Хезмәт

«Әзерләп биргән биш йорт: өчесенең иясе бар, икесенә хуҗа көтәбез»

Газетабызның тәүге саны игелеккә корылган проектлар белән башлана, шуның берсе «Ә авылда рәхәтрәк» дип атала.

Әлеге проект бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсенә, һәм дә гомумфайдалы максатларга – авылларны сак-лап калуга, яшәтүгә, яшәртүгә, авылда төпләнеп калган яшь гаиләләрне барлауга, туган якка патриотик караш тәрбияләүгә, аның табигатен саклауга, гомумән авыл тормышының һәр тармагын, юнәлешен яктыртуга юнәлдерелгән. «Хезмәт» газетасының иҗат коллективы ни өчен әлеге теманы проект итеп алды дигәндә, чөнки Балтач районында авылда калам, я булмаса күченеп кайтам, өй салам дигән яшьләргә ярдәм кулы сузарга әзер торучы күмәк хуҗалыклар күп. Мәсәлән, «Кызыл юл» хуҗалыгы. Биредә әйткән сүз – аткан ук белән бер, белгечләргә йорт салачакбыз диделәр, биш йорт салдылар, өчесенең хуҗасы бар, икесе көтә әле, инде әзер, уңай шартлар тудырылган.

Чутай авылының искиткеч ямьле тау битләре хозурына салынган өр-яңа ике йортка карап, их, ник авыл хуҗалыгы белгечлеген сайламадык икән дип уйлап куярсың. Әйдә ярарга салынмаганлыгы күренеп тора, иркен, зур, гаиләләргә менә дигән җылы учак. Газы-суы кергән, җире иркен, мунчасы бар. Авылда кал да (я кайт!) һәм җәмгыять өчен бар күңелеңне биреп эшлә генә! Әнә, хуҗалык маллары яныннан кайтып кермәгән баш мал табибы Ризида Шихова шундый йортларның берсендә хәзер лаеклы ялын үткәрә, йорт-ны үзенә үк тапшырганнар. Хуҗалыкның баш энергетигы Илдар Галимуллин да 2011 елдан бирле хуҗалык салып биргән йортның игелеген күрә, үзе дә тырыш хезмәткәр.

– Нөнәгәр авылы егете мин, – ди Илдар. – Башта унбер ел районда электр элемтәсендә эшләдем, Чепья зонасына хезмәт күрсәттем. Аннан авылга кайттык, хуҗалыкка эшкә урнаштым. Авылмы, шәһәрме дигәннән, шәһәр кызыктыра инде ул, яшьтәшләрнең күбесе шунда бит, барысы да сыялар Казанга. Тик язмыш ир-егетне авылга бәйләгән икән, аның максаты туган ягына лаеклы хезмәт күрсәтү, гаиләсен бәрәкәтле итү һәм тәртипле балалар үстерү.

Илдар ун ел инде «Кызыл юл» хуҗалыгында хезмәт куя. Тормыш иптәше Гөлнар белән ике кыз, бер малай үстерәләр. Балалар әлегә кечкенә. Гөлнар мәктәп ашханәсендә пешекче. Мәктәп дигәннән, Чутайда анысы да яңа хәзер, балалар бакчасы, китапханә, музей белән берлектә күпфункцияле үзәк дип йөртелә. Хуҗалык тырышлыгы белән (нәкъ шулай, утырышларда, гомуми җыелышларда рәиснең мәктәп-бакча сорап мөрәҗәгать итүен шәхсән үземә еш ишетергә туры килде) һәм дә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дигән дәүләт программасы ярдәмендә сафка баскан әлеге комплекс шушы көннәрдә бакча ягы өлешенә балалар кабул итте. Унөч бала яңа әсбаплар, уенчыклар белән баетылган җылы бүлмәләрдә нурлы йөзле тәрбияче апалары кайгыртуында бәхетле балачак көннәрен үткәрә. Бу мөһим төзелешкә күмәк хуҗалык, кызганмыйча, үзебезгә булачак, дип 5 миллион 500 мең сум акча тоткан. Инде менә дүртенче елын Малмыж районыннан күченеп килеп, җәмгыятьтә хезмәт куючы Рәис Нигамәдшинның ике баласы да яңа бинада тәрбияләнәчәк. Хәләле Ленура җәмгыятьтә хисапчы булып эшли.

– Бирегә ничек килеп эләктегез, дип сорыйсызмы? Монда минем Малмыжда бергә эшләгән хезмәттәшем эшләде, ул тәкъдим итте. Ул китте, мин килдем. Хуҗалык йорт салып бирде, бик уңайлы, рәхәт, – дип сөйли Рәис. – Мин авыл кешесе, шәһәрдә яши алмас идем. Авылны яратам, хәзерге авылда яшәү өчен бөтен шартлар да бар. Мәктәп-бакча яңадан төзелде, клубны яңарттылар.

Чыннан да, «Кызыл юл» хуҗалыгы соңгы елларда үсә, яңара. Бигрәк тә хуҗалыкның үзәге булган Чутай авылында үзгәрешләр күзгә ташлана: 1500дән артык сыер малына исәпләнгән мегаферма төзелеше генә дә ни тора. Хәзер бирегә мал табибларына иптәшкә тагын ике мал табибы кирәк. Шуңа өстәп ике агроном, склад мөдире, икътисадчы да сорала. Елдан-ел киңәя барган хуҗалыкның тотрыклы үсешен тәэмин итү белгечләрдән һәм дә хезмәт кешесеннән генә башка булмый. Шуңа да алдынгы карашлы җитәкче Фердинанд Хәйруллин авылның киләчәген ит җитештереп, сөт сату һәм иген игү белән беррәттән, социаль объектларны яңарту-булдырудан да күрә. Чутай авылының үзәген төзекләндерү, чистарту өчен узган ел 1 миллион сумлык чыгымнар тотылган. Шулай ук балаларны спортка тарту ниятеннән хуҗалык хисабына эшләнгән шугалаклар, көрәш түгәрәкләре шуның ачык бер мисалы. Тырышлыклар бушка китми, көрәш түгәрәкләрендә шөгыльләнеп үскән егет – Рәдис Сәмигуллин районда узган көрәш ярышларында ике тапкыр абсолют батыр калды – 2019 елда район Сабантуе батыры булса, 2021 елда район башлыгы призына үткән ярышларда абсолют батыр булып танылды, Татарстан Республикасы чемпионатында икенче урынга лаек булды. Нөнәгәр авылында яшәүче район батыры авыл мәктәбендә малайларга көрәш серләрен өйрәтә, бик еш җиңүләр яулыйлар, хуҗалыкта баш электрик Илдар Галимуллинның ярдәмчесе булып эшли.

– «Кызыл юл»да эшли башлавыма бер генә ел әле, – ди Рәдис. – Армиядә хезмәт итеп кайтуга авылда калдым. Авыл егете мин, авылны яратам, кая да булса чакыра калсалар да, китмәмдер, мөгаен (монысы минем «көрәшче егетләрне күрми калмаслар, еракларга да дәшәрләр», дигән соравыма каршы җавабы).

Рәдис әти-әнисе белән гомер итә, ике ир туганы бар, маллар асрап торалар, әти-әнисенә мал-туар тәрбияләүдә зур ярдәмче ул.

«Вакыт узар һәм тормыш барысы да яхшыга булганлыгын күрсәтер!» Авылның, аның кешеләренең, бигрәк тә туган җиренең үткәнен-бүгенгесен-киләчәген кайгыртып яшәүче хуҗалык рәисенең тормыш девизы бу. Федераль программа нигезендә яңартылган мәдәният йортының өр-яңадан эшләнеп чыгуына хуҗалык тарафыннан 4 миллион 450 мең сумлык инвестиция кертелгән. Ул клубның зәвыклылыгын күрсәгез сез, җылылыгын тойсагыз икән! Кайчандыр концертларда, җыелышларда туңып утырган заллар юк анда хәзер, бар да үзгә, бар да яңа.

Җәмгыятьнең икътисадчысы, җанга рәхәт әңгәмәдәш Фәйрүзә апа Сәгзетдинова белән авыл әйләнгәндә күзем коеларга төште, мондый коеларны искелек калдыгы дип авылларда юк иттеләр бит инде, дим, ә монда, киресенчә, ремонтлап куйганнар. Борынгы амбарларга да тидертми җитәкче, алпавыт чорыннан калган ташпулатның, киресенчә, түбәләрен яңадан яптырткан. Сиртмә коелары, ташпулатлары сакланган авыл яшәр әле ул, иске яңаны саклый диләр бит. Ә хәзергә авылны ничек тә яшь гаиләләргә, җәмгыятьне яшь белгечләргә баетасы иде. Ни дисәгез дә, шәһәрдә яхшы, ә авылда барыбер рәхәтрәк бит, егетләр-кызлар!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: