан да 100әр мең сум грантлар бирелде. Быел да игенчеләребез бик тырышып эшләп, матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Күп сөт савучы коллективларны кызыксындыру йөзеннән дә бүләкләү чарасын керттек.

– Киләчәктә авыл хуҗалы-гында кадрлар белән кискен вәзгыять килеп тумасмы?

– Эшлим дигән кешегә бүгенге көндә эш бар. Ел ахырына авыл хуҗалыгында хезмәт хакын 30 мең сумга җиткерергә дигән бурыч куелды. Бүгенге көндә ул уртача 28 мең сумнан артык. Без кешегә эшне куша беләбез, хезмәт хакын түлибез, ә менә ял иттереп эшләтүне хәл итмибез. Тиешле нәтиҗәгә ирешер өчен хезмәт хакын күтәреп кенә эшне алып барып булмаячак. Кешедән эш тә сорарга кирәк, җаваплылык та таләп итә белергә, аның кеше икәнен дә онытмаска кирәк.

Авыл хуҗалыгына караш начар түгел дисәк тә, төбенә төшеп, чагыштырып караганда авыл хуҗалыгы тиешенчә бәяләнмәгән кебек. Укып бетереп кайткан кайбер тармак белгечләренә миллионнар түлиләр, ә безнең белгечләргә 300 мең сум. Аерма күзгә ташланмый кала алмый. Элек дәүләт Думасына депутат итеп сыер савучы яки механизатор кебек гади эшчеләрне сайласалар, хәзер инде ул урыннарда да артистлар һәм җырчылар утыра. Ләкин ничек кенә булмасын, авыл кешесе иң тырыш халык ул һәм аның кадерен дә белергә кирәк.

– Авыл хуҗалыгы елдан-ел заманлаша бара, район хуҗалыклары да яңалыклар белән яши...

– Авыл хуҗалыгы бүгенге көндә элеккеге аршин таягы белән генә бара торган структура түгел. Хәзер анда цифрлашу буенча, игенчелек, терлекчелек буенча нинди яңалыклар бар, бөтенесен дә кертергә кирәк. Бар техника да GPS навигатор белән булдырылырга тиеш, чөнки хуҗалык җитәкчесенә ул техниканың кайда йөргәнен, күпме ягулык тотканын күрергә бөтен мөмкинлекне ача. Терлекчелектә дә цифрлашу килеп керде, хәзер ул малларга азык кертүдә киң кулланыла. Әгәр терлекчелектә яңа, заманча программалар булмый икән, безнең киләчәктә үсеш булмаячак.

– Фирдәвес Рафаилович, бәйрәм уңаеннан Сездән котлау сүзләре...

– Районыбызда хуҗалыклар, ягъни халык теле белән әйткәндә колхозларның бүгенге көндә дә сакланып калуы зур бәхет дип саныйм. Алар булганга без бүген шушы бәйрәмне район күләмендә билгеләп уза алабыз. Авыл хуҗалыгы тармагын, шушы хезмәтне сайлаганбыз икән инде, аны җиренә җиткереп башкарырга, үзебезгә куелган бурычларны матур итеп башкарырга язсын. Иң мөһиме авыртырга язмасын. Һәркемгә сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар телим.

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова;

Фото турында: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров (сулдан икенче) белән очрашу вакытында хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү мәсьәләсе күтәрелде. Фото: баш мөхәррир

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: