Хезмәт

Балтач районы

Авыл хуҗалыгы

Сыйфатлы терлек азыгын әзерләүгә көннәр санаулы

Күптән түгел районыбызда республикакүләм «Сенаж көне» үткәрелде һәм шуның дәвамы буларак бу атнада «Дуслык» җәмгыятендә заманча техника кулланып, сыйфатлы терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар узды.

Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре, республиканың авыл хуҗалыгына бәйле төрле компания вәкилләре катнашты.

Семинар барышында бүгенге көндә районыбыз хуҗалыкларының терлек азыгы әзерләүдә ничек эшләүләре хакында сүз булды. Узган җәйдә терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерли алмау терлекчелектә җитештерүне арттыруда күп хуҗалыкларда авырлык-лар тудырды. Терлек азыгын вакытында, сыйфатлы әзерләргә телибез икән, аны бары яңача технологияне кулланып кына башкарып була, ә бу исә үз чиратында заманча терлек азыгын әзерләү техникасын булдыруны таләп итә. Бу турыда киңәшмәдә катнашкан белгечләр ассызыклап әйтеп уздылар.

– Районыбыз күмәк хуҗалыкларында терлекләрне уңышлы кышлату өчен кимендә ел ярымга җитәрлек азык запасы булдыру кирәк һәм әлеге бурыч һичшиксез үтәлергә тиеш, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Быел районыбыз күмәк хуҗалыкларында терлекләрне  кышлату өчен барлыгы 173 мең тонна сенаж, 37 мең тонна печән, 124 мең тонна силос әзерләү планлаштырыла. Һәр 1 шартлы терлеккә 28 цетнер азык берәмлеге исәбендә терлек азыгы әзерләнергә тиеш. Бу бурычларны үтәү өчен вакыт бик аз калып бара.

Инде барлык хуҗалыклар да бу эшкә ныклап керешкән, бары тик Тукай исемендәге җәмгыять сенаж туплау түгел, күпьеллык үләннәрне теземнәргә салырга да керешмәгән. Узган ел бу хуҗалыкта үзләрендә терлек азыгы беткәнлектән,  кыш уртасыннан терлекләргә башка җирләрдән сатып алып ташып ашатуларын искә алсак, әлеге хуҗалыкның, җитәкчелегенең эшкә мондый салкын карашы бернинди кысаларга да сыймый. Ә бит районда бу өлкәдә үрнәк ала торган хуҗалыклар шактый. Шушы Тукай исемендәге хуҗалыкны аның белән янәшәдә урнашкан «Дуслык» хуҗалыгындагы эшләр белән чагыштырсак, җир белән күк арасы. Бүгенге көндә беренче хуҗалыкта тәүлеккә 7 тонна сөт савылса, «Дуслык»та көн саен 22 тонна сөт җитештерелә.  Терлек азыгы әзерләү буенча киңәшмәнең нәкъ шушы «Дуслык» җәмгыяте басуларында үткәрелүе дә күпнәрсә турында сөйли.

«Дуслык» җәмгыятенең уңышлары нәрсәгә бәйле? Аның җитәкчесе Николай Колоколов нигә бер урында таптанырга ярамый, ди? Бүгенге язмабызны шул турыда дәвам итәбез.

– 2021 елда дым җитмәү нәтиҗәсендә күпьеллык үләннәр дә, игеннәр дә көткән уңыш белән сөендермәде. Узган ел көткән яңгырлар быел мулдан булды. Һава шартларына бәйле рәвештә язгы кыр эшләре вакытында кыенлыклар белән очрашырга туры килмәдеме?

– Чыннан да быел һава торышы әйбәт булды, дымы да җитәрлек, ләкин җылы булмау үз проблемаларын китереп чыгарды. 15 июньнән сенаж әзерләргә керештек, үләннәрнең куелыгы бар, тик менә җылылык булмагач алар үсә алмадылар. Хәзер инде төнлә дә җылы һәм ул уңай йогынты ясар дип өметләнәбез. Язгы кыр эшләренә килгәндә, чәчүгә вакытында керештек һәм ике атна дигәндә инде эшләрне төгәлләдек тә, чөнки вакытында эшләп калыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булды. 649 гектар мәйданда көзге культураларыбыз бар, шуның 200 гектарын өстәп чәчәргә мәҗбүр булдык.Кукуруз мәйданнарын 200 гектарга арттырдык һәм быел ул 700 гектарны тәшкил итә. Шуның 500 гектарына чит ил орлыклары чәчтек, 200 гектарында Россиянеке. Кукуруз бик әйбәт кенә үсеп китте. Бүгенге көндә инде алар гербицид белән эшкәртелде, хәзер инде аммиак селитрасы белән тук-ландырабыз. Җәй башка еллар белән чагыштырганда өч атна тирәсенә соңга калып бара, алай да орлыкка кукуруз алып булыр дип ышанабыз.Безнең орлыкка алынасы мәйданнар 300 гектарны тәшкил итә, ә калган 400 гектары силоска булачак, чөнки силос сөтнең төп чыганагы булып тора.

Хуҗалыгыбыз бер урында таптанмый, уңышны мул алуның төрле юлларын эзлибез һәм шул максаттан чыгып, чит ил орлыклары да кулланабыз. Быел 100 гектар мәйданга Австриядән кайтартылган арпа чәчтек, шулай ук ике ел рәттән 50 гектарда Германиядән кайтартылган люцерна сортларын чәчтек. Узган елгысының уңышыннан бик канәгать калган идек. Коры елда да мул уңыш алу өчен киләчәктә сугару системасын эшләтеп җибәрүне дә максат итеп алдык. Дөрес, файдасы юк аның дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Тик файдасы булмаса, Төркиядә аны кулланмаслар иде. Ерак та китәсе юк, күрше Саба районында гына да узган ел бер хуҗалыкта булырга туры килде. Анда сугарулы басулардагы уңыш белән, аннан башка үскән уңышны күрсәгез, җир белән күк арасы. Мелиорация системаларын да дөрес вакытта куллана белергә генә кирәк, аннан нәтиҗә барыбер булачак.

Быел терлек азыгын вакытында җыеп алуны һәм консервантлар белән баетуны республика югарылыгында бурыч итеп куйдылар. Бу юнәлештә сездә эшләр ничегрәк?

– Без инде дүрт ел консервантлар кулланабыз. Азык траншеялары Урта Көшкәттә дә, Түнтәр авылында да бар, икесендә дә шушы ысул белән эшлибез һәм уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез. Дөрес, сакланышын да тәэмин итәргә кирәк. Узган ел, мәсәлән, җәй бик эссе булды, без траншеяларны ике кат полиэтиленнар белән каплап яптык. Аскы өлешкә стрейч пленка кулландык, ә өстеннән 120 мик-ронлы кара пленка яптык. Нинди генә эсседә дә азык-лар бозылмаган иде. Без консервантларны Россиядә җитештерелгәнен кулланабыз, чөнки чит илдән алганы көткән нәтиҗәләрне бирмәде. Траншеядан азык алу өчен махсус «JCB»  тракторыбыз бар. Аның ярдәмендә силос һәм сенажларны кисеп алабыз. Гомумән, яңа техникалар соңгы елларда хәйран алынды. Чит илдә ясалган ворошилка алдык, ул «Магдон» комбайны теземнәргә салып киткән үләннәрне тарата һәм инде әзер булуга, валкообразователь чыгарып, шуның ярдәмендә җыеп, теземнәр ясыйбыз да, терлек азыгы әзерли торган өч комбайнны кертеп җибәрәбез. Техникаларны яңарту ул бик кирәк, чөнки, беренчедән, иске техника чыгып эшли башларга өлгерми, ватылып тилмертә, икенчедән, һава торышына бәйлелек юк болай, һәрбер техника үз эшен тиз-тиз башкара. Бу инде вакытында урырга да, җыеп алырга да зур мөмкинлек бирә. Паркларда иске техникалар тотарга тырышмыйбыз, үзебез кулланмый торган «КСК»ларны саттык. Ә менә агрегатларны яңача куллана торган итеп үзгәртеп ясарга планлаштырабыз.

(Дәвамы киләсе санда).

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы