Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

10 айда Балтач районында терлекчелектә уӊай үзгәрешләр бармы (+фоторепортаж)

Дорга авыл мәдәният йортында районда терлекчелек өлкәсендә 10 айлык нәтиҗәләрне белән хуҗалык җитәкчеләрен һәм белгечләрне таныштырдылар.

Саннарга караганда, терлекчелек  өлкәсендә, бигрәк тә сөт җитештерүдә уӊай үзгәрешләр бар. Әмма ел башыннан 5 процент үсеш белән бару район өчен канәгатьләнерлек түгелдер. Шуныӊ өстенә 7 хуҗалыкныӊ сөт савуда узган елгы җитештерү күләменә дә җитә алмавы бу өлкәдә әле нык тырышасы барлыгын дәлилли. Республикада, без балтачлылар иӊ күп сөт җитештерүче, дип күкрәк киереп йөри торган вакытлар артта калды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин чыгышында да белгечләргә һәм җитәкчеләргә карата, ни өчен уӊай үзгәрешләр һаман аз, дигән сорау еш яӊгырады. Еллар буе әйтелгән бозау тудыру бүлекләрен булдыру, раздой группаларын оештыру күп җирдә әле дә үтәлми, кайбер фермаларда гади тәртип булмаганлыктан  туган тискәре күренешләрне шушы яӊалыклар белән бәйләп, аны сәбәп итеп күрсәтәбез, диде ул. Киӊәшмәне алып барган район башлыгы

Рамил Нотфуллин чыгыш ясаган җитәкченеӊ фикерен тагын да куәтләде:

– Бүгенге көндә җитештерүне камилләштерүгә акча тотмыйча гына, үсешкә ирешү ул хыял гына. Басып торган һәр терлектән ничек итеп күбрәк табыш алып була, менә шул турыда уйларга кирәк безгә. Бүгенге көндә акча юклыкка сылтап, киләчәктә керә торган күпме керемне югалтабыз, менә шушыны исәпләп, фикерләшеп, һәр җитәкче үзенә ирешергә ачык максат билгеләргә тиеш, дип йомгаклады җыелышны район башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек